+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2008, 02:00

Шома балык исәп яратмый

Совет чорындагы ашханәләрне хәтерлисезме? Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә “балык көне” була торган иде. Ихтимал, мондый чара илдәге балыкны кая куярга белмәгәннән түгел, халык сәламәтлек өчен мөһим ризык белән туклансын, дип эшләнгәндер. Ә бүген хәл бөтенләй башкача. Русиялеләр елына уртача 13 килограмм чамасы балык ашый. Чагыштыру өчен: Кытайда бу күрсәткеч — 25, Норвегиядә — 47, ә Япониядә исә 65 килограммга җитә. Рәсми мәгълүматларга караганда, 1991 ел белән чагыштырганда илдә биоресурслар табу һәм куллану дәрәҗәсе ике тапкырга кимегән. Балыкчылар дөнья океаннарына чыкмый да диярлек, яр буйларында тоту күпкә арзангарак төшә. Нәтиҗәдә, Русия сәүдә нокталарындагы балыкның 60 проценты чит илдән кайтарылган. Үзебез дә сатабыз, әмма “чимал” рәвешендә. Ягъни илдә тотылган балыкның 87 проценты туңдырылып, эшкәртелмичә озатыла.


Русиядә, Башкортстанда балыкчылык тармагын үстерүгә нәрсәләр комачаулый? Республикада сулыкларны әлеге максатларда файдалану юнәлешендә эш ничек оештырыла?

Русиянең генә түгел, чит ил галимнәре дә дөнья океаннарында һәм диңгезләрендә балык запасының елдан-ел кимүе турында зур борчылу белдерә. Еллык балык тоту күләменең дөнья күләмендә 100 миллион тоннадан артмаячагы көн кебек ачык. Шуның 3,5 миллионы Русия өлешенә туры килүе ихтималлыгы елдан-ел кими. Әлбәттә, мондый шартларда ил халкын туклыклы балык ризыклары белән тәэмин итү турында сүз алып баруы авыр. Бөтенрусия Балыкчылык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институты директоры Б. Котенев мәгълүматларына караганда, Русиядә балык аксымына еллык дефицит 1,5 миллион тоннага җитә. Бу ихтыяҗның яртысыннан күбрәген Норвегия, Кытай һәм Евросоюз илләре “ярдәме” белән каплыйбыз. Акчага әйләндергәндә, чит илдән кайтарылган балык сатып алу өчен русиялеләр 1,5 миллион доллар күләмендә акча сарыф итә. Тагын да аңлаешлырак итеп әйткәндә, илебезнең балыкчылык тармагы үз эшчәнлеген үстерү өчен ел саен 30-40 миллиард сумны алып җиткерми, дигән сүз. Әйтергә кирәк, чит илгә “аккан” балык акчалары илебездә калган хәлдә, тармакны һәр кешегә елына уртача 17-17,5 килограмм балык белән тәэмин итәрлек дәрәҗәгә күтәреп булыр иде, дип исәпли галимнәр. Монысы инде медицина таләп иткән нормаларга да туры килә.
Чит илнеке дигәне дә күп очракта Владивосток, Приморьеда тотылган балыклар бит. Нишлисең, кызганычка каршы, Русиядә балык тотуга махсуслашкан корабльләрнең 70 проценттан күбрәге күптән гамәлдән чыгарылырга тиеш, алар күптән эш срогын узган. Хәтта тотылган балыкны Русия төбәкләренә озату өчен җиһазландырылган техника җитешми. Шунлыктан балык тотуга махсуслашкан эре предприятиеләр диңгез хәзинәсен тизрәк Япониягә, Корея яки Кытайга озатуны отышлырак күрә. Шул ук Кытай эшкәртүчеләре, әйтик, бездәге минтай балыгын сатып алып, аңардан филе, башка ризыклар эшли дә, матур савытларга тутырып кире Русиягә җибәрә. Кибетләрдә, базарда сатылган балыкларга игътибар белән карасаң, аларны чынлап та чит илдәге дуслар җибәргән дип ышанырга була.
Ашханәләрдәге “балык көнен” теләмәсәң дә сагынырсың. Чөнки бүген балыкның кайбер төрләре ит бәясеннән дә кыйммәтрәк. Супермаркетлардагы кибетләрдә өелеп яткан балыклар чын мәгънәсендә күпләр өчен “алтын балык” бәясенә күтәрелде. Кем әйтмешли, держава өчен гарьләндерә. Өч океан суына коенган илнең үз халкына җитәрлек балык та тота алмавына хәтер кала кебек. Бәлки, әлеге тармакның аксавына балыктан да шомарак җитәкчеләренең дә гаебе бардыр? Әйтик, Ерак Көнчыгышта гына балыкчылык тармагында “кара икътисад” эшчәнлеге елына ике миллиард долларга җитә, дип хәбәр итә үзәк матбугат органнары.
Океан, диңгез балыкларын һәркемнең сатып алырга хәленнән дә килми торгандыр. Русиянең биоресурслар запасын үстерү буенча ышанычлырак юллары да бар. Илнең төче су запасы бассейны — су өслеге 22,5 миллион гектарга җиткән күлләр, 4,3 миллион гектар сусаклагычлар, бер миллион гектар чамасы авыл хуҗалыгы карамагындагы сулыклар, 143 мең гектарны биләгән буалар һәм гомум озынлыгы 523 мең чакрымга җиткән елгалар белән бай. Төче суда күпләп балык үрчетү мөмкинлеге булган башкача мондый бер ил дә юк. Икенчедән, балыкчылык тармагының “Агросәнәгать тармагын үстерү” гомумдәүләт проектының бер өлеше буларак кабул ителүе дә Русиядә аквакультураны үстерүдә стратегик бурычлар билгеләргә юл ачты.
Башкортстанда да балыкчылык хуҗалыгын үстерү өчен зур табигый мөмкинлекләр бар.
— Балык җитештерү буенча бүген Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында икенче урында тора. Башкортстан сулыклары балыкка бай. Елга-күлләрдә һәм буаларда балыклар төре 40тан артык. Аларның уналтысы сирәк очрый торган — форель, ак амур, чуртан, чөгә, җәен һәм башкалар. Республика балыкчылык хуҗалыгына тәгаенләнешле күләмле сулыкларга ия. Бездә меңнән артык елга, дүрт йөзләп күл, ике йөз буа һәм тугыз сусаклагыч бар. Тармакны үстерү юнәлешендә республика Хөкүмәте зур ярдәм күрсәтә, — диде республика Президенты Мортаза Рәхимов күптән түгел авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендәге чыгышында.
Затлы балыклардан аермалы буларак, елга-күлләрдә тотылганын кемнәр генә сатмый хәзер. Базарда урын тапмаган “балыкчылар” урамнарга чыкты. Балык үрчетү өчен мөмкинлекләр зур. Кызганычка каршы, әлегә кадәр алар нәтиҗәле файдаланылмады. Бу аеруча “Башмелиоводхоз” унитар предприятиесенә кагыла. Мелиорация тәгаенләнешендәге сулыкларны балык үрчетү максатында файдалануны тагын да яхшыртырга кирәк. Аның карамагындагы балык үрчетүгә яраклы 20 буа һәм сусаклагычның өслеге өч мең гектарга якынлаша. Күптән түгел үткәрелгән киңәшмәдә предприятиенең 2008 елга бүленгән балык тоту квотасы үтәлеше тикшерелгән иде. Быел алар барлыгы 33 тонна балык тотарга тиеш булса, сигез айдагы күрсәткечләре буенча планның 15 проценты гына үтәлгән. “Чәрмәсән” җәмгыяте һәм Зианчура филиалы квоталарны 55-60 процентка үзләштерсә, Мәчетледә — 0, үзәк филиалда әлеге күрсәткеч 4,4 процент кына тәшкил иткән. Гомумән алганда, республикада балыкчылык сәнәгате соңгы елларда ирешелгәннәрне ныгыта бара. “Башкортостанстат” мәгълүматлары буенча, республиканың эчке сулыкларында барлык төр категориядәге хуҗалыклар тарафыннан узган елның сигез аенда 1913 тонна, ягъни узган елдагы шушы чордан 13,3 процентка күбрәк балык тотылган. Ә сәнәгать шартларында тотылганы 637 тонна булган. “Карман балык хуҗалыгы”, Федоровка районының “Балык” хуҗалыгы, “Башкиррыбхоз” җәмгыятьләре тармакта яхшы уңышларга ирешә.
Балыкчылык тармагын үстерүдә гомумдәүләт проекты һәм 2012 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү турындагы дәүләт программасы яңа сулыш бирде. Әлеге аграр документлар нигезендә тармакны үстерү өчен дәүләт тарафыннан субсидияләр бирү каралган. Шул ук рәсми күрсәткечләргә карап бәя бирсәк, Әбҗәлил, Мәләвез, Шаран, Уфа, Караидел, Иглин районнарында шәхси малтабарлар һәм фермерлар арасында арендага алынган сулыклар нәтиҗәле файдаланыла. Әйткәндәй, фермерлар балык тоту күләмен былтыргы чордан 11 процентка арттырган.
Балык үрчетелгән сулыклар да күп. Продукция алу да елдан-ел арта. Әмма бер нәрсә аңлашылмый: республикада тотылган балык кая озатыла соң ул? Супермаркетларда аквариумда йөзгән балыклар белән генә чикләнмидер бит уңышлар? Әллә транспорт тукталышы артында рөхсәтсез сатучы качып-посып утырган әби-сәбиләр сумкасындамы ул балыклар? Балыкка караганда да шомарак алыпсатарлар гына республика халкын балык белән тәэмин итә алачагына ышанасы килми. Шаран, Чишмә, Уфа, Туймазы һәм Күгәрчен районнарында балык тоту күләменең, гомумән, кимүе күзәтелә, кайбер районнарда тотылган балыкның исәбе дә алып барылмый, дип нәтиҗә ясыйлар министрлыкта. Сатып алучыга исәбе алып барылу мөһим түгел, сәүдә нокталарында республика сулыкларында тотылган балыклар юклыгы сорау тудыра. План арттырып үтәлгән саен балык сатып алу авырлаша. Менә кайда ул проблема!
Республика киңлекләрендә хуҗасыз сулыклар бихисап. Белгечләр фикеренчә, аны шәхси кулларга тапшыру бу өлкәдә тәртип булдырырга, экологияне яхшыртырга ярдәм итәр иде. Берничә ел элек кенә, мәсәлән, Әбҗәлил районы малтабары Баскаков тәҗрибәсен үрнәк итеп куюлары хәтердә. Ташландык күлне арендага алып, малтабар патшалар балыгы дип йөртелгән пелядь үрчетә башлый. Аның туңдырылган хәлдәге яки ысланган балыкларын Мәскәү, Санкт-Петербургтан кадәр килеп ала башлыйлар. Кайсы районда да ташландык, хуҗасыз сулыклар аз түгел. Әгәр аларның үз хуҗасы, чын хуҗасы булса, яңа эш урыннары, урындагы биләмә казнасына өстәмә салым, әйләнә-тирәлектә тәртип булыр иде. Ул чагында инде һәркем күзләрне камаштырган чит ил балыкларына да азрак игътибар бирә башлар иде.

Читайте нас: