+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2008, 02:00

Әтиләр юлыннан без дә кыю үттек...

Безне кем дә булса озата бармады, юлга үзебез генә чыктык. Ярый ла ара якын, юл такыр булса, безнең авыл белән район үзәген бик биек Кырыкты сырты аерып ята. Аның куе урманнары, текә кыялары безнең ише бала-чаганың йөрәген кабындырып кына калмый, хәтта олы кешеләрнең дә буынын ала.


Зөһрә белән Фатыйма, мәктәптә шаян, кыю гына күренгән кызлар, тауга үрләгән саен җитдиләнә бара, алардан бер яшькә кече булсам да, мин — егет кеше бит әле, сер бирмәскә тырышам, тегеләрне дәртләндерәм: “Кырыкты түбәсендә өстәл зурлык тактаташ бар, шунда хәл җыеп, тамак ялгап алырбыз”, — дип өйрәткән булам.
Кызлар — җиденче сыйныфныкылар, мин — алтынчыдамын, әле Аскарга комсомолга керергә китеп барган көнебез.
Илле бишенче елның җәендә, тау-таш арасыннан егерме дүрт чакрым юл үтеп, комсомол булып кайттык. Билетны райкомның беренче секретаре Гали абый Гайсин кулыннан алдык.
Хәзерге яшьләр ничегрәк фикерлидер, әмма шушы мәлләр хәтер дәфтәренә мәңгегә уеп язылган сыман. Гаҗәп, ләкин пионерга, комсомолга алыну минем өчен партия сафына керүгә караганда да яктырак тәэссоратлар калдырган. Күрәсең, балачак, үсмерлек еллары һәр вакыйганы да нурлыйдыр, аңа романтик төс бирәдер инде.
Шушы көннәрдә илебездә комсомол оешмасы төзелүгә туксан ел тула. Календарьдагы бәйрәмнәр исемлегеннән төшереп калдырылган, сәяси һәм иҗтимагый тормыштан югалган бер оешманың вакыт тузанын кагып утыру да бәлки, урынлы да түгелдер, әмма кеше хәтерен еллар һәм сәяси шартлар гына кисеп ташлый алмый. Гомумән, тарих алдына һәр мәлдә дә баш киемен салып басарга кирәк. Кемдер үткәнне онытырга, тарихны кабаттан язарга теләсә дә, без узган заманнарда файдалы да, сабак алырлык та күп нәрсәләр калдырганбыз. Күпләребезнең язмышы әнә шул тарих белән бәйләнгән. Шушы хакта уйланганда үз-үзең белән качыш уйнарга да, мин ул тарихка кагылмый үттем, дип ышандырырга да ярамый.
Без шул комсомол яшьлеге белән гомер кичердек һәм бакый иленә дә яшь йөрәк белән күчәрбез, ахры. Гомеребез таңы белән киче арасында илнең иң зур яшьләр оешмасының идея һәм принципларын мыскылга алу да, яшьләр хәрәкәтен теге яки бу рәвештә янә терелтергә маташу да һәм, ниһаять, оныту да ята. Әлбәттә, хәтта агачның агачы вакыт үтү белән корый, җимеш бирү түгел, яфрак та ярмый башлый. Аңа һава белән яктылык кына аз, тамырларга ризык та кирәк.
Бүгенге көн күзлегеннән комсомолның оештыру, идеологик һәм структур принципларына бәя биреп утыру — намус эше түгел. Бу иң колачлы яшьләр оешмасы, бәлки, үзенең чамасыз зурлыгыннан идарә итү тезгенен кулдан ычкындыргандыр? Икенче карашка, комсомол партиянең идеологик һәм оештыру постулатларын үтә төгәл кабатлау юлыннан китмәдеме икән? Алай булса, комсомолга партиянең күләгәсе булу язмышы гына калгандыр? Әмма бу риторик сорауларны мин хәзер үземә генә бирә алам һәм алар һичнәрсәгә дә йогынты ясамый.
Шулай да заманында яшьләр зур сәяси оешмасы булган комсомол турында битарафлык белән фикер йөртү мөмкин түгел. Яшьлек ялкыны, мавыктыргыч эшләр, эчкерсез омтылышлар комсомолны романтик төсләргә буяды. Билгеле булуынча, яшьләр союзы октябрь революциясеннән бер ел үткәч оештырылды, аңа революция башлыгы Владимир Ленин фатыйха бирде. Ул вафат булгач, оешма Ленин исемен йөртә башлады. Тагын ике елдан, ССР Союзы гамәлгә кергәч, яшьләр оешмасы ВЛКСМ исемен алды. Шушы исем белән ВЛКСМ туксанынчы еллар башына, СССР таркалып, аның төп сәяси институтлары беткәнче юл үтте.
Коммунистик идеология белән социалистик идеядә кеше күңелен яулап алырлык нәрсәләр күп. Андагы формализм, сүз һәм кәгазь колы булу, гади кешенең фикерен санга сукмау кебек күренешләр соңрак килде. Комсомол исә аларны кабатлады гына.
Идея мавыктыра алса, яшьлек ияреп китәргә әзер генә тора, аны озак үгетлисе түгел. Өстәвенә, ерак 20-40нчы еллардагы егетләр һәм кызлар ифрат беркатлы һәм хәйләсез булган икән. Партия, илнең сәяси җитәкчеләре яшьләрнең шушы сыйфатлары белән һәрдаим файдалана килде. Аларның хыялый кәефе, табигый дәрте яңгыравыклы лозунглар һәм якты киләчәккә вәгъдәләр белән “канатландырылды”. Әлбәттә, миллионнарча яшь кешенең үз ихтыяры белән хыял дөньясында яшәвенә һәм шул хыялларның җимерелә баруын күрмәвенә ышану авыр. Әгәр шушы тезисны чынга алганда, бу Магнитка белән Днепрогэсны төзүчеләрнең, чирәм күтәрүчеләрнең хезмәт батырлыгының ихлас күңелдән башкарылганлыгын шик астына кую, димәк, аларның истәлеген рәнҗетү булыр иде. Нәрсәгәдер мөкиббән ышанган кеше ниндидер идеяләр һәм идеологик кануннар турында уйланып бармый.
Еш кына мин үз-үземә шундый сорау да бирәм: “Комсомолны шулкадәр югары орденнар белән бүләкләүнең чын сәбәпләре нәрсәдә икән?” Уйласаң, андый бүләкләр эре оборона предприятиеләренең байракларына гына беркетелә торган иде. Эш яшьләрнең гаҗәеп эшчәнлегендә һәм каһарманлыгында гына түгелдер. Партия һәм хөкүмәт яшьләрне, шау-шулы чакыруларга күмеп, утка да кертте, бозга да ташлады, аларның фикерен игътибарга алып тормады, дөнья хәстәрлеген оныта килде. Магнитканың домна һәм мартен мичләрен, прокат станнарын корган яшь төзүчеләр адәм түзмәслек шартларда яшәгән. Мин инде чирәм җирләрне үзләштергән елларны хәтерлим. Илнең төрле тарафларыннан килгән яшьләр тәүдә палаткаларда һәм вагончыкларда, арытабан дистәләрчә ел дәвамында арлы-бирле салынган баракларда көн күрде. Шундый хәл БАМда да, эреле-ваклы башка төзелешләрдә дә кабатланды. Кешенең булмышы шулай: яшьлектә ул тормыш мәшәкатьләренә илтифат биреп бармый. Дәүләтнең синең яшәвеңне кискен онытуын аңлау гына авыр.
Тагын шунысы да гаҗәпләндерә: яңа сәяси властьлар комсомол турында истәлекләрне хәтердән җуярга никадәр генә тырышмасын, язмышы аңа кагылышлы кешеләр комсомол хакында тик горурлык һәм соклану белән сөйли. Мин дә шушы урында яшьлегебез бергә үткән Вазифа Байтурина, Исмәгыйль Габитов, Абрар Ярлыкапов, Юрий Маслобоев, Байкал Габитов, Сания Сәгыйтованың исемен хәтергә алыр идем. “Алар кемнәр иде, кемнәр булып олыгайды?” — дисәгез, һәрберсенә икешәр сүз белән генә тукталыйм.
Вазифа (без аны Зифа дип кенә йөрттек) — Баймак кызы, комсомол өлкә комитетыннан соң партиянең Уфа шәһәр комитеты секретаре, БАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары булып эшләде. Исмәгыйль — Бөрҗән егете, талип чагыннан ук комсомол секретаре булган, партия эшендә дә ифрат җаваплы вазыйфалар биләде, БАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы министры, Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе булды. Шөкер, әле дә сафта. Абрар — Хәйбулла егете, комсомол өлкә комитетының икенче секретаре булды, Иҗтимагый фәннәр академиясеннән соң КПСС Үзәк Комитеты аппаратында эшләде, туксанынчы елларда республиканың Мәскәүдәге даими вәкиле булып, соңыннан Ю. Лужков аппаратында департаментка җитәкчелек итте. Фән докторы. Юрий Кемерово өлкәсендә туган, комсомол, партия, профсоюз эшчәнлегенең һәр баскычын үткән, соңгы елларда социаль страховкалау фонды җитәкчесе булды. Байкал — Әбҗәлил егете, комсомол, партия мәктәпләрен үткәргәннән соң, аны Дипломатия академиясендә укытып алдылар, Венгриядә илчелектә эшләде. Әле Мәскәүдә яши. Һәм, ниһаять, Сания. Ул да Әбҗәлилнеке. Хезмәт юлы гел укытучылык белән бәйләнгән булса, комсомол эшенең уртасыннан чыкмады. Гомумән, иҗтимагый эш — аның стихиясе. Кырык алты ел мәктәптә математика укытканнан соң, быел гына тынычлангандай. Уфаның иң яхшы укытучылары исәбендә, Русиянең мәгариф алдынгысы, Башкортстанның атказанган укытучысы, Сорос премиясе лауреаты.
Я, комсомоллар бу тормышта югалып кала, дип хәзер кем әйтә алыр?
Әлбәттә, комсомолда да аппарат функционерларын рядовой комсомолецлар белән бутарга ярамый. Механизаторлар, талиплар, токарьлар, лаборантлар, малчылар комсомолга ихлас күңелдән, намуслы кешеләр берләшмәсенә керү җаваплылыгын тоеп керә иде. Гади комсомолецлар өчен әгъзалык билетыннан да кадерлерәк нәрсә булмагандыр. Мостай Кәримнең җәрәхәтле комсомол билеты музейда саклана. Мин дә, үземчә, комсомол билетларын алмаштырганда аларны истәлеккә калдыруларын үтенә идем.
Әгәр, могҗиза булып, комсомол әгъзаларын барлау форсаты чыкса, сафка берьюлы ничә кеше басар иде икән? Дистәләрчә түгел, ә йөзләрчә миллионнар. Кемдер, икеләнү белми, тәүге комбедлар һәм колхозлар өчен көрәшкән, икенчеләр эшче һөнәренә омтылган, сәхнәләргә чыккан, микроскоп аша нидер эзләгән, космоска үрләгән. Әбҗәлил районында беренче комсомол оешмасы безнең авылда төзелгән. Авылдашым Ләмиг Ниязголов бандитлар кулыннан ауган, икенче авылдагы Шәмигол Азаматов, хәрби очучы булып күтәрелгән җиреннән лагерьда гаип булган, Үтәгәннән Атаулла Игътисамов сугышның тәүге мәлләрендә үк орден алган, соңыннан Украинада партизаннар отрядын җитәкләгән, Ырыскуҗадан лейтенант Нуретдин Абдуллин Севастопольне яклап сугышкан. Һәм алар һәммәсе дә — комсомоллар, Александр Матросов, Миңнегали Гобәйдуллин, Муса Гәрәев токымыннан. Әйткәндәй, 11 мең Советлар Союзы Героеның 3,5 меңе комсомолец!
Үткәннәр турында уйлап алу — файдага гына. Без, комсомол үстергән кешеләр, әле тере икән, димәк, бүгенге көн хакында да фикер йөртәбез. Иңнәребезне еллар йөге басса да, без хәтергә тугры калабыз, димәк, үткәнне хәзерге белән бәйләп яшибез.

Читайте нас: