+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2008, 03:00

Егетләрнең асыллары урман кисә

— Соңгы еллар безнең өчен җиңелдән булмады, — диде үз чыгышында республиканың урман хуҗалыгы министры Рәҗәп Нәбиуллин. — Җитешсезлекләре күп булган Урман кодексының гамәлгә ашырылуы бик күп мәсьәләләрне катлауландырды. Ләкин бүген бу авырлыклар артта калды дияргә тулы нигез бар. Иң мөһиме — министрлык янә оештырылды. Димәк, Башкортстанның «яшел алтын”ына контроль тагын да ныграк артачак. Агачны шушы килеш түгел, эшкәртеп сатарга кирәк. Моның өчен яңа технологияләр куллану, инвестицияләр җәлеп итү һәм башкалар планлаштырыла. Бүгенге конкурс исә урман хуҗалыгында эшләүчеләрнең абруен күтәрүгә, алар сафын яшь көчләр исәбенә тулыландыруга юнәлтелгән.


Туктаусыз яңгыр яуса да, югары дәрәҗәдә оештырылган “Иң яхшы агач аударучы» конкурсы бик җанлы барды. Зона ярышларында җиңгән Әбҗәлил, Бөре, Благовар, Дуван, Кушнаренко, Миякә, Стәрлетамак һәм Авыргазы районнарыннан килгән командалар белемнәрен, осталыкларын сынады. Иң элек теориядән кечкенә имтихан тапшырдылар. Кисүче ярдәмчесе белән төз каеннарны аударгач, һәммәсенә тиешле таләпләр буенча баллар куелды. Ниһаять, җиңүчеләр дә ачыкланды. Благовар, Стәрлетамак, Миякә районнары вәкилләре беренче, икенче, өченче урыннар алды. Аларга кыйммәтле бүләкләр, мактау грамоталары, медальләр тапшырылды. Кубок бер командага гына бирелде. Калганнары министр кулыннан истәлекле бүләкләр алды. Конкурста катнашучыларның иң өлкәне һәм иң яше аерым билгеләнде.
Җиңү пьедесталының югары баскычына күтәрелүчеләрнең берсе, урман кисүче Урал Галиев тәэссоратлары белән уртаклашты:
— Җил, яңгыр комачауласа да, югары нәтиҗәгә ирешүебезгә бик шатбыз. Мондый шартларда көч сынашуның киләчәктә дә кирәге чыгачак әле. Идел-Урал буе төбәге бәйгесендә дә катнашасы бар. Анда да сынатмаска ниятлибез, — диде ул.
Конкурста катнашучыларны Башкортстанның халык артисты Фәрит Бикбулатов, үзешчән сәнгать осталары җыр-моң белән сәламләде.
Конкурс кунаклары арасында Авыргазы районы хакимияте башлыгы Марат Ишемгулов һәм башка рәсми вәкилләр дә бар иде.
Башкортстанның урман фонды бүген 6 миллион 300 мең гектар тәшкил итә. Аларның күпчелеге Белорет, Зилаер, Бөрҗән районнарына туры килә. 2007 елда республикада урман сату буенча 229 аукцион үткән. 4069 гектар мәйданда 2000нән артык диләнкә сатылган. 2008 елның беренче яртысында 36 аукционда 132 403 кубометр урман сатылган. Шуларның 26141 кубометры — ылыслы агачлар.

Читайте нас: