+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2008, 03:00

Компьютерларның “салкын сугышы”

Руслан окулист яныннан кара кайгыга батып чыкты. Ничек инде ул, бишенче сыйныф укучысы, күзлек киеп йөрергә тиеш? Әти-әнисе дә кими аны. Нәрсә булган соң? Бәлки, сәбәп былтыр туган көненә бүләк ителгән компьютердадыр? Бөтен сыйныфташларында булгач, ул да көтеп алган бәйрәменә нәкъ шул каһәрне теләде шул... Әйе, элегрәк мәктәп укучыларыннан: «Сезнең нинди дусларыгыз бар?» — дип сорасалар, алар сыйныфташларын санагач Акбайларын, Кешаларын һәм велосипедларын атарлар иде. Хәзер исә һәммәсе диярлек җавабын Руслан кебек шәхси компьютердан башлаячак.

Студентлар, урта яшьтәгеләр турында сөйлисе дә юк. Җан башына туры килгән компьютер саны буенча Европаның «карлик-дәүләте» Сан Маринога тиңнәр юк. Биредә 1000 кешегә 727(!) компьютер туры килә. Арытаба АКШ (554), Швеция (506), Дания һәм Швеция (501 һәм 491), икенче, өченче, дүртенче, бишенче урыннарны били. Шунысы сәер, дөнья электроникасы, кибернетикасы үзәге саналган Япония (314) нибары егерме беренче урында гына. Ә бит аларда һәркемгә компьютер сатып алу да бары тик теләккә бәйле. Русия (43,59) 78нче баскычта булса да, лидерлыкка омтыла. 2004 елда гына илдә 683 миллион долларлык бер миллион чамасы компьютер үз хуҗасын тапкан.
Без техника могҗизасы ярдәмендә туйганчы музыка тыңлыйбыз, кинолар карыйбыз, төрле программалар кулланып, монитор кысаларында мәһабәт йортларның проектларын һәм тагын әллә ниләр эшлибез. Сабыйларыбыз «Терминатор» яки башка фантастик кино геройлары белән бергә Җир шарының язмышы өчен көрәшә. Ләкин болар “медальнең алгы ягы” гына. Компьютерның зыяны турында да белергә тиешбез...

«Сәламәт” утыру рәвеше

Һәр кеше өчен дөньяда иң кадерле нәрсә, әлбәттә, сәламәтлек. Компьютерлар Ходайдан бирелгән бу байлыгыбызга кул сузмыймы? Мониторга сәгатьләр буе керфек какмыйча карап утыру нәрсәгә китерергә мөмкин? Американың Эмори университеты табиблары тикшерү үткәргән. Алар вазыйфалары таләп иткәнгә атнасына 15 сәгатьтән артык компьютер артында утыручыларны күзәткән. Тикшерелүчеләрнең 40 проценты үзләрен начар хис итүләрен әйткән. 21 процентында экранга озак текәлеп утыру аркасында килеп чыккан төрле чирләр ачыкланган. Күпчелегенең күзе начарланган. Авырулар арасында хатын-кызларның күбрәк булуы да игътибарга алынган. Галимнәр фикеренчә, атнасына 20 сәгатьтән артык монитор артында утыручыларга авырый башлау куркынычы яный. Ком тулган кебек күзләр яшьләнә, бер сурәт икәү булып күренә башлый, баш авырта. Без мондый күренешләргә артык зур игътибар бирмибез. Күзләребезне, битне салкын су белән юып, янә эшебезне дәвам итәбез. Соңрак кына офтальмологка мөрәҗәгать итәбез. Баксаң, дөнья табиблары бу бәлаләрдән җәфа чигүне “компьютерный зрительный синдром” дип атый икән. Ел саен Җир шарында бер миллион кешегә шундый диагноз куела. Русиядә дә хәлләр шәптән түгел. Чөнки бездә иске типтагы мониторлар, сыек кристаллы, аз зыянлы яңаларына караганда һаман да бик күп файдаланыла. Иске монитор дигәннән, 1998 елда чыгарылганнарын һәм “Low Radiation” дигән язмалыларын чыгарып ташларга ашыгыгыз. Чөнки аларның электромагнит нурланышы шактый көчле. Компьютерны даими кулланган күп кенә фирмаларда, компанияләрдә сәламәтлек саклау өчен иң гади таләпләр дә үтәлми. Мәсьәлә җитди контроль сорый. Кемнеңдер кесәсен калынайту өчен кемдер сукраерга, бөкрәергә тиеш түгел бит.
Уфа күз авырулары фәнни-тикшерү институты балалар консультация бүлекчәсе җитәкчесе Эля Хөснетдинова мәгълүматлары буенча, бирегә 2005 елда — 3271, 2006 елда — 4072, 2007 елда 4093 үсмер мөрәҗәгать иткән. Алар ерактан начар күрә башлаган. Күпчелеге озак компьютер артында утыргач үзен начар хис итә башлавына зарланган. Кем гаепле? Әти-әниләрме? Әллә көннән-көн глобальләшкән җәмгыятьме? Бүлекчәнең табибы Ләйлә Рәхмәтуллина фикеренчә, заман балаларына 40 мең сумлык компьютер түгел, чагыштырмача арзанлы туп яки чаңгы кирәк. Спорт белән шөгыльләнүчеләрнең арка мускуллары ныгый һәм алар өстәл артында утырганда да бөкрәйми һәм күзе бозылмый икән. Ничек кенә булмасын, бу мәсьәлә җитди караш таләп итә. Чөнки бүген Җир шарында бер миллиард чамасы (кешелекнең 20 проценты) ерактан начар күрүче исәпләнә. Киләчәктә аларның саны артуы яисә кимүе үзебезгә бәйле. Иң элек балаларыбызда өстәл артында бөкрәеп утыруга түгел, саф һавага, спортка сөю тәрбиялик. Калганын КҮЗ КҮРЕР.
Озак вакытларны утырып үткәрү умыртка баганасына да зарарлы. Башлыча өлкәннәр интегә торган остеохондроз соңгы елларны юкка гына яшәрдемени? Башкортстанны мисалга алыйк. БДМУ, БДУ, УДАТУ студентлары — компьютердан йоклаган чакта гына аерылучы яңа буын. 2005 елда аларның 2082сендә, 2006 елда — 2705ендә, 2007 елда 2681ендә сөяк-мускул системасы авырулары ачыкланган. Мондый төркемгә остеохондроз, артроз һәм башка афәтләр керә. Белгечләр бу хәлдә компьютерларның гаебе зур, ди.

WWW.RU

Интернет челтәренең әһәмияте турында бүген күпләр дан җырлый. Әйе, алар укучыларга белемнәрен камилләштерергә булышлык итә. “Мәгариф” гомумдәүләт программасы да югары технологияләрне үзләштерүгә зур игътибар бирә. Аның кысаларында мәктәпләр бу “могҗиза”дан файдалана алу бәхетенә иреште. Интернет аша гомерлек ярларын табучылар да шактый. Ләкин шул ук вакытта теләсә нинди — акча суыруга, тайгак юлга бастыруга, бозуга корылган сайтларны актарып, эшен, ачыгуын, хәтта үз исемен онытып монитордан көннәр буе күзен алмаучылар да күп. Мисал өчен «Сыйныфташлар” сайтын көн саен 3,1 миллион кеше ачып карый. “Челтәр” алдап-йолдап ләззәт алырга өндәгән фәхишәне хәтерләтә. Интернет буенча сәяхәт итә башласаң, тиз генә чыгармын димә. Әлеге күренешне беренче булып 1990 елда АКШ психотерапевтлары ача. Аларга дәрәҗәле фирмаларның менеджерлары эшчеләренең үз-үзен сәер тотышын аңлатуларын сорап мөрәҗәгать итә. Эш сәгате бетәр алдыннан компьютерга текәлеп, үз алларына куелган максатларына тулысынча ирешәлми башлаучыларга «интернет-бәйлелек” диагнозы куела. Кешене реаль тормыштан йолкып алучы наркомания, алкоголизм, тәмәке кебек афәтләр сафы тулылана.
Интернеттан файдаланучылар саны буенча Русия (10,8 миллион) дөньяда 14нче урында. Ләкин бу чик түгел, ә лидерлыкны яулауның башы гына.
Әйткәндәй, яшь буынны Интернетка “бикләүдә” җәмгыятьнең дә роле зур. Бүген күп кенә китапханәләр үз хәзинәләрен махсус сайтка күчерә. Димәк, хәзер берәр китап уку өчен каядыр барасы юк. Бары тик клавиатурада тиешле адресны җыю да җитә. Хәзерге заманда шулай көннән-көн ныграк җитешмәгән вакытның азрак сарыф ителүе, әлбәттә, куанычлы. Ләкин галимнәр китапның үзен укырга чакыра. Алар фикеренчә, китап белән мониторга багып танышу күзләр өчен авырга төшә икән. Тагы бер мәсьәлә. Кызыклы, мавыктыргыч «мәгълүматлар дөньясын” ачу белән күп очракта безгә нәрсә кирәклеген дә онытабыз. Катлаулы мәсьәләләрнең чишелгән вариантын, әзер иншалар, рефератлар, диплом эшләре тәкъдим иткән Интернет иҗади фикерләү сәләтебезне киметә. Бу дөньяга карашы формалашып бетмәгән мәктәп укучылары өчен аеруча зарарлы.
Глобаль челтәр комарлы уенның үсешенә дә булышлык итә. 1997 елда Интернет аша сайтта уйнаучылар — 300 миллион, 2002 елда — 2,6 миллиард, 2004 елда 6,4 миллиард долларыннан колак каккан. Соңгы елларда әлеге саннар бигрәк тә Русиядә үсәргә мөмкин. Чөнки “бер куллы бандитлар” махсус зоналарга сөрелгәч, халыкны алдарга күнеккән “кара малтабарлар”, юкара башлаган кесәләрен калынайтуның башка юлын эзли башлады. Һәм таптылар. Мисал өчен, бүген Уфа шәһәрендә генә адым саен “Интернет-кафе”, “Интернет-бар”, “Интернет-клуб” дигән язулар эленгән урыннар күп. Берсенә кереп карадым. Биредә дистәгә якын компьютердан сайт аша уйнап булса да, Интернетка кереп булмый иде. Ә калганнарында хәлләр ничек икән? Әлеге мәсьәлә белән кызыксынучылар булмавы аяныч.
Бүген күп кенә галимнәр глобаль челтәр тоткынлыгына эләгүчеләргә ярдәм итү юлын эзли. Шуларның берсе — Брэтфордтагы Питсбург университетының психология профессоры доктор Кимберли С. Янг. Ул оештырган “Интернет-бәйлелек белән интегүчеләргә ярдәм итү үзәге” дөнья психологлары белән тәҗрибә уртаклаша.
Әйе, заманы шундый булгач, Интернетка каршы көрәш игълан итеп булмый. Шулай да шәхесебезне «йоткан” әлеге нәрсәдән дә чамасын белеп файдаланырга кирәктер.

Cин – Наполеон,
Мин – Сталин...

Хәзер мәктәпләрдә тәнәфес вакытында укучылар тиз-тиз генә нәрсәдер алмаша. Кулына чираттагы уенны алучының күзләре яна, йөрәге дөпелди башлый. Аңа хәзер Тукайның “Шүрәле”се дә, Ньютон законы да кызык түгел. Башында бары тик бер уй — тизрәк өйгә кайтып, компьютер артына утырырга. Мондый үсмерләр, гадәттә, наркоманнар сыман реаль тормыштан читләшә. Алар элегрәк футбол белән саф һавада, яшел үләндә, чын туп тибеп шөгыльләнсә, хәзер монитордагы җансыз манекеннарга идарә итеп, “йолдыз”ларга әверелеп, төрле чемпионатларда катнашып вакыт уздыра. Уеннарның “тәрбияви” әһәмиятенә бәйле бер генә мисал. “ГТА” дигәне яшь буын арасында иң киң таралганы санала. Биредә төп герой чын мәгънәсендә талау белән мәшгуль. Иң элек урамда бер машинаны туктатып, хуҗасының түбәсенә биреп, руль артына үзе утыра. Сырлы таяк болгаучы хокук сакчысына да эләгә. Ә “герой”, ушсыз яткан милициянең пистолеты белән коралланып, арытаба “батырлыклар” ясавын дәвам итә. Вата, җимерә, ата, суя... Мондый уен формалашып бетмәгән мигә йогынты ясамый дисезмени? Дөньяны тетрәндергән коточкыч вакыйгаларга игътибар итик. Былтыр Финляндиянең Туусула шәһәрендәге үсмер ике укучыны һәм мәктәп директорын атып үтерде. Бу адымга ул җитди әзерләнгән. Ә Нидерландиянең бер белем учагында тәрбияләнүче мәктәп ашханәсендә биология укытучысының маңгаена ау мылтыгы терәп аткан. Бу вәхшилекләрдә “ГТА” эзе сизелмимени? Әллә таш бәгырьле алмаш үсеп киләме? Немец галиме Матиак Клаус үткәргән тикшерүне бу сорауларга җавап итеп китерергә мөмкин. Ул “сугыш” уеннары белән мавыгучыларның “салкын канлылыгына” шаккаткан. Кискен вакыйгалар вакытында аларның миендәге игътибар, сөйләм, хәрәкәт өчен җавап бирүче өлешләр генә активлашкан. Шул ук вакытта бернинди хис-тойгылары да сизелмәгән. Димәк, алар виртуаль дөньяда канкоешка тәмам күнеккән. Озак уйнауның тупасландыруы да күптән дәлилләнгән. Компьютер уеннарының зыяныннан башка файдасы юкмыни? Әлбәттә, бар. Махсус, үстерүгә юнәлтелгәннәре балаларны психологларга караганда тизрәк сөйләшергә өйрәтергә сәләтле. Санарга, ятларга булышлык итүчеләре дә байтак. Кыскасы, компьютерны максатлы файдаланганда ул бездә төгәллек, дөреслек, пунктуальлек, җыйнаклык һәм башка асыл сыйфатларны тәрбияли ала. Бары тик катлаулы технология ярдәмендә генә күрә, ишетә, сөйләшә, йөри алучылар да күп.
Югарыда телгә алынганнар компьютерларга бәйле мәсьәләләрнең бер өлеше генә. Бәхәсне дәвам итәргә мөмкин. Мәсәлән, банкларны Интернет аша талаучы, Пентагонның хәрби серләрен ачучы “хакерлар”, кыйммәтле мәгълүматларны юкка чыгаручы “вируслар” һәм башка бик күп проблемаларны хәл итү өстендә байтак программистлар эшли. Ләкин алар вакыт, техника үсешен “йөгәнли алмый”. Бәлки компьютерлар акрынлап бәйсезлек яулый башлагандыр? Кешелеккә үзенең ачышлары өчен бик югары хак түләргә туры килмәгәе...


Читайте нас: