+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август 2008, 03:00

Бөтен республика ярдәм итә

Башкортстан Президенты М. Г. Рәхимовның күрсәтмәсенә ярашлы, республика Хөкүмәте Грузия-Көньяк Осетия бәрелешендә зыян күргән халыкка гуманитар ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыруны дәвам иттерә. Аерым алганда, Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Гадәттән тыш хәлләр буенча идарәнең махсус исәбендә 4 миллион сумнан артык акча җыелды.


Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, республиканың сәнәгать, инвестиция һәм инновация сәясәте министры Ю. Л. Пустовгаров җитәкчелегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе оештыру чараларын башкара.
Республика беренче кирәк-ярак әйберләр: төзелеш материаллары, шул исәптән, шифер, пыяла, кабель, шулай ук, урын-җир әйберләре, су, дарулар белән зур гуманитар йөк җыеп Көньяк Осетиягә җибәрде. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре шикәр, он, куертылган һәм киптерелгән сөт, ярма, консервланган ит һәм зыян күрүчеләр сораган башка продуктларны җыйды. Уфа ягулык-энергетика предприятиеләренең төркеме 120 тонна дизель ягулыгы бүлде һәм аны тәгаенләнгән урынына илтүне оештырды. Бу ягулык бөтен техниканың эшен берничә көн буена тәэмин итә алачак. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе гуманитар йөк төялгән колоннаның юлга чыгуын оештырды. “Башавтотранс” үзенең иң яхшы техникасын бирде, ЮХХДИ идарәсе хезмәткәрләре автоколоннаны озата барды.
Көньяк Осетиягә Башкортстаннан, тоташ алганда, 20 миллион сумлык продукция озатылды. Беренче колонна гуманитар йөкне тәгаенләнгән урынга илтеп җиткерде һәм әлеге вакытта кире Уфага кайта.
Республика йортындагы киңәшмәдә Башкортстан Президенты М. Г. Рәхимов, гуманитар йөк җыюны дәвам иттерергә, шулай ук, республикадан һәлак булган һәм яраланган хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә ярдәм итәргә кирәк, дип билгеләде. Респубика башлыгының фикеренчә, ярдәм адреслы булырга тиеш һәм гуманитар йөкне нәрсә кирәк, шуннан чыгып: хуҗалыкны, йортларны, мәктәпләр һәм дәваханәләрне аякка бастыру максатын куеп җыярга, Көньяк Осетиягә, барыннан элек, төзелеш материаллары җибәрергә кирәк.
Республика шәһәрләре һәм районнары предприятиеләре һәм оешмалары гуманитар йөк җыюны дәвам иттерә. Ул, шулай ук, 55нче махсуслаштырылган янгын сүндерү базасында да оештырыла. Аның адресы: Уфа шәһәре, Бикбай урамы, 11нче йорт. Якын көннәрдә Башкортстаннан тагын бер колонна Көньяк Осетиягә озатылачак. Бу юлы тимер юл транспорты файдаланылачак, ул дистәдән артык контейнерны алып китәчәк. “Башкирэнерго” электр җиһазларын һәм сантехника илтүне аерым оештыра.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең махсус исәбендә әлегә 4 миллион сумнан артык акча җыелган. Башкортстан Президенты Хакимияте, республика Хөкүмәте Аппараты, Эчке эшләр министрлыгы, башка министрлыклар һәм ведомстволар шактый өлеш кертте, алар үз хезмәткәрләренең хәйрия акчаларын махсус исәпкә күчерде. Шулай ук, республиканың гади кешеләре дә кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша.
Атна ахырында, исәптә акча җитәрлек булу белән, кирәкле товарлар сатып алу турында карар кабул ителәчәк. Ул акчалар Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе исеменнән тотынылачак. Бу акчаларны республика предприятиеләреннән пыяла, шифер, түбә ябу өчен калай, кирпеч, такта, цемент һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Көньяк Осетия хуҗалыгын тергезү өчен сораган башка төзелеш материалларын сатып алу өчен файдалану күз уңында тотыла.
Моннан тыш, махсус исәптәге акчалар республикабыздан киткән, кораллы бәрелеш зонасында зыян күргән хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтү өчен файдаланылачак. Мондый һәр гаилә 100әр мең сум акча алачак, аларга якыннары дәваланган госпитальләргә барып җитү мөмкинлеге биреләчәк, психологик һәм кирәк булганда медицина ярдәме күрсәтеләчәк.


Акча җыю өчен махсус исәпнең реквизитлары:
Р/сч 40603810700000000320
в филиале ОАО “УРАЛСИБ”,
г. Уфа;
Кор/сч 30101810600000000770;
БИК 048073770;
ИНН 0274062111;
КПП 027802001;
Получатель платежа:
Управление по чрезвычайным
ситуациям при Правительстве
Республики Башкортостан
Назначение платежа:
Гуманитарная помощь жителям Южной Осетии, пострадавшим в результате грузино-югоосетинского конфликта.

БР Президентының матбугат хезмәте
Читайте нас: