+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2008, 02:00

Берәүнең идәне — икенченең түшәме

Төпкелдәге авылыбыздан чыгып, абзый беренче тапкыр шәһәргә барып кайткач, әни сораган иде:— Я, улым, сөйлә. Шәһәрдә ниләр күрдең?Абзыйның бөтен сөйләгәннәрен хәтерләмим, әмма түбәндәге сүзләре ныклап искә уелды:— Анда кеше башында кеше яши. Этажлап... Берсе кычкыра, икенчесенең коты чыга. Кемгә идән — кемгә түшәм. Барысына бер түбә!


Асыл табигатьнең аерылмас бер өлеше булган авыл кешесенең шәһәр торагына мөнәсәбәте күпләр өчен бик сәер тоеладыр. Янәсе, башкача ничек яшисең? Әмма яшермик, чынлап торып уйласак, уртак түбә астында катлы-катлы яшәү рәвеше байтак халык өчен җанга тигән катлаулы социаль-психологик мәсьәләләр чыганагы булып тора. Игътибар иткәнегез бармы, ишек төбенә чәчәкләр, төенчекләр күтәргән ишле кунак төркеме килеп басса, баскыч төбендә утырган әби-сәби тынычлыгын җуя: “Кемгә киләләр, кайсыбызның башында сикерерләр болар?..” Иртән эшкә баргач, хезмәттәшләрдән дә бик еш зар ишетәбез бит: “Йоклый алмадым, өстәгеләр тагын акырышып, дөбердәшеп чыкты”. Икенче берәү исә аңа болай дип кушыла: “Киләсе атнада күрше туй үткәрә. Берничә көнгә башны кая алып качарга икән?” Арытабан сүз иярә сүз чыга. Кемдер кемнедер су баcтырган икән, кайсыларыдыр тавышланып, уртак болдырны бүлешкән...
Менә шулай вагын-төяген генә искә алсак та, нерв бозарлык нәрсәләре күп шул уртак түбә астында катлы-катлы булып яшәүнең. Мондый чарасызлыкка юлыккан кешеләр үзем яшәгән Сипайлово бистәсендә байтак һәм мин аларның берсе хакында тәфсилләбрәк сөйләргә телим.

Юрий Гагарин урамында 64нче ЖЭУ карамагындагы йортларның берсендә яшәүче Заһир исемле өлкән яшьтәге ир белән гәзит-журнал киоскында еш очрашабыз. Аның да “аулаганы” — “Кызыл таң” гәзите. Басмадагы аерым язмалар безне уртак әңгәмәгә китерә. Кайсы мәкалә яхшы, нәрсәгә журналистларның игътибары җитеп бетми — шулар турында да сөйләшәбез. “Эх, кулымнан килсә, этажлы йорт проблемалары турында язар идем. Өстә сикерүче затсыз бәндәләр күп, ә тыючылар юк, хет кулыңа балта ал”, — диде Заһир. “Хәлеңне сөйлә әле, бәлки, гәзиткә берәр язма әзерли алырбыз”, — дигәч, ул ачылып китте, үзен борчыган күңел кичерешләрен түгеп салды.
Заһир — табигате белән чын авыл кешесе икән. Архангель районындагы зәңгәр киңлек белән өретелгән таулар, урманнар, саф сулы чишмә, елгалар аңа иркенлек, хөрлек рухы биргән. “Мин авылны үлеп яраттым, тик шәһәргә Никита Хрущев куып китерде”, — ди Заһир. Әтиләре тугыз балалы гаилә башлыгы, сельпо хезмәткәре булгач, Хрущев указына буйсынып бәрәңге бакчасын кискәннәр. Мал-туарга салымнар салгач, абзар да бушап калган... Хәл кискенләшкән һәм өйдә кашык ияләрен киметү өчен Заһир ФЗОга китәргә, токарь һөнәре алып, шәһәр заводларының берсенә эшкә керергә мәҗбүр булган.
— Шәһәрдә дә миңа берсе дә әзерләп куймаган, озак еллар фатирсызлык интектерде, — дип сөйләвен дәвам итә әңгәмәдәшем. — Инде Сипайлово бистәсендә бик зур торак төзелешләре башланып, шуннан минем гаиләмә дә фатир эләккәч, дөньябыз түгәрәкләнер сыман иде, тик шәһәр фатирында без көткән бәхетне тапмадык. Үзең уйла, туксанынчы еллар башында алган идем фатирны, менә хәзер яңа гасырның сигезенче елы. Шуннан бирле гел ут, энә өстендәге сыман, һаман стресс кичерәбез. Сәбәпләре дә төрле булды. Атта да бардыр, тәртәдә дә дияргәдер инде...
Безнең өйгә хөкүмәт башкаланың Тукай, Фрунзе урамнарында үз йортлары белән яшәгән гаиләләрне күпләп күчергән. Болар яңа урында үзләренчә, искечә яшәп, тулай торак тәртипләрен бар дип тә белмәделәр. Кухняда балта белән ит чаптылар, залларында көне-төне балалар йөгереште. Бәйрәм-мазар башланса, түшәм дөбердәтеп биештеләр. Исереп акыру-бакыруларына да чик-чама булмады. Тәртипкә чакырсаң: “Ничек телибез, шулай яшибез”, — дип кенә җавап кайтардылар әлеге шәһәр мещаннары. Шулай да күпләре тора-бара уртак тел табып, тынычрак яшәп китте. Әмма безнең хәл начарлана гына барды. Баш өстендәге фатир хуҗабикәсе яман шеш авыруыннан үлеп китте. Ире Николай күрше йортларның берсендә яшәүче ялгыз хатынга йортка керде, улы Алексей ике бүлмәле фатирда ялгызы торып калды. Менә ул күрмәгәнне күрсәтте инде безгә...
Малай ялгызы калганда әле мәктәп укучысы гына иде, фатирны сыйныфташлары белән очрашып, мәҗлес кору урынына әйләндерде. Тора-бара егетләр, кызлар өчен ул күңел ачу, кәеф-сафа кору пунктына әверелде... Баш өстендә көн-төн музыка, чыр-чу, тыпырдау башланды. Нервларым соңгы чиккә җитеп киерелсә дә түзәм. Алексейга фатирында тынычлык сакларга тәкъдим итәм. Бу турыда ялынам хәтта. Әмма ул вәгъдә бирә, тик үзенчә яши. Өйдә янә ят музыка, чыр-чу, дөбердәү тантана итә. Кечкенә генә, өтек кенә бер нәрсә үзе. Йодрык белән бер тондырсам, көлгә әйләндерәм дә бит, — дип үзе дә сизми йодрыкларын төйни Заһир.
Алексей фатирындагы тавышлар туктаусыз теңкәгә тия башлагач, Заһир хатыны белән өскә күтәрелә, ишекне ачтырып, күптәнге дәгъваларын белдерә башлыйлар. Әмма хуҗа үзе, кунаклары, исерек бит-күзләрен ялтыратып, болай дип җавап кайтаралар: “Папаша, бездә демократия, ничек телибез, шулай яшибез! Ә сезгә монда яшәү ошамаса, үзегез күченегез. Гуд-бай!”
Ниһаять, Заһир үз фатирындагы тынычлыкны оятсыз Алексей кулыннан яулап ала алмаячагына төшенә. Джунглида яшәмибез. Торак кодексы, аны саклаучы җаваплы кешеләр, ниһаять, тәртип саклау органнары бар,” дип уйлап, ул гаилә иминлеген читтән табарга омтыла.
Башта ул йортның юридик эксплуатацияләү органы — 64нче ЖЭУ бусагасын бик озак таптый. Әмма рәсми чакыруларга карамастан, сиксән алтынчы фатир хуҗасы Николай да, аның улы Алексей да сөйләшүгә килмиләр. “Көнкүреш хулиганнарын тыяр өчен безнең башка бер чарабыз да юк, милициягә мөрәҗәгать итегез!” — ди ЖЭУ кешеләре.
Алексей үзенең ишле кунаклары белән көне-төне бәйрәм итәргә тотынгач, Заһир милиция чакырта. Төнге сәгать өчтә милиция рейды өстәге фатирдан унбер исерек егет һәм кызны җитәкләп урамга озата, ә төрле янаулар кычкыручы фатир хуҗасын үзе белән ала. Заһир өендә дә берничә көн тынлык хөкем сөрә. Әмма озакламый аның фатир һавасын янә көчле музыка тавышы калтырата, баш өстендә балта белән түмәргә чабулар башлана. Исерекләр һәм наркоманнар төркеме дә таралмый, янә Алексей фатирына җыелып, сәгать унбергәчә (закон рөхсәт иткәнчә) типтерә башлыйлар. Хулиган оста корылган методика белән Заһирдан үч алырга керешә... Ул айлар, еллар дәвам итә.
Хуҗа өметен җуймый, теңкәгә тигән адәм актыгын милиция авызлыклар, дип уйлый һәм Ю. Гагарин урамындагы 18нче социаль профилактика үзәгенең ишеген ача. Мондагы участок милиционеры аның гозерен тыңлагач, дәгъвачының хулиган өстеннән шикаять язып китерүен һәм аңа күршеләренең дә кул куюын төп шарт итеп куя. “Әмма ни гаҗәп, әлеге фатирдагы притон барысының да теңкәсенә тисә дә, мин язган кәгазьгә берсе дә култамгасын салмады. Курыктылар”, — ди Заһир.
Янәдән үзәккә килсә, Заһирны аяктан егарлык хәбәр көтә. Октябрь районының милиция бүлегендә аның өстеннән Алексей язган шикаять ята икән. Янәсе, Заһир сиксән алтынчы фатир иясенә туктаусыз “террор ясап” тора, чүкеч, балта күтәреп менеп, ишекләрен төя... “Иң аптыратканы шул: күпме дәгъвалар ишетеп, участок милиционеры, йортка килеп, күршеләрем белән сөйләшмәде”, — ди әңгәмәдәшем.
Заһирның сөйләве буенча, Алексей тормыш баткагына чума бара икән. Хатыны белән яши алмаган, аерылган. Эчеп, эшеннән куылган. Хәзер беркайда да эшләми. Наркотик сатып, өенә акчалы кунаклар чакырып көн күрә икән. “Минем дә, аның да фаҗигасендә милиционерларның гаебе зур. Вакытында чик куя белмәделәр”, — ди Заһир.
Монда ачык итеп шунысын искәртик: хәзер өендә тынлык, иминлек урнаштыруда Заһир милиция ярдәменә өмет тотмый. Чөнки 18нче социаль профилактика үзәгендә аңа бер хезмәткәр шыпырт кына, үзебезчә ачык итеп әйткән: “Абзый, өстәгеләр тавышыннан иза чигүче кеше син генә түгел. Әллә күпме! Әмма, белүемчә, әлегә бер генә хулиганны да тавышланганы өчен суд җаваплылыгына тарттырганнары да, төрмәгә утыртканнары да юк. Юк бездә квартира иминлеген саклаучы закон! Аңлыйсыңмы? Бер генә чара бар: күршең белән уртак тел табалмыйсың икән, фатирыңны алмаштырырга, күчеп китәргә кирәк сиңа!”
Шулай итеп, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре кебек, милиция вәкилләренең дә таш тартмада яшәүчеләрнең иминлегенә карата ваемсызлык сәясәте тотуын аңлый Заһир. Мондагы фатир хуҗаларының күбесе бөтенләй ялгыз. Таянычсыз калып, тулысынча оятсыз, мәкерле көнкүреш хулиганнары, эчкечеләр, наркоманнар кәефенә һәм хөкеменә карап яшәргә мәҗбүрләр... Тик хуҗалык, закон чыгару һәм хокук, тәртип саклаучы дәүләт органнарының миллионлаган халыкның яшәү рәвешенә карата бу ваемсызлыгы аек акыл логикасына сыя алмый. Дәүләт үз исәп-хисабы, көче белән йорт корган, яшәүчеләргә үзенең шартларын тәкъдим иткән. Ә ул йорт, аның шартлары халык исәнлегенә зыян китерә, сәламәтлеген какшата икән, ни йөз белән мондагы мәсьәләләргә арка белән борылырга тиеш әле ул? Шуның өстенә ЖЭУларның квартира хуҗаларыннан меңәрләп акча каеруларын да өстик. Ни өчен аларның штатында йортларның тынычлыгын, иминлеген саклау буенча җаваплы кешеләр юк? Элек коммуналь идарәләр янәшәсендә иптәшләр суды, йортларда подъезд старостасы кебек институтларның нәтиҗәле эшләвен хәтерлик. Ни өчен хәзерге криминаль элементлар активлашкан заманда аларны тергезү өчен бармакка бармак сукмыйлар соң?
Килешергә кирәк, һәр дошманлашкан, үчләшкән күршеләр янәшәсенә милиция хезмәткәре бастыра алмыйсың. Ләкин хокук, тәртип саклау органнарының мәсьәләгә ведомство һәм бюрократлар күзлегеннән түгел, ә киңрәк карауларын да күрәсе килә. Чөнки бүгенге җинаятьчел төркем күп этажлы өйләргә, квартирларга ияләште. Ул тимер ишекләр артына яшеренгән. Һәм карак-угрыларны эзләү, фаш итү дә шикле фатирларны ныклы контроль астында тоту юлы аша гына хәл ителергә мөмкин бит. Заһир урынлы аптыраганга сорыйсы килә. Безнең шәһәрдәге, атап әйтсәк, Сипайлово бистәсендәге йөзләрчә участок милиционеры нәрсә белән шөгыльләнә икән соң? Дистәләрчә социаль профилактика үзәкләре турыдан-туры үз вазыйфаларын үтәмәгәч, дәүләт акча сарыф итеп нәрсәгә тота соң аларны?
Әлбәттә, криминаль дөнья белән көрәштә милициянең дә кулын тоткан нәрсәләр бардыр. Бигрәк тә җинаятьчене җавапка тарттырырлык анык законнар кытлыгы көчле бездә. Мәскәү мэры Юрий Лужков тәртип саклау вәкилләренә көнкүреш хулиганнарын каты штрафка тарттырырга хокук бирүче закон чыгарткан, диләр. Бәлки безнең Корылтай депутатларына да әлеге үрнәккә иярү дөрес булыр?
Без күтәргән проблемаларның катлаулы икәнен ассызыклау өчен шуны да искәртү кирәк. “Әй сез, өстәгеләр!” — дип кычкырып нерв бозу, чарасызлыкка төшү, нигездә, гади халык, эшчеләр, хезмәткәрләр, фәкыйрьләр башына төшкән өлеш. Дәүләт чиновнигының яисә зур кесәле бизнесменның фатиры өстендә кем сикерер, музыка акыртыр, мондагыларның тынычлыгын җуеп, исереп кем кычкырыр икән? Хәер, заман элитасы уртак түбәле күп катлы йортта яшәүне үк үзенә хурлык саный. Дәүләт кешеләре, байлар, депутатлар тын табигать кочагына сыенган мәһабәт виллаларда, зиннәтле коттеджларда яшиләр хәзер. Бәлки, җәмгыятьтә социаль иерархия күренешләре артканга, көчәйгәнгә дә уртак түбәле таш тартмаларда яшәү кыенлаша, авырлаша барадыр?



Читайте нас: