+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2008, 02:00

Аналарны хөрмәт иткән ил кодрәтле

Мәләвез районыннан бу көнне алты әни килгән иде. Йомак авылы мәктәбендә пешекче булып эшләүче Рита Булгакова белән әңгәмә кордык. Ул тумышы белән Авыргазы районының Тур-Усман авылы кызы. 1990 елда Йомак егете белән өйләнешеп, башта Стәрлетамак шәһәрендә төпләнгәннәр. Ләкин авыл үзенә тарткан, анда ун ел яшәгәч, Йомакка кайтканнар. Бүген биш сабыйны — Сәлимхан, Рифат, Гүзәл, Гөлназ, Гөлчәчәкне тәрбиялиләр.

— Мин үзем — дүрт, ирем алты балалы гаиләдә үстек. Шуңа да ничә бала табарга дигән сорау тормады. Күп булсыннар, дидек. Безнең 82 йортлык авылда иң күмәк гаилә без. Әле торак проблемасын хәл итәсе бар: сатып алып кергән йортны зурайтасы иде. Субсидиягә өметләнү бушка булды, яшегез узган, диделәр. Ә болай, шөкер, утка, суга льготалардан файдаланабыз. Балаларга Мәләвезгә юл бушлай, мәктәптә бушлай ашаталар, ике елга бер мәктәп формасы бирәләр, — диде Рита Фоат кызы. Шушы ук районның тагын бер чибәре Әлфия Сәйранова Әбет авылыннан килгән. Ул да күңелендәге шатлык-борчылулары белән уртаклашты:
— Былтыр йорт бетереп чыктык. Җиңел булмады, субсидия алырга без дә соңга калганбыз, сигез процентлы кредит тәкъдим иткәннәр иде, күтәрә алмабыз, дидек. Ирем Җиргән МТСында механизатор, мин өйдә генә. Шулай да кул кушырып утырмыйбыз. Минем уемча, тырышсаң, бөтен нәрсәгә дә өлгереп була. Әлеге көндә бик күп мал асрыйбыз, өч сыер савам. Былтыр тугыз баш суеп саттык. Шулай дөнья көтәбез.
Дөньясыннан да, балаларыннан да канәгать Әлфия ханым. Тик 110 йортлык авылда мәктәпнең 4 сыйныфка кадәр генә булуы, балаларның Нөгеш поселогына йөреп укулары гына борчый аны.
Туймазы районының Сәрдек авылы кызы, бүген Түбән Троицкийда гомер итүче, элемтә бүлегендә хат ташучы йөген тартучы Гөлчәчәк Миңнегалиева дүрт кызга, бер малайга гомер биргән. Барысы да музыка белән шөгыльләнә, яхшы укый икән. Күп балалы гаиләдәгеләр бер-берсен карап, ярдәмләшеп, туган җанлы булып үсә, дип билгеләде ул.
Гафури районының Толпар авылыннан килгән Шәмсия Шәяхмәтова моннан ун ел элек кенә авылларының бик начар хәлдә булуы турында әйтте. Хәзер биредә юл салынган, күпер төзелгән, яңа мәктәп ишекләрен ачкан, рәхәтләнеп яшәргә дә яшәргә, ди ул.
Гомумән, бу көнне республиканың 25 районыннан килгән әниләрнең Президентка әйтер сүзләре күп булды. Һәммәсе ихлас рәхмәтләрен җиткерде, сөенечләре белән уртаклашты, проблемаларына да тукталды. Президент аларны игътибар белән тыңлап, кызыксындырган сорауларын бирде, изге теләкләрен әйтте.
— Минем сезнең белән тагын очрашасым килә, балаларыгызны тугызга җиткерегез дә “ГАЗель” артыннан килегез, — диде Мортаза Гобәйдулла улы хушлашканда.
Читайте нас: