+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2008, 03:00

Ишембайда – шәһәр көне

Халык шәһәр көнен эштә матур күрсәткечләр, күтәренке кәеф белән каршы алды һәм рәхәтләнеп ял итте.— Ишембайлылар ел башыннан өч миллиард сумлык товар продукциясе җитештерде. Сәнәгать тармагындагы үсеш темпы 2007 елның җиде аендагы белән чагыштырганда 137 процент тәшкил итә, — диде район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Марат Гайсин бәйрәмне ачу тантанасындагы чыгышында.


Бу көнне ишембайлыларның шатлыгын уртаклашырга бик күп кунаклар, рәсми кешеләр килгән иде. Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, финанс министры Айрат Гаскәров, Президент Хакимиятенең баш консультанты Фәнил Дәүләтшин һәм башкалар бәйрәм белән тәбрикләде.
Чара берьюлы берничә урында дәвам итте. Шәһәр универмагы алдындагы иркен мәйдан иртүк зур ярминкәгә әверелде. Кыйммәт булмаган бәягә анда һәртөрле авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алырга була иде. “Нефтьче” стадионында — спорт ярышлары, Ленин исемендәге мәйданда — чәчәкләр бәйрәме, Башкортстан нефтен тәүге ачучылар исемендәге мәйданда картиналар күргәзмәсе һәм рәсемнәр конкурсы башланды. Ишембайның торак белән файдалану идарәләре берьюлы сигез кварталда ишегалды бәйрәме оештырган иде. Анда халык аеруча күп булды. Бәйрәм программасының төрле конкурсларында, уеннарында, күргәзмәләрендә, спорт ярышларында катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм сәхнәсенә туй күлмәгендәге яшьләр — бүген генә никахлы булган Зөлфия Әхмәрова белән Салават Баһаветдинов һәм Наталья Туленкова белән Илья Коновалов чакырыла. Аларны район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Марат Гайсин тәбрикли. Яшьләргә төсле телевизорлар бүләк ителә.

Ишембай — күп балалы гаиләләргә аеруча бай шәһәр. Биредә быел 689 сабый дөньяга килгән. Бәйрәм көнне алты зур гаиләгә тантаналы шартларда район хакимияте бүләкләре тапшырылды.
Бәйрәм дәвам итә. Сәхнә түренә Ишембайның билгеле кешеләре — 20 ел хор һәм музыка җәмгыяте рәисе булып эшләүче, хор сәнгатен үстерүгә зур көч салган шәхес Мәрьям Солтанова белән исеме “Русиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кергән Владимир Игнатов күтәрелә. Владимир Леонтьевич күп еллар Ишембайның тарих укытучылары берлеге рәисе булып эшли. Аның инициативасы буенча 1997 елда шәһәрдә ул туплаган мәгълүмат һәм экспонатлардан тарих музее ачыла. Мәрьям Газизрахман кызы белән Владимир Леонтьевичка “Ишембайның шәрәфле шәхесе” таныклыгы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла, аларга багышланган җырлар яңгырый.
Гомумән, бәйрәм башыннан азагына кадәр концерт номерлары, күңелле җыр-бию номерлары белән бергә үрелеп дәвам итте. Ә кичке сәгатьләрдә ишембайлылар игътибарына танылган артистлар башкаруында зур концерт тәкъдим ителде.



Читайте нас: