Рөстәм күп еллар авыл җирендә эшләгән — кечкенә самолетларда басуларны химик эшкәрткән. Аннары укып, пассажирларны хезмәтләндерә башлаган. Дүрт ел “БАЛ” авиакомпаниясендә эшли, “Ту” самолетларында оча, аннары “Аэрофлот”ка китә. Рөстәм гаиләсе белән Мәскәүгә күчеп китәргә җыенган була.
— Ул безгә, минем өчен курыкмагыз, самолет — иң хәвефсез транспорт төре ул, дип һәрвакыт әйтә килде. Шулай сөйли һәлак булган очучының дусты Ирек Сафин. — Ул бераз йомыграк кеше иде, шәхси тормышы һәм эше турында сөйләргә яратмады. Без очраклы рәвештә аның бу рейста очарга тиеш булмавын белдек — хезмәттәше үзен алмаштыруны үтенгән икән. Ни өчен — белмим. Ул рейска китүен һәрвакыт әнисенә шалтыратып әйтә торган булган. Бу юлы шалтыратмаган...
Күптән түгел Рөстәм әти-әнисенә мунча бурасы сатып алган, дусларыннан аны күтәрүдә ярдәм сораган. Тик өлгермәгән. Фаҗига булган көнне дуслары һәлак булган иптәшен искә алырга аның әти-әнисе фатирына җыелган. Шул ук көнне Рөстәмнең әти-әнисе Пермьга очкан. Аллабирдиннарның ике баласы — алты яшьлек Тимур һәм 16 яшьлек Адель Уфада туганнарында калган.