+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2008, 03:00

Ана күңеле дә, бала күңеле дә... далада

Беренче сыйныф дәреслекләрендә гаилә турында зур бер тема бар иде. Тема буенча беренче сыйныф укучысы үзенең гаиләсе белән таныштырырга өйрәнә. Мисал итеп “Әби, бабай, әти, әни, сеңлем белән без икәү һәм кечкенә бер песи — барыбыз бергә җидәү”, дип язылган һәм китапка әлеге гаиләнең өстәл артында чәй эчеп утырган сурәте дә төшерелгән була иде. Хәзер әлифбалар нинди темадан башланадыр, әмма хәзер бәхетле гаиләне рекламалап төшкән сурәтләргә әти кеше сирәк эләгә, гадәттә, әни кеше бер бала җитәкләп тора. Анда әби-бабайга да, эне-сеңелләргә дә урын юк... Шул ук вакытта җәмгыятьтә әти-әнисез балалар, ялгыз хатыннар, алименттан качучы аталар, баласыз ата-аналар күбәя бара.


“Социаль ятим” дигән төшенчә дә моннан берничә ел элек кенә барлыкка килде. Караучысыз, сукбай көненә калган балаларның артуы социаль күренеш буларак формалашып җиткәч, бу күренешкә атама да уйлап таптылар: хәзер ата-анасы исән килеш ятимлектә тилмерергә мәҗбүр булган балаларга “социаль ятим” дигән исем чәпиләр дә башта социаль приютка, аннан соң балалар йортына яисә, бәхет елмайса, патронат гаиләгә озаталар. Шулай итеп, берьюлы өч ятим, социаль яктан гарип өч кеше барлыкка килә: бала үзе, аны тудырган әнисе һәм, әгәр ата булуын таныса, әтисе. Әгәр мөмкин булса, “социаль ятим”нәр рәтенә мин картлар йортында яшәүче пенсионерларның бер өлешен кертер идем. Балалары исәннәрен. Аларны да бит кайчандыр үзләре йөрәк астында йөртеп, ана сөтен имезеп үстергән балалары ташлап киткән. Социаль ятимнәр — җәмгыятьнең моңа кадәр күрелмәгән категориясе, катламы. Ягъни сугыш түгел, бәла-казалы чор түгел, ә балаларны табалар да “ник тудың” дип ыргытып китәләр. Күп вакытта баланы исерек әнидән якларга күршеләре яки вәкаләтле дәүләт органнары килә. Бу күренешне безнең җәмгыять үзе тудырды, ләкин аның ничек итеп социальләшәсен, яраклашасын, үз урынын табачагын фаразлап булмый. Шунысы куркыныч: социаль ятимнәр күп очракта икенче, өченче буын эчкечеләренең балалары. Алар приютка урам белән танышып килә...
Ә проблема һаман үсүгә таба бара. Бүген Русиядә 29 миллион бала санала. Болар арасында 731 мең бала ятим һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган, 587 меңе — инвалид һәм 676 меңе — социаль яктан авыр хәлдә. 280 мең баланың йорты булып балалар йорты, интернат тора. Ягъни Русиядә һәр йөзенче бала интернат системасында яши һәм тәрбияләнә дигән сүз. Хәзерге вакытта илдә 2 мең ятим балалар учреждениесе, мең ярым социаль учреждение һәм 1400 махсус коррекцион мәктәп-интернат эшли. Мондый учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр арасында җитәрлек дәрәҗәдә үсешмәгән, “наданлык стадиясендәге олигофрения”, “әкрен психик үсешле” диагнозлы балалар күп очрый. Аларның яшәеше гадәттә бер программа буенча бара: интернат, һөнәри-техник училище, түбән квалификацияле эш, коммуналь фатирдан бүлмә. Нормаль гаиләдә тәрбияләнмәгән, гаилә тәҗрибәсе алмаган бала җәмгыятьтә үзен тулы канлы граждан итеп күрсәтә алмый, күп вакытта аларның балалары да балалар йортына эләгә. Шулай итеп, чылбыр йомыла, диләр психологлар. Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә тормышта бик күп нәрсәләр җитми, шул ук вакытта алар дәүләт канаты астында яшәргә күнегә һәм еш кына җәмгыять аларга даими рәвештә нәрсәдер тиеш дип кабул итә башлый. Социаль ятимнәр исә боларга өстәп “әти”, “әни” дигән төшенчәгә сакланып кына, хәтта чирканып карарга өйрәнә.
Балаларына хәер-фатыйха тели-тели картлар йортында тилмерүче ятим аналар, ятим аталар да аз түгел Русиядә. Әлеге вакытта илдә 30 миллион (балалардан 1 миллионга күбрәк) өлкән яшьтәге кеше яши. Шуның 3-4 миллионы даими медицина һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ. 220 меңе картлар йортында гомер йомгагын тәгәрәтеп ята (ятим балалардан 60 меңгә азрак). Гадәттә картлар йортына урнашу өчен паспорт, прописка, пенсия таныклыгы булу һәм эшкә яраклы якын туганың булмау шарт. Әмма аерым очракларда балалары булган картларга да искәрмәләр ясыйлар. Менә шул искәрмәләрне соңгы вакытта кагыйдә дип белүче балалар күбәя.
Билгеле булганча, дәүләт ятимнәрне (балалар да, картлар да) асрау өчен күп чыгымнар тотына. Федераль Казна мәгълүматлары буенча, 2006 елда ятим балаларга бюджеттан 2 миллиард евродан артык акча бүленгән. Тик бу суммалар балалар яшәгән биналарны тотуга, тәрбиячеләргә хезмәт хакына китә, ә тәрбиягә бик аз кала. Бу проблеманы хәл итү өчен меценатларны, иганәчеләрне җәлеп итәргә дә булыр иде. Әмма хикмәт бюджет акчасы җитмәүдә дә түгел бит. Кирәксә, ул акчаны арттыра алалар. Әнә Тотрыкландыру фондындагы акча Айга менәрлек, диләр. Хикмәт “социаль” ятимнәрнең елдан-ел артуында. Күренеп тора, кичекмәстән “социаль” ятимлек проблемасын хәл итү өчен бик тә акыллы дәүләт сәясәте кирәк. Социаль ятимнәр нормаль гаилә таркалу яисә алар бөтенләй төзелмәү бәрабәренә артуын искә алсак, дәүләт сәясәте бәхетле гаиләләр булдыру белән кызыксынырга тиеш. Иң беренче чиратта картлары һәм балалары якланган дәүләт кенә хөрмәткә лаек. Олигархлар үзләрен-үзләре дә яклый ала. Ә баланың яклаучысы, калканы — гаилә булуын кабатлыйсы юк. Социаль ятимнәр очрагында баланы нәкъ менә гаиләсеннән якларга туры килә дә бит инде.
Дәүләт сәясәте дигәннән, ятим балаларны яклау турындагы законнар бар ул. Безнең республикада “Ятим һәм ата-ана ярдәменнән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләре турында”гы 188-з санлы закон 1998 елның 28 октябрендә үк кабул ителде. Аннан соң балаларны патронат гаиләләргә тәрбиягә бирү турындагы иң беренче чиратта гуманлылыкны күз уңында тоткан матур закон көченә керде. Республикада ул уңышлы эшләп китте. Барыбызга да мәгълүм булган “Русия балалары” федераль максатлы программасы 2007 елда тагын өч елга озайтылды. Бу документның ятим балаларга социаль яклау турындагы аерым программасы социаль ятимнәргә дә җәмгыятькә яраклашу өчен тулы гарантия бирә диярлек.
Ләкин ятимнәргә ярдәм итү бер нәрсә, ә тыныч тормышта аларны булдырмау турында кайгырту бөтенләй икенче. Менә бит нәрсә турында күбрәк уйланырга кирәк безгә. Без — димәк, депутатлар, чиновниклар, иҗтимагый оешмалар, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм Хөббетдин бабай белән Хөббениса әби дә. Никадәр генә пародокс булып яңгырамасын, балалары турында кайгыртучы дәүләт бүгеннән үк урта буынның социаль якланганлыгын, әхлакый бөтенлеген тәэмин итәргә бурычлы. “Балалар бәхетсезлегендә ата-аналар гаепле. Ата-аналарның бәхетсезлегендә дәүләт гаепле”, ди Израиль мәкале. Әйтәсе сүз әлеге дә баягы дәүләт сәясәтенә килеп төртелә. Бүгенге социаль ятимнәрнең күбесе туксанынчы еллар ахырында туган балалар, аларның әти-әниләре сиксәненче елларда туып, туксанынчы еллар башында мөстәкыйль тормышка аяк баскан кешеләр. Бөтен кыйммәтләр җимерелеп, гаилә институтлары да санга сугылмаган чак. Яшьләр, яшь гаиләләр аракы сазлыгына батар өчен бөтен шартлар да булган чак: җинаятьчелек, ришвәтчелек һәм хәерчелек чәчәк аткан чор иде. Бүген социаль ятимнәр арту проблемасы — әнә шул башбаштаклык чорының җимеше ул. Инде икътисади кризис үтте, диик. Русиянең тотрыклылык баскычына атлаганына да шактый еллар. Ә гаиләгә ныклап быел гына игътибар итә башладылар. Социаль ятимнәр һәм картлар йортында яшәүче пенсионерлар арту проблемасы турында хәтта абруйлы Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәгенең һәм “Левада-үзәк”нең сайтлары да 2005нче елдан бирле дәшми. 2005 елның 31 маенда Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге русиялеләрнең караучысыз калган балалар арту проблемасына нинди мәгънә бирүләре, үсмерләр арасында җинаятьчелек артуга ничек караулары турында сораштыру үткәргән. Респондентлар бу проблеманы алкоголизм һәм наркоманиядән кала иң нык борчыганы, дип җавап биргән. Аларның яртысы караучысыз калган балалар проблемасын хәл итү өчен халыкның матди яшәешен яхшыртырга кирәк, дигән фикер белдергән. Русиялеләр фикеренчә, балаларның хокук бозу профилактикасы белән Эчке эшләр, Мәгариф министрлыклары, социаль яклау органнары шөгыльләнергә тиеш, дип саный. Саналган органнарның бу җәһәттән алып барган эшчәнлегенең файдасын алар түбән бәяләгән. Русиялеләрнең шушы рәвешле фикерләрен белдергәнгә өч ел үтеп киткән. Өч елдан соң гына илдә Гаилә елы дип игълан ителде. Өч ел дәвамында әлеге социаль авыру азды гына. Медицинада азган авыруларны хирург ярдәме белән дәвалыйлар. Җәмгыятькә дә махсус операция кирәк. Гаиләнең абруен, гаиләдә әти дәрәҗәсен, әни исемен берьюлы кайтарырдай тәгаен эшләр кирәк.
БМО күптән түгел Русиядә халык санына карата фаразларын бәян иткән иде. Шушы мәгълүматлар буенча 2050 еллар тирәсендә безнең илдә бүгенге 142 миллион урынына 98 миллион гына кеше яшәячәк. Аның өчтән берен 60 яшьтән узганнар тәшкил итәчәк, ди. Ягъни киләчәктә бер эш яшендәге кешегә 1,5-2 пенсионер туры киләчәк. Ә балалар, киресенчә, азаячак, дип фаразлыйлар. Әгәр ата-ана һәм балаларга мөнәсәбәт үзгәрмәсә, киләчәктә күпме картлар һәм балалар йорты тотарга кирәк булачак соң?
Әле социаль ятимлек төшенчәсе барлыкка килгәнче үк, “ата — улны, ана кызны белмәс” дигән әйтем кулланылышта йөри иде. Инде хәзер урам тулып гаиләсеннән ваз кичкән балалар, аталар, аналар йөри. Аларга быелгы елның Гаилә елымы, Күсе елымы булуы барыбер. Алар гаиләсе өчен гомерен бирергә дә әзер булганнар белән бер үк һаваны сулый, бер үк җиргә басып йөри. Аларны аера торган тамга юк. Кагыйдә буларак, ата-ана булу хокукыннан мәхрүм ителгәннәр, әти-әнисен картлар йортына илтеп ташлаганнарның җәмгыятькә дә әллә ни файда китергәннәре юк. Ә җәмгыять аларны асрарга мәҗбүр. Чөнки бу күренешне безнең кыйбласыз җәмгыять үзе тудырды.
Читайте нас: