+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2008, 03:00

Заманның “транзит балалары”

“Уфа — Абдуллино” электричкасында күпме вакыт адашып йөргәнен бу үсмер кыз үзе дә белми. Алай гына да түгел, исем-фамилиясен, ата-анасын, туган җирен дә исенә төшерә алмый ул. Шулай да милиционерлар башкаладагы приютка китергәч, андагы җылы мөнәсәбәтне тоепмы, кыз үзен “Маша” дип таныштыра. Аңа бу исемне картәнисе хөрмәтенә кушуларын, кайчандыр әти-әнисе, күп туганнары булган гаиләдә яшәве турында да хәтеренә төшерә ул. Ә берничә көн үтүгә “миңа Кристина дип эндәшегез, ул исем миңа ныграк ошый” дип шаккатыра. Карап торуга 14-15 яшьләр тирәсендәге җирән чәчле бу үсмер кыз әлегә кадәр кайларда йөргәнен дә, әти-әнисен, туган җирен, үзенең ничә яшьтә булуын да төгәл генә әйтә алмагач, приют хезмәткәрләре чираттагы баланы үз канатлары астына алып, аның язмышы турында кайгырта башлый. Суд һәм медицина экспертизасы кызның 15 яшьтә булуын, яшьтәшләреннән акыл һәм психик үсеше ягыннан күпкә калышуын билгели.


Маша тормышын яңа исем-фамилиядән башлап җибәрсә дә, кайчандыр аны якты дөньяга китергән әнисен, әтисен, туганнарын эзләп табып, кызны үз гаиләсенә кайтару нияте белән приют хезмәткәрләре җентекле эшкә тотына.
— Бу баланың язмышы өчен коллектив белән борчылып аның якыннарын эзли башладык. БСТ каналында күрсәтелгән “Криминаль спектр”га да, үзәк телевидениедәге “Жди меня” тапшыруларына да, гәзитләргә дә Маша турында тулы мәгълүмат бирдек. Аны кабатлап-кабатлап күрсәтсәләр дә хәбәр бирүче бер генә кеше дә булмады. Үсмер кыз безнең якка башка төбәктән килеп чыккандыр, дип, үзебез аралашып эшләгән регионнарга да аның турында хәбәр иткән идек. Әлегә бер җавап та килмәде, — дип сөйли Уфа шәһәрендәге республика балалар һәм үсмерләр социаль приюты директоры Илүсә Идрисова.
Әйе, приютта үткәргән ике елдан артык вакыт эчендә Маша күзгә күренеп яхшы якка үзгәргән. 59нчы коррекцион мәктәптә белем алган, ә иң мөһиме — әлегә кадәр гомерен сукбайлыкта үткәргән кыз бала кешеләрчә яшәргә өйрәнгән. Без приютка барган көнне Машаны Туймазы шәһәрендәге махсус интернат-мәктәпкә илтеп урнаштырырга әзер-ләнәләр иде.
2005 елның 5 октябрендә ачылган бу балалар һәм үсмерләр приютының төп үзенчәлеге — республикада бердәнбер транзит учреждение булуында. Шуңа күрә мондагы тәрбияләнүчеләрне “транзит балалар” дип йөртәләр. Өч яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган 31 кыз һәм малайга тәгаенләнгән бу социаль учреждениедә балалар саны әледән-әле үзгәреп тора.
— Приют ачылганда 12 бала кабул итеп алган идек. Бу өч елда нинди язмышлылары гына кулдан үтмәде! Күпләре социаль ятимнәр, ата-аналары бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгән. Безгә алар төрлечә килә: кемнәрнедер балигъ булмаган балалар эше буенча инспекторлар, кайсыларын урамнан милиционерлар тотып китерә. Яшәргә урын эзләп, үзләре килеп кергән очраклар да булгалады. Мәсәлән, Молдавия якларыннан бер кызны чегәннәр урлап, Башкортстанга алып килгәннәр. Бахыр бала алардан көч-хәл белән качып, безнең приютны эзләп тапкан, — дип сөйли приютның социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе Наталья Носова.
Әйе, туган җиреннән аерылып, чит якларда тилмереп йөрүче Молдавия кызын да, Үзбәкстан, Таҗикстан якларыннан очраклы гына килеп чыккан башка балаларны да әлеге социаль учреждение үз канаты астына алып кына калмый, аларның киләчәк язмышы турында да кайгырта. Баланың туган җире, әти-әнисенең яшәгән урыны билгеле булу белән приют хезмәткәрләре шул төбәктәге социаль оешмалар белән элемтәгә керә. Әлбәттә, баланы үз ягына илтеп урнаштыру өчен кирәкле документлар әзерләүгә генә дә күпме көч һәм вакыт китә.
Әле күптән түгел 14 яшьлек Камила белән 15 яшьлек Настяны Үзбәкстандагы приютка урнаштырып кайтканнар. Камиланың әнисе Төркиягә акча эшләргә дип чыгып киткәч, ул картәнисе белән Башкортстанга кайта. Тик картайган әби оныгын карар хәлдә түгел, шуңа да аңардан баш тарта икән.
Ә Настяның Стәрлетамакта яшәгән әнисе кызын тәрбияләп үстерү урынына “яшел еланны” сайлаган. Бу хатын баласы турында хәтта бөтенләй кызыксынмый икән. Шуңа да караучысыз калган кызларны Үзбәкстанда яшәүче якыннары (берсенең әтисе, икенчесенең картәнисе) тәрбиягә алыр дигән өмет белән, туган якларына озатканнар. Андый көнгә төшкән балаларның язмышы хөкүмәт тарафыннан аерым контрольгә алынган. БДБ илләренә илтеп урнаштыру өчен һәр балага федераль бюджеттан 168 мең сум акча бүленә. Бер-берсе белән тыгыз элемтәдә торучы мондый “транзит балалар” учреждениеләре бүген барлык 89 регионда да эшли.
Димәк, һәр ил, һәр республика үз балаларының язмышына битараф түгел, адашкан сабыйлар туган җиренә кайтсын, якыннарын тапсын дип кайгырта. Мисал өчен, безнең республикадагы социаль приюттан ике елда БДБ илләренә алты бала кайтарылган. Тик быел җәйге айларда гына да Казан приютына алты бала, шулай ук Чиләбе, Екатеринбург, Смоленск өлкәләрендә яшәүче якын туганнарын табып, берничә сабый үз якларына кайтарып урнаштырылган.
Сүз дә юк, социаль приютлар — бүгенге көндә үз ата-анасына кирәкмәгән, өендә бер телем икмәккә тилмереп утырган сабыйларның да, бөтенләй сукбайлыкка төшкән балаларның да вакытлыча булса да бердәнбер сыеныр урыны ул. Ата-аналары эчкечелеккә бирелгән сабыйларның ничек көн күргәне беркемгә дә сер түгел. Андый балаларның бетләп, ачлыктан шешенеп ятканнарын туганнары да, күрше-тирәләре дә яхшы белә. Ләкин берсе дә кеше баласының тамагын туйдырмый. Иң җиңел юл — аларны социаль приютка озатудыр, күрәсең. Билгеле, артык тамаклардан котылган эчкече ата-анага тагын да иркенрәк яшәү мөмкинлеге ачыла. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителеп, балалары социаль учреждениеләрдә яшәгән кешеләргә кагылучы законнар да я тиешенчә үтәлми, я бөтенләй уйланып эшләнмәгән була.
Дөрес, РФ Гаилә кодексының 70 статьясында билгеләнүенчә, суд ата-ананы хокукыннан мәхрүм итү эшен караганда, балага алимент юллау мәсьәләсе буенча да карар чыгара. Әлеге карар буенча бала исеменә счет ачылып, акча җыелып барырга тиеш. Тик эчкече кешенең хезмәт хакы алып кайдадыр эшләп йөрүе генә шикле, әлбәттә...
Эш кешене төзәтә, дип юкка әйтмидер халык. Акылга килеп, балаларын җылы өйләренә кире кайтарган гаиләләр дә юк түгел арада. Мәсәлән, мин булган социаль приюттан гына үткән елда 10 бала кире үз гаиләсенә яисә якын туганнарына кайтарылган, җиде бала опекага бирелгән.
Башкаланың опека һәм попечительлек идарәсе начальнигы Милана Скоробогатова белдерүенчә, Уфада ел башыннан 183 бала уллыкка алынган. Шәһәребездә бүген 216 мең бала яши, шуларның дүрт меңе — ятимнәр. 1809 бала — опекага, 230 гаиләгә алынган, интернат учреждениесендәге 451 баланың 141е патронат тәрбиягә бирелгән. Ел саен Уфада якынча 13000 сабый дөньяга килә, тик нарасыйларның бәхетсезләреннән әниләре баш тарта.
Агымдагы ел башыннан опека һәм попечительлек идарәсе андый аналар белән аңлату эше башлап җибәргән. Әйтергә кирәк, бу башлангыч уңай нәтиҗә бирә, мондый очракның 48 проценты уңышлы үткән, димәк, берничә бала үз гаиләсендә, әнисе кочагында калган.
Скоробогатова билгеләвенчә, ятимнәрне гаиләгә урнаштыру балалар тормышы рәткә салынсын өчен иң уңай форма булып тора. Бүгенге көндә башкалада гына 207 гаилә уллыкка бала алырга тели. Аларның барысы белән дә аңлату эшләре алып барыла, консультацияләр үткәрелә. Шулай ук гаиләгә китәсе балаларны да яңа тормышка әзерләү алдан ук башлана. Соңгы ел ярым эчендә генә интернат системасында, балалар йортында тәрбияләнүчеләр саны 40 процентка кимегән. Уллыкка алынган балалар саны дүрт тапкыр арткан, шуларның җиде процентын үсмерләр тәшкил итә. Шулай ук тәрбиягә һәм патронат гаиләләргә бирелгән үсмерләрнең саны да арткан. Инвалид балалар игътибар үзәгендә булса да, аларны гаиләләргә тәрбиягә алу нибары унбиш процентка гына арткан.
Соңгы елларда ятимнәрне гаиләләргә тарату, сүз дә юк, бик уңай күренеш. Ни дисәң дә, баланың яшәр урыны, якыннары була. Ләкин урам чүплегендә казынып, базар буенда урлашып йөрүче сукбай баланы беркем дә кулыннан җитәкләп үз өенә алып кайтмый. Урамда хәер сорашып утыручы сабыйларга да җирәнеп кенә карап уза күпләребез. Тәрбиягә бала алырга теләүчеләр дә кеше төсе кергән, чиста киемле, каралган, сәламәт бала эзли. Медиклар әйтүенчә, урам тәрбиясе алган балаларны тиешенчә реабилитацияләү өчен кимендә бер ел кирәк. Ә бит социаль приютка китерелгән сабыйларның күпчелеге кеше белән исәнләшү түгел, кул да юа белми. Гадәттә, бу мескеннәргә “наданлык стадиясендәге олигофрения”, “әкрен психик үсешле” диагнозлары куела. 10 яшьлек баланың акылы биш яшьлекнекенә тиң очраклар да сирәк түгел алар арасында. Социаль приютка килеп эләккән бала белән тәрбиячедән алып, укытучы-дефектолог, педагог-психолог, социаль педагог, медиклар, музыка белгечләренә кадәр шөгыльләнә. Әлбәттә, “караңгыдан” килеп кергән бала дөньяның матур якларын да күрә башлый. Әлеге приютка килгәндә җитәрлек дәрәҗәдә үсешмәгән балаларның бер елда үз яшьтәшләрен куып җитү очраклары да булган.
Сүз дә юк, караучысыз калган сабыйларның күпчелеге яңа тормыш баскычына социаль приютлар аша күтәрелә. Араларындагы “транзит балалар” да җәмгыятьнең моңа кадәр күрелмәгән бер аянычлы катламы. Әни кочагыннан гына түгел, туган туфрагыннан да аерылган кызганыч ятимнәр алар...

Читайте нас: