+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2008, 03:00

Уттан алып суга сала мәхәббәт дигәннәре

Сине бит гаиләң көтә иде, иптәш өлкән лейтенант!Бу хакта быел җәй Миякә районы авылларының берсенә Шәҗәрә бәйрәменә кайткан, бүгенге көндә Казахстанда яшәүче 51 яшьлек Миңнегөл ханым сөйләгән иде....1938 елның көзендә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Марат Сафинны Макар (хәзерге Ишембай) районы Петровское поселогына, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау предприятиесенә баш инженер итеп җибәрәләр. Яшь белгеч биредә Шәмсекамал исемле кызга гашыйк була. Яшьләр Таһир белән Зөһрәдәй яратышып өйләнешә. Ел тулуга уллары Ринат туа. Аңа ике яшь тулып та җитмәстән Бөек Ватан сугышы башлана. Маратны фронтка алалар. Югары белемле кешегә шунда ук өлкән лейтенант дәрәҗәсе биреп, рота командиры итеп тәгаенлиләр. Үзе фронтта йөрсә дә, Марат күңеле белән иң якын кешеләре – Шәмсекамал белән улы Ринат янында була. Бу хакта аның сугыш кырыннан көн аралаш язган хатлары сөйли.1942 елның кышында каты бәрелешләрнең берсендә немец снаряды ярчыгы Сафинның күкрәген каты җәрәхәтли. Хәрби госпитальдә аңа яшь хирург Екатерина Смирнова операция ясый. Яралының хәле нык авыр була. Ул бер атна һушына килә алмый. Шуңа Смирнова көн саен штабка “Сафинның хәле авыр, һушсыз ята” дип хәбәр биреп тора. Хирург кыз яралы офицерны күрү белән гашыйк була. Фронттагы хәлләр катлауланып, яралыларны икенче госпитальгә күчергәндә Екатерина Маратны үзе янында калдыра. Кем белә, әгәр аның өстәмә рәвештә ярдәме булмаса, бәлки Маратның йомылган күзләре башкача ачылмас та иде. Ниһаять, хирург яралы офицерны аякка бастыра. Үлеләр исемлегендә дә, госпитальдән кая җибәрелүе турында да мәгълүмат булмагач, хәрби часть командиры Маратның гаиләсенә: “Сафин хәбәрсез югалды” дигән кәгазь җибәрә.


Офицер хатыны буларак, Шәмсекамал улы Ринат өчен ай саен пособие ала башлый. Көн артыннан көн, ел артыннан еллар үтә. Ринат та үсеп җитә. Нияте – табиб булу. Егетнең бу һөнәрне сайлавы юкка гына түгел. Соңгы вакытта әнисе Шәмсекамал еш авырый башлый. Авылда да, районда да медикларга мөрәҗәгать итеп карый, ләкин шифасы тими.
Уфада аның икетуган абыйсы, Бөек Ватан сугышы ветераны, подполковник Камалетдин һәм аның тормыш иптәше, хәрби госпиталь табибы Елена Николаевна яшәгән була. Шәмсекамал район дәваханәсе юлламасы белән башкалага юнәлә. Кичтән ул поезд белән Уфага килеп җитә. Нияте абзыйларында кунып, иртән по-
ликлиникага бару. Хуҗалар кунакны җылы каршы ала. Алар бик озак сөйләшеп утыра. Соңыннан Елена Николаевна: “Иртәгә мин кирәкле кешеләрне күреп сөйләшермен. Борчылма, карарлар, тикшерерләр. Хәзергә ял ит”, — дип тынычландыра. Икенче көнне иртүк Камалетдин — хәрби комиссариатка, ә Елена Николаевна поликлиникага эшкә китә. Шәмсекамал фатирда ялгызы кала. Ярты сәгать чамасы үтүгә ишектә кыңгырау тавышы ишетелә. “Берәр нәрсәләрен онытканнар булса кирәк. Хуҗаларның кайсысы икән?” дип, сорашып та тормыйча, эчке күлмәктә килеш ул ишеккә йөгерә. Ачып җибәрсә, ни күрсен – бусага артында аның 16 ел элек хәбәрсез югалган ире Марат басып тора. Шәмсекамал телсез кала. Берничә секунд аңа карап торганнан соң, үзе дә сизмәстән бөгелеп төшә һәм һушын югалтып, идәнгә егыла.
Соңыннан ачыклануынча, Марат белән Камалетдинның хатыннары фронтта бергә була. Сугыштан соң да гаиләләре белән бер-берсенә йөрешеп яшиләр. Мәскәүдәге ике балалы Марат белән Екатеринаның матур тормышын, тату гаиләсен җимерәсе килмәгәнлектән булса кирәк, Камалетдин икетуган сеңлесенә иренең исән булуы турында әйтергә батырчылык итми.
Маратка эш буенча Уфада еш булырга туры килә. Ул Мәскәүдә завод директоры булып эшли. Бу юлы да дусларына хәл белешеп чыгу уе белән кергән була. Ул да көтелмәгән очрашудан каушап, югалып кала. Шулай да яшьлек мәхәббәте, улы Ринатның әнисен шунда ук күтәреп алып, караватка сала һәм һушына килергә ярдәм итә. Законлы ир белән хатын бер тәүлек бергә була. Яшь чакларны искә алып, алар туйганчы сөйләшә. Тик Шәмсекамал гына тынычлана алмый.
— Уналты ел буена синең өчен җаным кыйналды. Син кайда, немецларда пленда булдыңмы, әллә төрмәдәме? Ни җаның белән бер хәбәр дә бирмичә үз гаиләңнән качып яши алдың? — дип өзгәләнә ул.
Хатынын тынычландырырга тырышып, Марат фронтта булган хәлләрне, авыр операциядән исән калуына Мәскәү кызы, хирург Екатерина Николаевна сәбәпче булуын, сугыш тәмамлангач, аның белән өйләнешеп Мәскәүдә яшәүләре, ике кыз үстерүләре турында сөйли. “Мин аңа гомерем белән бурычлы, аңла”, — ди, гафу үтенә. Шәмсекамал исә бу сүзләрне тыңларга да теләми.
— Сугыш вакытында һәм аннан соңгы авыр елларда беркемгә баш күтәреп карамыйча, сине көттем, улыңны тәрбияләп үстердем. Инде Ринат та егет булып җитте. Әгәр вакытында хәбәр итсәң, мин дә үз тиңемне тапкан булыр идем... Юк, гафу итә алмыйм мин сине, Марат, — дип дәвам итә.
— Тынычлан, акыллым, әйдә сөйләшик, киңәшләшик. Мин сезне бервакытта да ташламаячакмын, һәрчак ярдәм итеп торырмын.
— Юк, кирәкми безгә синең акчаң. Син минем законлы ирем. Марат, безгә син үзең кирәк!
— Аңлыйм, акыллым. Бу үтә дә авыр мәсьәлә. Мин бүген өзеп кенә берни дә әйтә алмыйм. Син миңа вакыт бир. Минем бит Мәскәүдә гаиләм бар. Үзең беләсең, хәлне көнендә генә үзгәртеп булмый, — дип акланырга тырыша ир.
“Хәбәрсез югалган” Маратның исән булуы, аның Шәмсекамал белән очрашуы турында хәбәр авылда һәм районда яшен тизлегендә тарала. Берничә айдан Шәмсекамалның үз иреннән бала табарга җыенуы да билгеле була. Бу яңалыклар милиция, прокуратура хезмәткәрләренә дә барып ирешә. Ниһаять, Маратның эше законның берничә статьясы буенча тикшерелә башлый. Суд Уфада була. Аның карары буенча Марат “атасы хәбәрсез югалган” Ринатка түләнгән пособие суммасын тулысынча хөкүмәткә кайтарып бирергә һәм улына тиешле алимент акчасын түләргә тиеш була. Моннан тыш, Марат берничә айдан дөньяга килгән кызлары Миңнегөл өчен дә алимент түли башлый.
Ринат үз әти-әнисе арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискен катлаулануын, суд тикшерүләре вакытындагы капма-каршылык – дөньядагы гаделсезлекне авыр кичерә. Ике көн дәвам иткән суд утырышлары вакытында ул тәмам хәлсезләнә, авыруга сабыша. Табиблар: “Егетнең йөрәге зәгыйфьләнгән, ашыгыч операция таләп ителә. Мәскәү медикларына мөрәҗәгать иткәндә яхшы булыр иде”, — ди. Бу хакта Шәмсекамал иренә хат язып сала. Берничә көннән башкаладан җавап килә. “Килегез, көтәм. Барысын да үз өстемә алам. Табиблар белән сөйләштем”, дип яза әтисе. Мәскәүнең ул дәвердәге билгеле профессоры Ушаков клиникасында Ринатның йөрәгенә катлаулы операция ясыйлар. Бәхеткә, ул уңышлы тәмамлана. Дәваханәдән чыккач, егет, әтисе белән Екатерина Николаевна тәкъдиме буенча, Мәскәүдә кала һәм әтисе эшләгән заводка эшкә урнаша. Читтән торып институт тәмамлый. Инженер-механик дипломы алгач, Ринат әтисенең киңәше буенча, Алма-Атага эшкә китә. Чөнки аның какшаган сәламәтлеге өчен даими җылы, йомшак табигатьле төбәк таләп ителә.
Башта Ринат тулай торакка урнаша. Яшь белгеч буларак, бераздан аңа аерым фатир бирәләр. Ринат үзе янына әнисе белән сеңлесе Миңнегөлне дә чакырып ала. Язмыш кушуымы, ялгышумы, Ринат та урыс кызына гашыйк була. Бераздан алар өйләнешә. Быел Ринат белән Валентинага да җитмеш яшь тула. Алар бүген дә Алма-Атада яши. Үз гаиләсе белән абыйсы янәшәсендә яшәүче сеңлесе Миңнегөл ел саен туган төбәге Кыргыз-Миякәгә кайта. Быел да ул Шәҗәрә бәйрәменә кайткан иде.


Читайте нас: