+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2008, 03:00

М. Г. СТАРЦЕВ: “Гайдар хөкүмәте дә җимерә алмады”

Михаил Гаврилович Старцев 1938 елда Бөре шәһәрендә туган. Хезмәт юлын Дуван районында башлаган. 1962 елдан “Башнефтезаводстрой” (БНЗС) трестында. 1993 елдан аның генеральный директоры, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган төзүчесе. Хезмәт кызыл Байрагы, “Почет билгесе”, Салават Юлаев орденнары белән бүләкләнгән. Ул трестны җитәкләгән чорда төзүчеләр Химиклар мәдәният сараен, “Башкортостан” сәүдә үзәген, хастаханәләр, балалар бакчаларын, мәктәпләрне һ. б. сафка керткән. М. Г. Старцев бүген дә төзелештә эшли.



Башкортстан Республикасының төзелеш комплексы бөтен икътисадның әйдәүче тармакларының берсе исәпләнә. Төп фондларны сафка кертү, капитал салуларны үзләштерү, подряд эшләр күләме буенча Башкортстан төзүчеләре һәм монтажчылары Урал төбәгендә генә түгел, ә Русиядә дә алдынгылар рәтендә.
Төзүче — иң тыныч һөнәр иясе. Юкка гына, төзегәннең генә киләчәге бар димиләр. Төзүчеләрнең фидакарь хезмәте белән бүгенге матур шәһәрләр һәм бистәләр, сәнәгать предприятиеләре, күркәм мәйдан һәм урамнар, тимер юллар һәм автотрассалар барлыкка килгән. Бүгенге социаль-икътисади күтәрелеш чорында төзелешнең әһәмияте тагын да үсә.
Башкортстан Республикасы төзүчеләре соңгы елларда биниһая социаль-мәдәни һәм сәнәгать объектларын сафка кертте. Алда тагын да зуррак бурычлар тора. БР Президенты М. Г. Рәхимовның Дәүләт җыелышы-Корылтайга мөрәҗәгатендә билгеләнүенчә, инженерлык инфраструктуралары белән тәэмин ителгән төзелеш мәйданнары булдыруда мөмкин булган барлык финанс чыганакларын файдаланырга кирәк. Бу торак төзелешен арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Билгеле булуынча, узган ел торак төзелешендә үзгәртеп корулар башлангандагы чор күрсәткечләренә ирешелде. Быел 2 миллион 200 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Кыскасы, бурычлар зур, әлбәттә, алда билгеләнгәнчә, ул бурычларны тормышка ашырырлык куәтләр дә бар.
Бүгенге көндә төзелеш тармагында 120 меңнән артык кеше эшли. Совет чорында 28 төзүче Социалистик хезмәт герое исеменә лаек булган, меңнәрчәсенә атказанган төзүче исеме бирелгән, күпләре дәүләт премияләренә лаек булды. Шулар арасында “БНЗС” трестының элекке генеральный директоры Михаил Старцев та бар. Ул — Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе һәм Салават орденына лаек булган. Михаил Гаврилович түбәндә үзе җитәкләгән трест, гомумән, төзүче һөнәре, тармак проблемалары хакында сөйли.

— Сүземне үз һөнәремнән түгел, мин Югары Совет депутаты булган чордан, әйтер идем, тарихи чордан, Башкортстанның дәүләт мөстәкыйльлеген игълан итүдән башлыйсым килә. Шул еллардан республиканың үсешендә яңа этап башланды. БР Югары Советы рәисе, ә соңрак БР Президенты М. Г. Рәхимовның уйланылган җитәкчелеге республикада тотрыклылыкны тәэмин итте. Халыклар ихтыяҗын алгы сызыкка куйган социаль юнәлешле икътисади сәясәт игълан ителде. Үзегез уйлап карагыз, туксанынчы еллар башында, Гайдар хөкүмәте базар икътисады аша планлы системаны җимерде. Ә ул системага алмашка берни тәкъдим ителмәде. Мин моны кыргыйлык дип атыйм. Менә шул чорда безнең республикада социаль тетрәнүләргә юл куелмады.
Безгә, төзүчеләргә, яңа шартларга яраклашырга кирәк иде. Шөкер, безнең һөнәр республика өчен, кешеләр өчен һәрчак кирәк. Чөнки төзү ул киләчәккә карап яшәү дигән сүз. Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан тармакны үстерү, күләмнәрне арттыру буенча мөмкин булганның барысы да эшләнсә дә, Федераль күләмдә ифрат зур бюрократик аппарат барлыкка килде. Аның киртәләрен үтү бик авыр.
Һәр төзелеш башланганчы йөзләрчә бурычны хәл итәргә туры килсә, төзелеш үзе меңнәрчә сорауга җавап таләп итә. Безнең трест, алтмыш елдан артык вакыт эчендә биниһая объектларны сафка бастырды. 50-60нчы елларда сәнәгать предриятиеләреннән тыш, Черниковканың Калинин, Ульяновлар, Кольцевая, Мир, Конституция, Космонавтлар һ. б. урамнарында йортлар салынды. Соңгы егерме елда исә безнең төзүчеләр эшләмәгән шәһәр һәм район юк, дисәм дә, ялгышмам.
Трест управляющие урынбасары булган чорда Уфа киҗе-мамык комбинаты (ХБК) төзелешендә куна-төнә эшләгәнем бүген дә күз алдымда. Бөтен илгә һәм чит дәүләтләргә продукция бирүгә исәпләнгән, 800 станок куелган бу комбинат, үзгәртеп кору елларыннан соң, мамыкка (чималга) кытлык кичерә башлады. Продукция җитештерү аша меңнәрчә кешенең социаль ихтыяҗларын — эш хакы, торак мәсьәләләрен хәл итүгә тәгаенләнгән предприятиенең бүген сәүдә үзәгенә әверелүе безнең өчен, ни дисәң дә, куанычлы түгел.
Ул чорда “Алексеевский” теплица комбанаты, Авдон кошчылык фабрикасы һәм торак бистәсе, шәһәрнең 8нче, 13нче, 18нче, 21нче хастаханәләре, Республика клиник шифаханә-ләренең беренче һәм икенче корпуслары, торак йортлар күпләп сафка керде. Трест төзүчеләре ел саен 3-5 мәктәп төзеде. Элекке управляющийлар Алексей Старцев, Гыйльман Әсәдуллин һәм башкалар үрнәгендә бик күп яшь җитәкчеләр (үземне дә шулар исәбенә кертәм) тәҗрибә туплады.
Хәер, заман башка, заң башка дигәндәй, трест бүгенге шартларда да уңышлы эшли башлады. Ул гына да түгел, тармакның әйдәүче предприятиесенә әверелде. Аеруча социаль билгеләнештәге объектлар күтәрү буенча.
Башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев музеен төзү минем тормышымдагы иң яхшы сәхифәләрнең берсе булды. Архитектор Александр Клемент һәм скульптор Хәниф Хәбибрахманов белән беррәттән, миңа ул музей төзелеше өчен Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Мин моны барлык төзүчеләрнең фидакарь хезмәтен бәяләү дип кабул иттем.
1999 елдан мин трестның унынчы төзелеш оешмасында директор урынбасары булып эшлим. Лаеклы ялда булсам да, үз тәҗрибәм белән уртак эшкә өлеш кертәм, дип уйлыйм. Кайвакыт башка шундый уй килә: бәлки төзелешкә мин кирәк тә түгелдер, ә миңа төзелеш кирәк. Чөнки эштәге аралашу, башкарылган эшнең нәтиҗәсен күреп канәгатьләнү тойгысы кичерү безнең һөнәр кешесенә бернәрсәгә дә алыштыргысыз.
Башкортстанның Русия дәүләтенә үз теләге белән кушылуының 450 еллыгы уңаеннан республикада бик күп объектлар төзелде. Безнең унынчы төзелеш оешмасы, мәсәлән, Конгресс-холлны сафка кертте. Директорыбыз, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Валерий Мансуров җитәкчелегендәге коллектив биредә җиң сызганып эшләде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик, Валерий Әдһәм улы югары уку йортын тәмамлау белән безнең трестта эшли. Төзүче һөнәре, җитәкчелек баскычларының барысын да үтте. Бүген иң зур идарә башлыгы. Аның уңышлары өчен ихлас күңелемнән шатланам.
Миңа Конгресс-холл төзелеше өчен Салават Юлаев орденын тапшырдылар. Республикабызның югары бүләген зур дулкынлану белән, Башкортстаныбызның чәчәк атуына горурлык хисе тоеп кабул иттем.
Читайте нас: