+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2008, 03:00

Туган көнең белән, Нефтекама!

Республиканың иң яшь һәм иң гүзәл шәһәрләренең берсе Нефтекама 45 яшьлек юбилеен билгеләде. Бәйрәмгә багышланган чараларда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Раил Сарбаев, күпсанлы кунаклар катнашты.Кайчандыр эшчеләр бистәсе булып төзелә башлаган Нефтекама бүген республиканың төньяк-көнбатыш зонасының сәнәгать, мәгариф һәм мәдәният үзәгенә әйләнде. Төрле өлкәдәге күпкырлы уңышлары, җитештергән товарлары белән шәһәр үзен республикада гына түгел, Русиядә һәм чит илдә танытырга өлгерде. Илдәге һәр икенче автобус Нефтекамада чыгарыла, Русиядә ясалма күннең яртысын диярлек Нефтекама “Искож” ачык акционерлар җәмгыяте җитештерә. Нефть җиһазлары заводы, “Нефтекама машина төзү” заводы, “Бораулау эшләре идарәсе” җәмгыяте, күн-галантерея фабрикасы һәм башка оешма-предприятиеләр җитештергән товарлар республика һәм Русия конкурсларында “иң яхшы товар” исемнәре яулый, медальләр белән бүләкләнә.


“Башкортстан Республикасының иң төзек шәһәрләре” конкурсында Нефтекама ике ел рәттән призлы урын яулады, Русия масштабында үткәрелгән шундый ук конкурста төрле номинацияләрдә җиңеп, махсус диплом белән бүләкләнде.
Шәһәрдә ел саен социаль-мәдәни объектлар сафка керә, мәктәпләр төзелә, кибетләр ачыла. Узган елда гына да Боз сарае, башкорт гимназия-интернаты, Ротково бистәсендә балалар бакчасы һәм мәктәп, супермаркетлар, автомобиль салоннары ачылды. Соңгы елларда шәһәр урамнары танымаслык булып үзгәрде, яшеллеккә күмелде. Быел сигез айда шәһәрнең барлык оешма-предприятиеләре тарафыннан 15,5 миллиард сумлык товар җитештерелгән. Бу сан үзе үк Нефтекаманың республика икътисадында нинди роль уйнавы турында сөйли. Менә шундый матур уңышлар белән килде шәһәр үзенең 45 еллык юбилеена.
Юбилей тантанасының Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә туры китереп үткәрелүе юкка гына түгел. Кама ярларында кыска гына вакытта шундый күркәм шәһәр үсеп чыгуына нефтекамалылар нәкъ нефтьчеләргә рәхмәтле. Бу еллар эчендә Арлан яткылыгыннан меңнәрчә тонна кара алтын чыгарылды, нефтьчеләр фидакарь хезмәте белән республиканың нефть сәнәгатен алга җибәрүгә өлеш кертте. Алар арасында Социалистик Хезмәт Герое исемен яулаучылар да байтак.
Бәйрәм иртә белән беренче төзүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Аннары килгән кунаклар һәм шәһәр халкы үзәк мәйданда үткәрелгән сәнәгать, хезмәтләндерү предприятиеләре казанышлары күргәзмәсен карады. Биредә кырыкка якын оешма үзләре җитештергән товарларны куйган иде.
Шәһәр халкын бу көнне тагын бер зур бүләк – бизнес-үзәк ачылуы көтә иде. Дүрт катлы бу мәһабәт йортның ике каты сәүдә нокталары, офис, банкларга бирелсә, икенче катта тарих-туган якны өйрәнү музее ачылды. Яңа музей 1800 квадрат метр мәйдан били, анда барлыгы ун меңнән артык экспонат урнаштырылган. Музейда ике күргәзмә залы, лекция залы, милли мәдәният заллары эшләячәк.
— Нефтекамалылар тарихка һәрчак хөрмәт белән карады. Шәһәрдә иң беренче музей 1967 елда ук ачылган, бай материал тупланган. Музей шәһәргә беренче нигез салучылар, аның шәрәфле шәхесләре, һәр төзелешнең тарихы, күңелле һәм авыр вакытлары турында истәлекләр, мәгълүматлар саклый. Без шәһәребезгә һәрдаим ярдәм итеп торучы Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның Нефтекаманың Почетлы гражданы булуы белән горурланабыз. Киләсе елларда да музей бары тик яхшы мәгълүматлар белән генә тулылансын, — дип теләде шәһәр хакимияте башлыгы Олег Руденко музейны ачу тантанасында.
Танылган иҗат коллективлары белән дан тотучы Нефтекамада һәр чара ямьле үтә, ә юбилей тантаналарына багышланган төп чара — “Туган көнең белән, гүзәл шәһәрем!” концерт-театрлаштырылган программа югары әзерлеге белән кунакларны чыннан да таң калдырды. Шәһәр предприятиеләре парады, мактаулы гражданнарны, хезмәт ветераннарын котлау, шәһәрнең танылган гаиләләрен бүләкләү, 45 парның никахлашуы, яшь гаиләләр парады, спортсменнар, иҗади коллективларның чыгышы барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
— Нефтекаманың хезмәт күрсәткечләре югары, биредә эшкә оста, талантлы халык яши. Киләчәктә дә республика, илебез хакына тырышып эшләячәгегезгә, туган шәһәрегезне чәчәкләргә күмәчәгегезгә шигем юк, — диде шәһәр халкын котлаган чыгышында Раил Сарбаев.
Шәһәрнең ял паркында, үзәк мәйданында, стадионда — берьюлы әллә ничә урында җыр-моң тынып тормады. Бу көнне “Башкортстан — Урал энҗесе” халык иҗаты фестивале үтте, шулай ук республиканың төньяк-көнбатыш зонасының концерт-театраль сезоны ачылды.
Бәйрәм дискотека һәм искиткеч матур салют белән тәмамланды.

Читайте нас: