Уңган егет иртән 3-4 сәгать эчендә дүрт авылны да урап чыга. Җыелган сөтне Туймазыга илтә. Завод акчаны эшкуарның банктагы исәбенә күчерә. Быел Илмир халыкка миллион сумга якын акча тараткан.
Илмир былтыр башлы-күзле булган. “Сөйгәнем белән язылышканга төгәл бер ел тулды. Мәхәббәтебезнең җимеше булып кызыбыз туды”, — дип куанычы белән уртаклашты яшь гаилә башлыгы. Хатыны Ләйсән Туймазы педагогия училищесын тәмамлаганнан соң авыл мәктәбендә эшли башлаган. Читтән торып педагогия университетына укырга кергән.
— Илмирның әтисе “Өсән” кооперативында алдынгы механизаторларның берсе. Ә бианай Кәкребаштагы картлар йортында эшли. Әле алар белән бергә яшибез, — ди Ләйсән. — Озакламый үз йортыбыз булачак. Авылның яңа урамында җир алып, Илмир төзелешкә тотынды. Әле әткәй, Илнур абыйсы ярдәмендә йортның нигезен салалар. Өй бурасын Бакалы лесничествосыннан алып кайтырга җыенабыз. Хаклар күтәрелде, сезгә 120 мең сум түләргә туры килер, диделәр.
Яшь гаиләгә йортны үз көчләре белән генә салу бик авырга төшәр иде. Ләйсәннең бюджет оешмасында эшләвен исәпкә алып, аларны торак төзү буенча яшьләр программасына керткәннәр. Районнан махсус комиссия килеп, яшь гаиләнең тормыш-көнкүреш шартларын, төзелеш мәйданында башкарылган эш күләмен карап киткәннәр.
— Субсидия һәм льготалы ссуда алырга бөтен документларны тапшырдык, — ди Илмир. – Төзелеш өчен дәүләттән 400 мең сумнан артык финанс ярдәме алырга тиешбез. Шуңа да якты өметләр белән яшибез. Төзелеш материалларын сатып алырга үземнең дә бераз акчам бар.
Илмирны авылда дин юлына баскан иманлы кеше булганы өчен дә ихтирам итәләр. Хәзер ул Коръән Кәрим нигезләрен, Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләрен Ләйсәнгә өйрәтә. Дини тәрбияне Ильмир заманында авылда абыстай булып йөргән картәнисеннән алган, ул сөйләгән вәгазьләрне күңеленә сеңдереп үскән. Абыйсы Илнур һәм апасы Гөлнара да Коръәнне укый белә икән.
Менә шулай без Кәкребашта рухи яктан якты күңелле эшкуар егет белән таныштык. Шуңа иманыбыз камил: изге теләкләр белән яшәүче, тәртип-низамнарны яхшы аңлап, үз эшен яратып башкаручы яшь кешенең алдагы тормышы да күркәм булыр.