+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2008, 03:00

Максатлы халык алга бара

Шәҗәрә бәйрәмеДәүләкән районының Асылыкүл буенда урнашкан Алга авылында күркәм йолага әверелгән Шәҗәрә бәйрәме узды. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе, Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев, Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Закир Бикбулатов, Башкортстанның халык язучысы Гайса Хөсәенов, Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрә Гөлфия Юнысова, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Азамат Юлдашбаев, язучы һәм галим Суфиян Сафуанов, балалар язучысы, педагог Рәсимә Ураксина, “Ватандаш” журналының баш мөхәррире, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Фәрит Әхмәдиев, язучы һәм тәрҗемәче Айдар Хөсәенов, журналист Закир Зиннәтуллин катнашты. Җыенга фатыйха биреп, Алга авылы имамы Мөдәрис Вәлиев дога кылды.


Шушы җирлектә туган, халык арасында эше белән абруй казанган данлыклы якташлар да бәйрәмгә кайтты. Бөтендөнья башкортларының беренче һәм икенче корылтайлары делегаты, дистәгә якын китап авторы Галимҗан Шәяхмәтов, отставкадагы полковник, Башкортстанның атказанган юристы Гөлшат Нагаева чыгыш ясап, үткәннәргә байкау ясады.
Алга — Дәүләкән районының яшь авылларының берсе. Монда халык Коръятмастан күчеп утырган. Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев үз чыгышында: “Юкка гына бу авыл Алга дип аталмыйдыр. Алдынгы карашлы, алга, максатка омтылышлы яшьләр монда күченеп килгәндер. Бүген тамырларын барлаган авыл халкының киләчәге якты булсын, чөнки ул алга табан атлый!” — диде.
Мәйдандагы халыкны авыл тарихы белән Зәкирә Фазуллина таныштырды. Җыр-моң, нәфис сүз белән аралашып барган чарада авылның хезмәт алдынгылары мактап телгә алынды. Нуретдин Гыйльманов, Гөлчирә Кәримова, Зәкәрия Фазуллина, Фәридә Мәүлиярова, Гөлсинә Әхмәтҗанова, Хәмидә Әминева, Гөлнара Фәйзуллина, Венер Мәүлияров кебек укытучыларга рәхмәт белдерелде. Үз нәселенең шәҗәрәләре белән халыкны Иршат Мәүлияров, Риф Гыйльманов таныштырды.
50 ел бергә тату гомер итүче Гөлзайра һәм Миңнегали Яхшыгуловларны Алга авыл Советы хакимияте башлыгы Флорид Рәхмәтуллин котлап, Башкортстан Президентының тәбрик сүзен укып ишеттерде, юбилярларга бүләк тапшырды.
Башкортстанда Гаиләгә социаль ярдәм елы үтүен дә телгә алды оештыручылар. Яңарак өченче сабыйлары дөньяга килгән Гөлнара һәм Фидаил Салиховларны, Фидәлия һәм Сәгыйть Мөхәррәмовларны да котлап үттеләр.
“Алга” колхозы рәисе Ильмира Мадъярова авыл хуҗалыгында тир түгүчеләрне тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. “Үрнәкле гаилә”, “Үрнәкле йорт” ху-җалары да бүләкләр алды.
Зилә һәм Тимербулат Каһармановларның йорты авылда иң күркәмнәрнең берсе. Йорт хуҗасы һәр бизәкне үз куллары белән эшләгән. Күркәм гаиләдә ике кыз да буй җиткергән.
Алга авылы халкын котларга күрше Мәкәш, Кызрас, Бүздәк районының Каңны-Төркәй авылларыннан да килгәннәр иде. Чөнки Дәүләкән, Әлшәй, Бүздәк районнары халкы элек-электән аралашып яши.
Урындагы һәвәскәр җырчылар Фирдәвес Мостафин, Гөлнур Солтанова, Хәтиф Солтановларның, Мәкәш курайчыларының, Кызрас, Каңны-Төркәйдән килгән фольклор төркемнәренең чыгышын мәйдан алкышларга күмде. Арытаба бәйрәм милли уеннар белән дәвам итте.
Ә Уфадан килгән кунаклар Дәүләкән шәһәренә юл алды. Анда Башкортстанның халык язучысы Әхияр Хәкимнең йорт-музеенда Хәтер кичәсе башланды. Әхияр Хәсән улы үз гомерендә туган ягының, якташларының игътибарын, ихтирамын тоеп яшәде. Мәшһүр прозаикның киң колачлы, тирән фикерле, милли рухлы әсәрләре халкыбызның үткәне, асылы хакында сөйләде, каләм остасының югары дәрәҗәдәге әсәрләре укучыларда тарихи прозага сөю уятты. Каләмдәшләре, укучылары бик сагынып искә алды Әхияр абыйны. Хәтер кичәсенә Мәскәүдән әдипнең хатыны Лидия ханым һәм кызы Гөлшат та кайткан иде. Алар Әхияр Хәсән улының югары эшчәнлегенә, соңгы көннәренә кадәр иҗат итеп, янып яшәвенә соклану белдерде.
Суфиян Сафуанов — әдипнең иҗатын өйрәнүче тәнкыйтьче. Киләсе елда Әхияр Хәкимов иҗатына багышланган монография нәшриятта дөнья күрер, дип көтелә.
Буыннар алышынуы, әдәбиятка яшьләрнең килүе бездә үзенчә, табигый юл белән, авырлыксыз бара. Әгәр Фәрит Әхмәдиев үз чыгышында, киләчәктә Әхияр Хәкимов исемен мәңгеләштереп, аның исемендәге премия булдыру, төбәктә тәрҗемә семинары оештыру турында сүз алып бара икән, монда әдәбият, әдип, иҗат хакында хәстәрлек кенә түгел, остазга рәхмәт, ихтирам тойгысы да ярылып ята. Әхияр Хәкимовның йорт-музее директоры Гөлүзә Арсланова ел саен язучының иҗатына багышлап балалар арасында иншалар конкурсы, викторина үткәрелүен әйтеп үтте.
Киләсе елда Башкортстанның халык язучысы Әхияр Хәкимовның тууына 80 ел тула. Ә бүген Шәҗәрә бәйрәме һәм әдипнең Хәтер кичәсен бер көнгә туры китереп, дәүләкәнлеләр дөрес эшләгән. Үткәннәрен, нәсел агачының тамырларын барлаган Алга авылы халкының вакыт кәрваны рухияткә, рухи кыйммәтләргә тугры калуы белән алга бара!
Читайте нас: