+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2008, 03:00

Калмашбаш тарихчысы

Фәнгә бирелгән авыл укытучысы эштән бүленмәс өчен хәтта сыерын дә бетерәТатар тарихы буенча докторлык диссертациясе якларлык хезмәт язган кешене Чакмагыш районының Калмашбаш авылында очратырмын дип һич кенә дә уйламаган идем. Күренекле тарихчы һәм журналист Марат Ахунов белән танышуыбыз очраклы гына булды. Самавыр-колонка турында мәгълүмат җыйганда Калмашбаш чишмәләре тарихы турында сүз чыккач, авылдашлары бертавыштан: “Белсә, Марат кына беләдер. Аннан сорагыз”, — дип әйтеп куйдылар. Әңгәмәдәшем Калмашбаш чишмәләре тарихыннан гына түгел, гомум татар тарихыннан да хәбәрдар булып чыкты.



Марат Ахунов шушы авылда туып-үскән. Тарих белән кызыксынып китүе нәселдән. Аның әти-әнисе дә, картәтисе-картәнисе дә тарихи белемнәре ягыннан башкалардан бер башка өстен торганнар. Алардан ишеткән-күргәннәрен Марат һәрвакыт куен дәфтәренә теркәп барган. Баштарак ул моңа балачак мавыгуы итеп кенә караган. Шуңа да Башкортстан дәүләт педагогия институтының тарих түгел, ә физика-математика факультетына укырга кергән. Икенче курстан ныклап тарих белән кызыксына башлаган. Беренче фәнни мәкаләсе Кырым татарлары тарихына багышланган. Бу шөгыль Маратка шулкадәр ошап киткән ки, ул Кырым татарлары тарихы белән генә чикләнмичә, Казан ханлыгы, Болгар чорын тикшереп, кызыклы нәтиҗәләр ясаган. Шушы еллар дәвамында ул Үрнәк һәм Калмашбаш мәктәпләрендә, Чакмагыш һәм Яр Чаллы заводларында, БР Мәгариф министрлыгында эшләргә, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында икенче югары белем алырга өлгергән.
Марат Ахунов гомумтатар тарихын Мәгариф министрлыгының методик бүлегендә эшләгән чорында ныклап өйрәнә башлый. Уфа белән Казан юлына да тузан төшерми. Тик язмышның бер сынавы Ахуновларның шәһәрдә матур гына көйләнеп килгән тормышын үзгәртергә мәҗбүр итә. Уллары Айрат авырый башлагач, алар авылда төпләнергә була. Моннан унбиш ел элек Калмашбаш авылында зур, иркен йорт салып керәләр. Ахуновларның икесе дә мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Бәхеткә, уллары Айрат та савыгып аякка баса.
— Ул вакытта Айратның чирләп китүе очраклы хәл булгандырмы-юктырмы, әмма бүген килеп авылга кайтып төпләнүемә шатланып бетә алмыйм. Авыл авыл инде ул, һавасына кадәр җанга шифа. Биредә шәһәрдәгедәй ыгы-зыгы, этеш-төртеш юк. Авыл яшәр өчен дә, иҗат итәр өчен дә кулай урын, — ди Марат абый.
— Татар тарихын язган кешегә авыл тар түгелме соң?
— Юк, нишләп тар булсын? Монда күченеп кайтканчы мин тарих буенча шактый бай китапханә җыеп өлгердем, шуларны бергә туплап, китап итеп кенә эшлисе калган иде. “Татар тарихыннан” китабын 30 ел яздым. 28 ел материаллар җыярга, ике ел баш күтәрмичә китап язуга китте. Ул иганәчеләр ярдәме белән Татарстанның Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшриятында дөнья күрде. Китап татар халкының формалашуына багышланып, анда дәүләтчелегебезнең Хазар, Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорлары тарихы яктыртыла. Дәүләтләрнең административ-территориаль бүленеше, халыкның социаль составы кебек мәсьәләләр карала, — ди автор.
Институтта Марат Ахуновка бу китап белән докторлык диссертациясе яклап булачагын әйтәләр. Тик башта кандидатлык диссертациясе якларга кирәк икән. Мисалга, бер авыл тарихын язарга киңәш итәләр. Башы-аягы белән тагын эшкә чума Марат Габделислам улы. “Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына”, дигәндәй, беркөнне үзе кайчандыр мәктәп директоры булып эшләгән Үрнәк авылы кешеләре ишек шакый. Мәчет ачылу уңаеннан авыл тарихы турында китап чыгармакчылар, шуны язуны Маратка тапшырмакчылар икән. Ике дә уйламый эшкә тотына тарихчы. Ике ай эчендә китапны әзерләп тә өлгертә. Арытаба башкалар да үз авыллары тарихын язуны сорап мөрәҗәгать итә башлый. Нәтиҗәдә, иганәчеләр ярдәме белән өч елда өч китап чыгарып өлгерә Марат Ахунов. Үрнәктән соң, Яңа Балтач һәм Калмашбаш авыллары тарихын яза. Әле Каръяуды авылының тарихын язу белән мәшгуль.
— “Татар тарихыннан” китабы теләсә нинди авыл тарихын язар өчен җирлек булып тора. Шуңа авыл тарихларын җырлап кына язам, — ди ул.
“Җырлап кына язам” диюе үз шөгыленә мөкиббәнлегеннән генә киләдер. Чөнки тарих язуның энә белән кое казуга тиң эш икәнлеге күпләргә мәгълүм. Тормыш иптәше Зөлфирә апаның сүзләренә караганда, илһамы килсә, Марат абый туктаусыз 24 сәгать буе эшләргә мөмкин икән. Күбрәк төнлә яза.
— Бер авыл картасын ясау өстендә берәр ай утырган чаклары бар. Аның түземлегенә, миллиметрлап үлчәп карта сызып утыруына гаҗәпләнеп һәм сокланып бетә алмыйм. Үз эшенә бирелеп китсә, минем эндәшкәнне дә ишетми. Маратка эшләргә шартлар булсын дип, сыерларны да бетердек хәтта, — ди Калмашбаш мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучы Зөлфирә апа.
Авыл тарихына багышланган китаплар, гадәттә, фәлсәфәле кереш белән ачыла. Арытаба топонимнар, авылның төзелеше, тарихы турында бай мәгълүмат бирелә, риваять-легендалар китерелә. Китапларда шактый урынны шәҗәрәләр алып тора. Бер сүз белән әйткәндә, авылның үткәне һәм бүгенгесенә тулысынча байкау ясала.
Марат абый тарих белән кызыксынуын нәселдән килә, ди. Бу уңайдан Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында эшләүче энесе Айдар да, медицина университетының аспирантурасында укучы кызы Гөлшат та, педагогия университеты информацион технологияләр факультеты студенты улы Айрат та тарих белән ныклап кызыксыналар, фәнни мәкаләләр язалар. Буыннар бәйләнешенең дәвам итүенә турыдан-туры ишарә ич бу.



Читайте нас: