+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2008, 02:00

Төшләремә керә каһәр сугыш, Төшләремә керә Кандагар...

Яугир-интернационалистлар турында хәстәрлек.Кичә Республика йортында Башкортстан Республикасы Президенты М. Г. Рәхимов БДБ илләре Хөкүмәт башлыклары Советы каршындагы Яугир-интернационалистлар эшләре комитеты рәисе, Советлар Союзы Герое Р. С. Аушев белән очрашты. Уфага ул Башкортстан Республикасында 2008-2010 елларга “Сугыш ветераны гаиләсе” гуманитар максатлы программасы белән таныштыру өчен килгән иде.


Очрашу вакытында М. Г. Рәхимов һәм Р. С. Аушев республикадагы социаль-икътисади хәл турында фикер алыштылар. Руслан Аушев сүзләренә караганда, Башкортстанда соңгы елларда сизелерлек уңай үзгәрешләр күзәтелә. Әңгәмә барышында яугир-интернационалистларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү һәм савыктыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелде.
— Башкортстанда Әфганстан ветераннарына һәрвакыт кирәкле ярдәм күрсәтелә, алар дәүләтнең тиешле игътибарыннан читтә калмый. Бу Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән яисә террорга каршы чараларда катнашкан ватандашларыбыз өчен аеруча мөһим, — дип ассызыклады Р. С. Аушев.
Очрашуда Башкортстан Җәмәгать хәвефсезлеге ведомствоара Советы Секретаре А. И. Шабрин катнашты.

БР Президентының матбугат хезмәте.

Шул ук көнне Республика йортында Башкортстанда тормышка ашырылачак “Сугыш ветераны гаиләсе” максатлы программасының презентациясе үтте. Әлеге чарада Яугир-интернационалистлар эшләре буенча комитет рәисе Руслан Аушев, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Фидус Ямалтдинов, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, башка рәсми кешеләр катнашты.
— Башкортстанда ветераннарны, яугир-интернационалистларны, аларның гаиләләрен социаль яклау юнәлешендә күләмле эш алып барыла. Республика бюджеты исәбенә әфган сугышы ветераннарының пенсияләренә өстәмә түләнә, реабилитация үзәкләре эшли, канлы бәрелешләрдә катнашкан кешеләргә һөнәр алу, эшкә урнашу, торак шартларын яхшырту юнәлешендә тиешле ярдәм күрсәтелә. Бу уңайдан Башкортстан Республикасында “Сугыш ветераны гаиләсе” максатлы программасын тормышка ашыру аларның социаль яшәешен яхшыртуда янә бер мөһим адым булачак, — диде тантанада Фидус Ямалтдинов.
Үз чиратында Руслан Аушев та Башкортстанда ветераннарның, яугир-интернационалистларның, аларның гаиләләрен социаль яклау буенча алып барылган эшчәнлеккә югары бәя бирде.
— Программаны тормышка ашыру урыны итеп Башкортстанны сайлавыбыз очраклы түгел. Республикада ветераннар проблемаларына дәүләт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә. Бу уңайдан Башкортстан Президентының Башкортстан Республикасында “2008 елны “Гаиләгә социаль ярдәм елы” дип игълан итү турында” Указында ветераннарга ярдәм күрсәтү чаралары аерым пунктны алып тора. Биредә, шулай ук, ветераннар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче махсус оешмалар эшли. Иң ныклы үсешкән медицина учреждениеләре челтәре дә Башкортстанда, — диде Руслан Аушев, республикадагы эшчәнлектән зур канәгатьлек белдереп. Ул, шулай ук, “Сугыш ветераны гаиләсе” программасының үзенчәлекләре белән таныштырды.
Башкортстан Республикасы буенча “Сугыш ветераны гаиләсе” программасы Яугир-интернационалистлар эшләре буенча комитет тарафыннан республика Президентының “Башкортстан Республикасында 2008 елны “Гаиләгә социаль ярдәм елы дип игълан итү турында” Указы кысаларында төзелгән. Сугыш инвалидларына, һәлак булган яугир-интернационалистларның ялгыз калган ата-аналарына тәгаен ярдәм күрсәтү, аларның тормыш сыйфатын яхшырту, барлык дәүләт ведомстволары һәм хезмәтләренең, иҗтимагый оешмаларның һәм бизнесның берлектәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә бердәм реабилитация мохите булдыру, республикада социаль партнерлыкны үстерү әлеге программаның төп максатлары булып тора. Атап әйткәндә, программа кысаларында кыйммәтле һәм катлаулы протезлар сатып алуда, һәлак булган яугирләрнең гаиләләренә медицина ярдәме күрсәтү һәм медикаментлар белән тәэмин итүдә, реабилитация үзәгенә, яугир-интернационалистлар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат системаларының локаль челтәрен төзүдә тоемлы ярдәм күрсәтеләчәк. Бу максатта быел сентябрьдән киләсе елның сентябренә кадәр 6 миллион 650 мең сум үзләштерү планлаштырыла.
Чарада билгеләнүенчә, яугир-интернационалистлар һәм аларның гаиләләре тормышында мөһим әһәмияткә ия әлеге программаны БДБ илләре Хөкүмәтләре башлыклары Советы каршындагы Яугир-интернационалистлар эшләре буенча комитет, Сугыш ветераннары иҗтимагый комитеты, “Миротворец” хәйрия фонды, Башкортстанның Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, республиканың ветеран оешмалары тормышка ашырачак.
Тантанада, шулай ук, республиканың ветераннар, иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясап, Руслан Аушевка үзләренең теләк-тәкъдимнәрен, үтенечләрен җиткерде. Ахырда җитәкчеләр журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Руслан Аушев шулай ук тантанада катнашучы бер төркем чыгыш ясаучыга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шул ук көнне Руслан Аушев Уфа шәһәрендәге “Хәсрәтле ана” һәйкәленә чәчәкләр салды.
Читайте нас: