+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2008, 03:00

Яшеңә карап түгел, эшеңә карап

Картлыгыңны хөрмәт итсеннәрЯшьлекләрен намуслы хезмәттә үткәргән, инсафлы балалар үстергән, бүген дә арабызда “ак әби”, “ак бабай” булып яшәп ятучы сокландыргыч кешеләр, үрнәкле гаиләләр турында Өлкәннәр көне алдыннан язылган хатларны кулга алдык. Авылларыбызның яме дә, коты да, әхлакый тоткасы да алар, һәрберсенең тормыш юлы хакында бер китап язарлык. Бүген исә шуларның берничәсе белән генә таныштырып үтмәкчебез.


“Әлшәй районы үзәге Раевка авылында күпләргә үрнәк булырлык зур, тату гаиләләр байтак. Шулар арасында иң сокландырганы Әминә Мөхәммәтфазыл кызы белән Мәхмүт Әхмәт улы Сәрвәретдиновлар гаиләсе иде. Кызганычка каршы, Мәхмүт абый мәрхүм инде. Аларның тормыш юлы авыр булды. Унөч яшьлек Әминә апа сугыш елларында төпкә җигелеп сабан сөрә, җир тырмата, иген чәчә. Йөк машинасында Шафран карьерыннан таш һәм күрше урман хуҗалыкларыннан бүрәнә, кирпеч ташый. Кыскасы, ирләр эшеннән дә тартынмый. Җиңүдән соң сугыштан күкрәгенә орден-медальләр тагып кайткан яугир Мәхмүт Сәрвәретдинов белән дөнья кора. Алар өч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерде. Бер уллары кырыгы да тулмаган килеш кенә вафат булгач, аның ике ятим баласын аякка бастыру да Әминә апа җилкәсенә төште. Бүген инде ул балалары, оныклары тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә”, дип яза Әлшәй районыннан Солтан Галиев.
Шаран районы Зирекле авылыннан Мәсгуть Гыйльметдинов та хатын әнә шундый бер анага сокланып язган.
“Каһәрле сугыш күпме хатыннарны тол калдырды. Безнең районның Шарлыкбаш авылында яшәүче Закир абый Рәкыйпов та сугыш яланында башын салды, аның берсеннән -берсе кече җиде сабые әниләре Фәриха апа кочагында калды. Ул бөтен баласын да исән-имин үстерү өчен көчен кызганмады, аның эшсөяр, сабыр булуы турында бүген дә сөйлиләр. Кул урагы белән иген уруда аңа тиңнәр булмый. Башка хатын-кызлар көненә 20-25 сутый урганда Фәриха апа 40-45, хәтта 50 сутыйга җиткерә. Он алганда да нормасы икегә арттырыла, билгеле. Шулай итеп ишле гаилә әгъзалары ике мәртәбә умач пешереп ашый. Тырышып, балаларын ач-ялангач итми җидесен дә исән-имин үстерде Фәриха апа”, дигән юллар бар хатта.
Бишбүләк районының Елбулактамак авылы кызы Гөлназ Гыйльметдинова Садыйковлар гаиләсе турында язып җибәргән. “Марат абый белән Гатия апа 1960 елда гаилә коралар. Бер елдан кызлары Зөлфия туа. (БДУның физика-математика факультетын тәмамлап, ул 1987 елдан бирле мәктәптә укыта). Гатия апа байтак еллар колхозда савучы булып эшли, егерме елга якын авыл халкыннан сөт җыя. Бик күп мактау грамоталары һәм кәгазьләре бар. Марат абый исә инженер-электрик һөнәре буенча эшләп берничә тапкыр район Советы депутаты итеп сайланды. Хәзерге көндә икесе дә хаклы ялда. Менә 48 ел инде кулга-кул тотынышып, бер-берсенә терәк булып яшиләр”, дип горурлана ул авылдашлары белән.
Чираттагы хат Дүртөйле районының Ярмия авылыннан. “Нурхәниф Нигъмәтуллин гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Аның әтисе сугыштан яраланып кайтып, Нурхәниф биш кенә айлык чакта вафат була. Әнисе Сафия әби алты баласына да игелекле тәрбия бирде. Нурхәниф 1974 елда Борай районы кызы Роза белән матур гаилә корып җибәрде, бер-бер артлы дүрт кызлары, бер уллары дөньяга килде. Бүген һәммәсе тормышта үз юлын тапкан. Нурхәнифнең фидакарь хезмәтен дә дәүләтебез югары бәяләде: аның бик күп грамоталары һәм мактау кәгазьләре бар. Төп йорт нигезен суытмыйча матур итеп дөнья көтә Нигъмәтуллиннар. Җәй көне Нурхәнифнең якыннары туган йортларына җыела, авылның тәмле суын эчеп, саф һавасын сулап кунак булып китәләр. Һәммәсе дә бүгенге тормышларыннан канәгать һәм Хөкүмәтебезгә чиксез рәхмәтле”, дип яза Сафия Сәлихова.
Читайте нас: