+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2008, 03:00

Шайтан башка, Җен башка

Бүген Уфада “Идел-Урал төбәгендә Ислам цивилизациясе” III Халыкара симпозиумы ачыла. Шушы уңайдан филология фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Фирдәвес Хисаметдинованың мәкаләсен тәкъдим итәбез.Фәнни әдәбиятта кайчак башкортларның Ислам динен кабул итүе турында бәхәс алып барыла. Галимнәрнең бер өлеше Исламның Башкортстанга үтеп керү вакытын —XI-XII гасырлар, икенчеләре исә аннан соңгы чор белән бәйли. Ничек кенә булмасын, Ибн-Фадлан материаллары буенча фикер йөртсәк, башкортларның Ислам белән таныша башлавы һәм аның өлешчә үтеп керүе X гасырга карый. Мөселман диненең Урал төбәгенә тәмам үтеп керү чорына килгәндә исә, аны билгеләве бик авыр.


Лингвистик, этнографик мәгълүматларга карап бәя бирсәк, башкортларны Исламга җәлеп итү озак дәвам иткән. Моны исбатлау өчен башкорт исемнәре тупланмасын китерергә мөмкин. Бу тупланма Ислам кертелгәнгә кадәр, нигездә, төрки исемнәрдән торса, Ислам дине таралганнан соң, аның өчтән ике өлеше гарәп-фарсы исемнәреннән тора. Шул ук вакытта шәҗәрәләр һәм башка язма чыганаклардан күренүенчә, исемнәр тупланмасы чоры-чоры белән үзгәргән. Мәсәлән, “Меңле ыруы башкортлары шәҗәрәсе”нә карап фикер йөртсәк, мең башкортлары ата-бабаларының борынгырак исемнәре чыгышы буенча төрки: Урадач би, Улан би, Кучкар би, Буга би, Булгак би, Чәчбуга би, Сангусин би, Уга би һәм башкалар. Шәҗәрә күрсәтүенчә, меңнәр шәҗәрәсендә гарәп-фарсы исемнәре якынча XVI гасырда күренә башлый. Чүблүк би, Җаек би, Меңле би, Идел би исемнәре белән беррәттән, бу чорда Муса би, Канзафар би кебек һәм башка антропонимнар барлыкка килә. XVII-XVIII гасырларда мең башкортлары исемнәре тупланмасында гарәп-фарсы исемнәре арта һәм, шәҗәрәгә ярашлы рәвештә, бөтен китапның яртысын диярлек тәшкил итә. Аннан соңгы чорларга килгәндә исә, шәҗәрә, метрика документлары, халык санын алу мәгълүматларына ярашлы, XIX гасырда һәм XX гасыр башында Ислам белән бергә кергән исемнәр башкорт исемнәре тупланмасында өчтән ике өлешне тәшкил итә.

Ислам һәм башкорт мифологиясе сәхифәләреннән

Башкорт теле лексикасының башка тематик төркемнәрендә дә шактый зур үзгәрешләр була. Аларга Ислам дине һәм мәдәнияте йогынтысы, һичшиксез, бертөрле генә булмый. Мәет күмү-искә алу йоласы, мәгариф, фән, мәдәният һәм югарыда әйтеп үтелгәнчә, антропономия лексикасы тематик төркемнәрендә Ислам йогынтысы шактый зур булса, башкаларда ул үзен әллә ни сиздерми.
Гадәти халык мәдәнияте лексикасы Ислам дине һәм мәдәнияте йогынтысына дучар ителми диярлек. Болар — лексиканың йола (мәет күмү-искә алу йоласыннан тыш), мифологик, онтологик һәм башка тематик төркемнәре.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, мифологик лексика да шушы төркемгә керә. Башкорт җәмгыяте тормышына Исламның шактый нык үтеп керүенә карамастан, ул дин мифологиясе йогынтысына бирелми. Мифологик сүзлек составын исәпләп чыгу да шуны күрсәтә. Бу башкорт теленең аңлатмалы сүзлегендә һәм “Башкорт мифологиясе” сүзлегендә чагылыш таба.
Мифологиягә мөнәсәбәте булган 500ләп сүз аңлатмалы сүзлектә аерым мәкалә рәвешендә чагылыш тапты. Мифологик персонажлар (Аждаһа), урын (Каф тавы), хайван (Борак), гамәл (Арбау) һәм башка атамалар, исемнәр шунда керә. Якынча исәпләүләр күрсәтүенчә, 500 мифологеманың 42сенең Ислам мифологиясенә мөнәсәбәте бар. Шулар арасында Алла, Алиһә, Җен, Дөлдел, Борак, Иблис, Шайтан һәм башка мифонимнарны билгеләп үтәргә кирәк. “Башкорт мифологиясе” сүзлегенең мифологик лексикасына килгәндә исә, анда 140тан 18 берәмлек, ягъни атамаларның 8 проценты Ислам мифологиясенә карый. Чагыштыру өчен: Алла — Аллаһы, Газраил, Гайшә-Фатыйма, Иблис, Адәм, Җен, Җәннәт һәм башкалар. Санап үтелгән һәм шуңа охшаш исемнәр, һичшиксез, башкорт теленә Ислам белән бергә үтеп керә һәм Ислам мифологиясенә карый. Шул ук вакытта аерым мифонимнар башкорт телендә һәм мифологиясендә шулкадәр эшкәртелгән ки, саф мөселман мәгънәсеннән тыш, алар яңа төшенчәгә ия була. Күп кенә мифонимнар башкорт мифологиясенең бөтенләй башка персонажларын аңлата башлый. Әлеге мәкаләбездә без шушы даирәдәге ике мифонимга гына тукталып үтәбез.
Җен. Мөселман мифологиясендә җеннәр Аллаһ ялкыннан, ягъни “саф уттан” яраткан явыз рух булып тора. Шуңа күрә җеннәр — ут яки һавадан торган җан ияләре. Җеннәрнең кайберләре — Мөхәммәт пәйгамбәргә, икенчеләре Иблискә хезмәт итә. Алар теләсә нинди төскә керә ала. Башкорт мифологиясендә Җен мифологик персонажы мөселман җененнән шактый аерыла. Башкортлар сөйләвенә караганда, Җен рухлары кешеләр кебек үк яши, аларның гаиләләре, балалары, сыер һәм сарык көтүләре була. Җәйләрен Җен рухлары — тирмәләрдә, кышларын ташландык йортларда, каралтыларда яши. Җеннәр күченеп киткәндә шау-шу, балалар елаган һәм өлкәннәр кычкырган тавышлар ишетелә. Мисал өчен: “Авылдан өч чакрым ераклыкта бәрәңге чыгара идек. Бервакыт көндезге икеләр-өчләр тирәсендә көчле тавыш ишетелә башлады. Ул бездән 100-115 метр ераклыктагы урман аша авыл ягына юнәлде. Машина гөрселдәве, җыр, музыка, кешеләрнең кычкырып сөйләшүе, бала елавы, балалар тавышы, ат кешнәве, сыер мөгерәве, эт өрүе, арба шыгырдавы кебек һәрберсе аерым-ачык ишетелгән өннәрдән тора иде ул. Барыбыз да аягүрә басып тыңлап озаттык. Әтием: “Җеннәр күченде”, — диде. Кайтканда юлларны карадык, бернинди дә эз күрмәдек”.
Башкортларның күзаллавынча, Җен рухлары, гадәттә, кешеләр белән аралашудан, очрашудан кача. Ләкин кайвакыт, бигрәк тә кояш баеганда, төнлә җеннәр кешеләр белән элемтәгә керә. Алар кешеләргә авыру, бәхетсезлек һәм үлем җибәрә. Тел материалы да шул турыда сөйли. Аерым алганда, Җен сугу, Җен кагылу, Җен сугылу, Җен тоту сүзтезмәләре җеннең явыз, мәкерле гамәлләрен дәлилли. Ул үзенең сугуы, кагылуы, тотуы белән кешегә чир-авыру алып килә. Мондый чирләр, гадәттә, мылтык ату, йортка ат, кара кәҗә бәтиләре алып керү, авыруны артыш агачы белән төтәсләү, им-том итү һәм өшкерү белән куыла.
Башкортларның аңлавынча, явыз Җен яңа туган балалар, аналар һәм ялгыз кешеләргә куркынычлы. Җеннәр, беренчедән, балалар белән уйнарга ярата (Җен уены), икенчедән, аларны алмаштыра ала (Җен алмаштыру). Нәтиҗәдә балалар авырый һәм үлә. Җеннәр балага зыян китермәсен һәм алмаштырмасын өчен, аларның мендәре, урын-җире астына пычак, кайчы салалар. Бишекләренә үзләре табынган хайваннарның тырнакларын, йонын яки башка шундый бөтиләрне тагалар. Яңа бала тапкан хатыннарга Җен өзлегү җибәрүе белән куркынычлы.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, Җен рухлары ялгыз кешеләргә аеруча хәвеф-хәтәр тудыра. Җеннәрнең кешегә оялавы, аның белән бергә яшәве ихтимал (Җен ияләшкән, Җен оялаган). Җен ияләшкән кешеләр тиз арада сула, чиргә сабыша һәм тиздән дөнья белән хушлаша.
Башкортларның әйтүенә караганда, җеннәрнең исемнәре дә була. Мисал өчен, Әнәч, Бикә җен исемнәре дип исәпләнә.
Җен рухлары турында сүз алып барганда башкорт мифологиясендә, мөселман мифологиясеннән аермалы буларак, аларның мәкерле, явыз җан иясе булуын билгеләп үтәргә кирәк. Шунысы да кызыклы: бу сыйфатлары белән алар, мөселман җеннәреннән аермалы буларак, төрки телле халыклар — казах, төркмән һәм үзбәк мифологиясендәге җен-пәриләр белән якынлаша. Бәян ителгән фактлар җен дигән гарәп атамасының башкорт һәм югарыда санап үтелгән телләрдә мөселман рухын гына түгел, Исламга кадәр булган башка мифик персонажны билгеләү өчен дә кулланылуы турында сөйли. Кайбер сыйфатлары аны явыз Албасты, Бичура һәм Пәригә якынлаштыра. Шул ук вакытта җеннәр кайбер сыйфатлары белән хуҗаларына (ияләренә) якынлаша. Чагыштыру өчен: Мунча иясе һәм Мунча җене.
Шайтан. Мөселман мифологиясендә теләсә нинди төскә керә һәм кешене хакыйкать юлыннан читләштерә алган Иблис, аерым алганда, Шайтан, оҗмах бакчасына керә һәм Адәм белән Һаваны “тыелган агач” җимешләрен татып карарга мәҗбүр итә. Кешеләр шушы гөнаһлары өчен җиргә куыла.
Башкорт мифологиясенә килгәндә исә, андагы мифологик персонаж мөселман Шайтаныннан шактый аерыла. Беренчедән, башкорт мифологиясе Шайтаны — нигездә, хатын-кыз йөзенә ия булган рух ул. Шул ук вакытта Шайтан гадәттәге хатын-кыздан тояклы булуы белән аерылып тора. Кайвакыт Шайтан кечкенә кызчык, кара кәҗә бәтиләре, мәче, елан, сыер рәвешендә булуы ихтимал.
Башкортларның күзаллавынча, Шайтан мифологик персонажлары гаилә белән яши, аларның балалары була, алар туй һәм башка төрле бәйрәм-табын коралар. Лексик материал да шул турыда сөйли: Шайтан баласы, Шайтан туе, Шайтан алыштырган бала.
Башкорт телендә күп кенә терминнар, фразеологик тезмәләр, мәкальләр һәм әйтемнәр Шайтан сүзе белән бәйле. Бу әлеге атаманың үзләштерелгәнлеген дәлилли. Мисал өчен: Шайтан арбасы, Шайтан оясы, Шайтан туе, Шайтан таягы, Шайтан баласы, карт Шайтан, Шайтан алгыры, Шайтан тырнагы, Шайтан ияләшү. Югарыда китерелгән лексик материал мөселман мифологик персонажының башкорт мифологиясе җирлегендә шактый үзгәреш кичерүен исбатлый.
Бәян ителгәннәргә йомгак ясап, Ислам мифологиясе башкорт мифологиясенә билгеле йогынты ясаган, дип әйтергә мөмкин. Әмма ул башкортларның аннан алдагы диннәрен һәм инануларын юкка чыгара, тамырын корыта алмаган. Башкортлар Аллаһы исеме белән беррәттән яки аның урынына еш кына Тәңре, Ходай дигән атаманы куллана. Бу фактлар мөселман персонажларының башкорт мифологиясендә эшкәртелгәнлеге, үзләштерелгәнлеге турында сөйли. Билгеле атама артында еш кына бөтенләй башка мифологик образлар тора. Башкорт мифологиясенең үзенчәлеге дә нәкъ шунда.
Читайте нас: