+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2008, 02:00

Алтын юбилей үткәрде алтын куллы кешеләр

Мәләвезнең мәдәният сараенда үткән юбилей тантанасына кадерле кунаклар — Президент Хакимияте, республика Хөкүмәте, Дәүләт җыелышы Секретариаты вәкилләре, Корылтай депутатлары, республика һәм ил дәрәҗәсендә билгеле булган, башка төбәкләрдә яшәүче якташлар, район икътисадын үстерүгә төрле елларда зур өлеш керткән өлкән буын вәкилләре, бүгенге хезмәт алдынгылары, авыл хуҗалыгы уңганнары чакырылган иде. Тантаналы җыелышта катнашучылар исеменә Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов котлау телеграммасы җибәргән. Аны Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, РФ Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров укып ишеттерде.

— Бүген алтын юбилеен бәйрәм итүче Мәләвез һөнәрчеләре, җир һәм кул эше осталары белән унсигезенче гасырда ук дан тоткан борынгы авылдан куәтле сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү комплексларын берләштерүче матур һәм төзек шәһәргә әверелде, — диде хакимият башлыгы Малик Вахитов бәйрәм тантанасында сөйләгән чыгышында.
Шунысы игътибарга лаек: мәләвезлеләр элек-электән эшне җиренә җиткереп башкарган, торак йортларны, башка кураларны сыйфатлы итеп төзегән. Билгеле сәүдәгәр Хәбибулла Усманов 1905 елда салдырган мәчет бинасы, мәсәлән, бүген дә тарихи кыйммәтен югалтмаган. 1930 елда Мәләвез 27 колхозны берләштергән район үзәге була. Бөек Ватан сугышы елларында Мәләвезнең 12 каһарманы Советлар Союзы Герое, ә ике фронтовик “Дан” орденының тулы кавалеры исеменә лаек була.
Сугыштан соңгы елларда биредә кирпеч, тимер-бетон конструкцияләр, шикәр заводлары, агач эшкәртү комбинаты, башка предприятиеләр ачыла. 1958 елда 17 мең кеше яшәгән Мәләвезгә шәһәр статусы бирелә. Республика әһәмиятендәге химия заводы һәм башка сәнәгать объектларының сафка басуы белән беррәттән, Мәләвездә берсеннән-берсе матур яңа микрорайоннар, торак кварталлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханә шәһәрчеге һәм башка объектлар үсеп чыга.
Соңгы елларда исә Мәләвездә мәдәният һәм зур спорт сарайлары, ике бизнес-үзәк, дүрт сәүдә комплексы, технологияләр һәм идарә итү буенча белгечләр әзерләүче Мәскәү университеты филиалы, социаль әһәмияттәге башка күп биналар сафка басты. Мәләвезлеләр торак төзелешенә дә игътибарны елдан-ел арттыра. Быел, мәсәлән, 44,3 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу узган елдагы белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. Алдагы елларда яңа ТЭЦ, боз сарае төзү, шәһәр стадионын үзгәртеп кору күздә тотыла. Русия дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия булган объект — елына 15 мең тонна күркә ите җитештерәчәк заманча комплексның беренче чираты эшли башларга тиеш.


Тантананы күпмилләтле шәһәр халкы гына түгел, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре дә көтеп алды, чөнки район һәм шәһәрнең тарихы бергә үрелгән, аларның язмышы уртак. Быел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге уңышлары өчен Мәләвез районы республикада икенче урынга лаек булды. Бураларга 208,2 мең тонна ашлык салынды. Бу сан 2005 елдагы белән чагыштырганда 2,2 тапкыр күбрәк. Шикәр чөгендере үстерүдәге уңышлар да шатландыра. Ә көнбагыш игүдә исә мәләвезлеләр инде берничә ел иң алдынгылар исемлегендә. Районның “Трудовик”, Салават исемендәге, “Ашкадар”, “Сухайлы”, “Дружба” хуҗалыклары, “Старт”, “Маяк”, “Атлант”, “Горинское”, “Флора” фермер хуҗалыклары аеруча югары җитештерүчәнле эшли.
Район хакимияте мәләвезлеләрнең эш һәм яшәү шартларын яхшыртуга игътибарны елдан-ел арттыра. Шәһәр һәм авыллар төзекләнә, табигый газ, су үткәрү линияләре үткәрелә, федераль һәм республика программалары буенча фатир сатып алу, үз йортын салып керү өчен яшь гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә. Юбилей тантаналары вакытында янә ике яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен район бюджетыннан бер миллион сумлык сертификат тапшырылды, алар район һәм республика җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәт белдерде. Хәер, алар гына түгел, бу сәгатьләрдә залда утыручылардан күпләр дулкынландыргыч минутлар кичерде. Фоат Галәветдинов бер төркем алдынгыларга Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рөстәм Зәйнуллин, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Александр Баранов үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагын үстерүдә зур тырышлык салган авыл уңганнарына мактау грамоталары, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, акчалата премия һәм чәчәкләр тапшырды. Тантаналы җыелыш бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Читайте нас: