+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2008, 03:00

“Йөрәк җылысы белән саклыйк!”

Мәләвез шәһәрендә шундый исем астында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы акция үтте“Наркомания” дигән зәхмәт Җир шарының барлык илләренә дә үтеп керде. Кешелек наркотикларның законсыз таралуына каршы көрәшнең нәтиҗәле юлларын табарга тырыша. Киңкүләм мәгълүмат чараларында билгеләнүенчә, бүген дөньяда 200 миллион наркоман яши. Аларның 4-6 миллионы Русиядә. Илдә наркотикларны артык зур дозада кулланудан ел саен 70 меңгә якын кеше үлә. Русия Федерациясендә 2005- 2009 елларга “Наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы комплекслы чаралар” федераль программасы эшли. Аның максаты — 2010 елга илдә наркотикларны законсыз куллану даирәсен 2004 елдагы белән чагыштырганда 16-20 процентка киметү.


Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсе әлеге афәткә каршы төрле юнәлештә эш алып бара. Идарә җитәкчелеге узган елда Салават шәһәре хакимияте һәм “Салаватнефтеоргсинтез” акционерлар җәмгыяте белән берлектә “Мәктәптә наркотикларга урын юк” дигән профилактик акция үткәргән иде. Анда катнашучылар бу социаль акциянең мөһимлеген, салаватлыларның тәҗрибәсен республикада һәм илдә киң тарату, шундый чараларны башка шәһәрләрдә дә үткәрү кирәклеген сызык өстенә алган иде.
Акция кысаларында 10 сентябрьдә Мәләвез шәһәрендә “Йөрәк җылысы белән саклыйк!” дигән лозунг астында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшнең чираттагы зур чарасы үтте.
Мәләвез районы хакимияте һәм Мәләвез минераль ашламалар заводы коллективы тырышлыгы нәтиҗәсендә ул матур бәйрәмгә, тиңдәшсез профилактик чарага әверелде. Бәйрәм шәһәрнең ял паркында көндезге сәгать икедә башланды. Берьюлы берничә мәйданда балалар өчен театрлаштырылган уеннар, асфальтта рәсемнәр конкурсы, күргәзмәләр оештырылды, балаларга психологик ярдәм күрсәтелде, спорт мәйданчыкларында гаилә эстафеталары үткәрелде, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнашучы балаларның бәйрәм концерты озак дәвам итте. Көннең матур, кояшлы булуы анда катнашучылар күңеленә җылылык, рух күтәренкелеге өстәде.
Сәгать биштә парк янәшәсендәге урам халык белән шыгрым тулы иде. Анда Мәләвезнең барлык уку йортлары һәм хезмәт коллективларыннан наркотикларга каршы булган берничә мең кеше жыелган. Кулларына акция эмблемалары, плакатлар, төсле шарлар, флаглар тоткан мәләвезлеләр гаять зур колонна булып шәһәрнең үзәк мәйданына юл алды. Демонстрациядә катнашучыларны РФ Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе рәисе, генерал-майор Валерий Кокин, Мәләвез районы хакимияте, “Салаватнефтеоргсинтез” җәмгыяте, Мәләвез минераль ашламалар заводы җитәкчеләре, Башкортстанның билгеле спортчылары, Олимпия, дөнья, Европа чемпионнары тәбрикләде.
— Сәхнәгә бер-бер артлы Мәләвезнең талантлы яшьләре, балалар күтәрелде. Аларны өлкән һәвәскәрләр алмаштырды. Үзәк мәйданда кеше кимемәде, артты гына. Кичке сәгатьләрдә биредә Башкортстан дәүләт филармониясе артистлары чыгыш ясады. Бәйрәм концерты 22 сәгатькә кадәр дәвам итте.
Чараны оештыручылар, наркоманиягә каршы көрәш дәвам итәргә тиеш, әлеге акция башка шәһәр һәм районнарда да үткәреләчәк, диде. Мондый чараны башкаланың Калинин районында, Чишмә һәм Кушнаренко районнарында, Ишембай, Стәрлетамак шәһәрләрендә, шулай ук Екатеринбург, Санкт-Петербургта үткәрү каралган.
Әлеге акцияне башлап җибәрүче салаватлылар исә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшне мотлак дәвам итәргә кирәклеген, бу актуаль проектның мөһимлеген дәлилли. Акциянең тәүге этабында биредә кайнар телефон линиясенә шалтыратучы 300 үсмернең һәр дүртенчесенең организмында марихуана яки героин барлыгы ачыкланган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсенә психологлар, наркологлар ярдәм күрсәткән. Салаватта бүген әлеге акциянең икенче этабына әзерлек тәмамланып килә. Чара сентябрь азагына планлаштырылган.

Читайте нас: