+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2008, 02:00

Ялтада татар әдибен онытмыйлар

Татар халкының бөек улы Галимҗан Ибраһимовның туганнан туган оныгы Марат Ибраһимов моңача ишекләре беркемгә дә ачылмаган архивларга керү әмәлен табып, яшерен фондларда данлы бабасының язмышына бәйле мәгълүматлар белән танышты, әдипнең соңгы 10 ел гомере үткән Ялтада да эзләнү эшләре алып барды. Ә Марат әфәндегә бу шөгыль әтисеннән — 1967 елда үзләренең нәсел шәҗәрәсен беренче булып төзегән, заманында СССР Журналистлар берлеге әгъзасы булган Габделхак Газизҗан улы Ибраһимовтан (1905-1980) васыять булып калган.


Марат Ибраһимов берничә ел элек Ялта шәһәренә һәм андагы “Акчура” татар җәмгыятенә дә үз табышларыннан өлеш чыгарган иде. Г. Ибраһимов турындагы архив документларын һәм аның фоторәсемнәреннән торган 8 планшетлы экспозиция бүләк итте. Шәһәрдә әдип яшәгән ике йорт сакланган (Халтурин урамы, 5 һәм Боткин урамы, 23 — монысында аны кулга алганнар).
“Акчура” җәмгыяте, аеруча аның активистлары Станислав Мәкъсут улы Нәвретдинов, Рәйсә Гомәр кызы Шәрипова-Алексеева юллавы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән быел августта Халтурин урамының 5нче йорты диварына классик язучының барельефы белән тактаташ куелды. Бу уңайдан оештырылган тантанада шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Николай Кропин, Русия Федерациясенең Кырымдагы вәкиллегенең җаваплы хезмәткәре, Татарстан кунаклары, татар милли хәрәкәте активистлары, Г. Ибраһимовның кардәшләре катнашты. Әйткәндәй, бүген Кырым ярымутравында әдипнең ике якын туганы — Ильяс Ибраһимов белән Асия Миңнегалиева яши.
Марат Габделхак улы туган-тумачалары исеменнән чыгыш ясап, Г. Ибраһимовка күрсәтелгән хөрмәт өчен шәһәр җәмәгатьчелегенә, җирле татарларга зур рәхмәт белдерде. Ул шулай ук 2012 елда язучының тууына 125 ел тулуга багышланган юбилей чараларының кайберләрен Ялта шәһәрендә үткәрү тәкъдиме белән чыкты.
Читайте нас: