+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2008, 02:00

Үзләре сабый

Узган гасырның 70нче еллары уртасында сигезенче сыйныфта укучы бер кыз бала тапты. Бу вакыйга тирә-як авылларны тетрәткән иде. Ә аның авырга калуы хакында иң беренче булып ахирәте белә. Үсмерлек чорын кичерүче ике ахирәт бер-берсеннән эч серләрен яшерми сөйләшә. Организмдагы үзгәрешләргә, егетләр белән очрашканда, сөйләшкәндә, кул тотышканда нинди хисләр кичерүләренә, күкрәкләренең “баш төртүе”нә — барысына да зур яңалык, ниндидер серле могҗиза итеп карый алар. Ул заманнарда кызлар организмындагы үзгәрешләр турында, аеруча авылда, кайдандыр ниндидер мәгълүмат алу мөмкин түгел иде. Ата-ананың кызы белән бу темага ачыктан-ачык сөйләшүе, гомумән, сирәк күренеш.



Үзе дә белми әле
Көннәрдән бер көнне ахирәтләрнең берсе Рәмзилә кичке уенга чыкмый. Икенче көнне мәктәпкә килгәч тә үзен бик сәер, боек тота. Ахирәте аның хәленә дә кереп карый, тик уңышсыз. Рәмзилә күз алдында көннән-көн сүнә, йомыла бара. Аны бу халәтеннән ахирәтенең сөенечле хәбәре кузгата: “Рәмзиләкәем! Мин чынлап хатын-кыз булып өлгердем: күремем килә башлады!” Бу хәбәрдән Рәмзилә дертләп китә. “Ә нигә минеке юк?” — шундый шомлы уй үтә аның башыннан. Һәм ахирәтенә сорау бирә: “Әгәр күрем килмәсә, нәрсә була икән?” Ахирәте үзенең кемнәндер ишеткән иң шомлы хәбәрен алны-артны уйламый әйтә дә сала: “Балага узган була...”
...Авыры җиденче аенда гына беленә башлаган үсмер кыздагы үзгәрешне беренче тапкыр ахирәте сизә. Һәм туп-туры, ялганга урын калдырмаслык итеп сорап та куя: “Рәмзилә! Син бит авырлы! Кем белән гыйшык тотуыңны ник миннән яшердең? Атасы кем? Хәзер нишлисең инде? Әти-әниең беләме? Ничек рөхсәт иттеләр?” Үзе дә бу халәтенә ышанырга белмәгән Рәмзилә каушап кала. Юк, белми Рәмзиләнең әти-әнисе аның авырлы икәнен. Ул үзе дә белми әле. Ә корсак үсүен дәвам итә. Нишләргә?!
...Шушындый хәлдә калучылар соңгы елларда артканнан-арта. “Фәлән сыйныф укучысы бала тапкан, ундүрт яшьлек кыз аборт ясаткан, балигъ булмаган кызының авырлы икәнен белгән әнисе үтүк белән башына сугып үтергән...” — мондый хәбәрләр белән гәзитләр тулды, бу хәзер гадәттән тыш хәл буларак кабул ителми хәтта. Нәрсә, кызларыбыз шулкадәр бозылдымы, әллә башка сәбәпләр бармы? Илебез халкы кинәт ябырылган җенси иреккә әзер түгел булып чыкты, ди белгечләр. Җәмгыятьнең, тирә-яктагыларның битарафлыгы бозды кызларны.
Рәсми мәгълүматлар буенча Мәскәү шәһәрендә 2006 елда ун бала — 14 яшьлек кыздан, илле бала 15 яшьлектән туган. Уналты яшьлек кызлардан туган 206, унҗиде яшьлекләрдән туган 573 бала рәсми теркәлгән. Тагын бер сан: быел тугыз айда гына Волгоград шәһәренең гаиләне планлаштыру үзәгенә аноним тәртиптә унике-унҗиде яшьлек 825 кыз мөрәҗәгать иткән. Шуларның 610ында төрле венерик авыру булуы ачыкланган, 27 кыз аборт ясаткан. Нибары сигезе генә көмәнен саклап калырга ниятен белдергән.
“Голуба” дип аталган балигъ булмаган аналарга ярдәм үзәге белдерүенчә, Мәскәүдә ел саен балага узган ун мең кыз ачыклана, бу ана булырга әзерләнгән барлык хатын-кызларның ун-унбиш процентын тәшкил итә. Шулай ук ел саен ундүрт яшьлек меңгә якын кыз авырын төшерә. Өч ел элек Мәскәү шәһәр думасы “Мәскәүдә яшәүче уналты яше тулмаган гражданнарның никахка керү тәртибе һәм шартлары турында” закон проектын карый башлаган иде. Шушы юл белән балигъ булмаганнар арасында аборт ясатуны туктатмакчы булган депутатлар. Тик закон кабул ителми кала. Бәлки файдага да булгандыр.
Белгечләр билгеләвенчә, кызларның авырга калуына күбрәк социаль күренешләр йогынты ясый. Соңгы елларда барлык үсмерләрнең егерме проценты диярлек медицина учреждениеләренә хәмердән исергән һәм наркотиклардан томаланган хәлдә кабул ителә, дип белдерә рәсми статистика. Экспертлар проблеманың кискенлеген тәрбиядә күрә. Күп кенә ата-ана балаларын һаман да үзләренең яшьлегендәге әхлакый принциплардан чыгып тәрбияләргә омтыла: кыска итәк, ачык түш, капрон оек белән мәктәпкә йөрмәскә, кичке тугыздан соң өйгә кайтырга һәм башкалар...
Җенси яктан наданлык
Үсмер кызларны ана булырга әзерләүдә мәктәпнең роле зур булырга тиеш, дип бара белгечләр. Уку программасына бу юнәлештә үзгәрешләр кертү турында да сүзләр булган иде. Тик ул чакта ата-аналар белән дин әһелләре каршы чыкты. Бу каршылыкның зыянын хәзер адым саен татыйлар. Терсәк якын, тешләп кенә булмый. Юккамыни “мәгълүматлы — димәк, аңлы”, дип әйтәләр. Ана булу, бала тәрбияләүнең авырлыгы һәм җаваплылыгы турында хәбәрдарлык үсмер кызларны бу адымны иртә ясаудан саклап калыр иде, югыйсә.
Яшьләребез чит илләрнең җенси мөнәсәбәттәге азгынлыгын бик тиз кабул итте. Тик безнең үсмерләр Көнбатыштагы яшьтәшләреннән бик нык аерыла: бу аерма безнекеләр файдасына түгел, чөнки безнекеләр җенси яктан надан. “Балигъ булмаганнар арасында авырга калу очракларының артуы безнең илдә җенси тәрбия булмаудан килә, — дип аңлата “Бала хокукы” җәмәгать оешмасы директоры Борис Альтшулер. — Швецияне генә алыйк. Бу ил “сексуаль революция иле” дип атала. Секс яшьләр арасында гадәти хәл санала. Бу илдә җенси бәйләнешләргә бик иртә керәләр. Ләкин шул ук вакытта анда аборт ясатучы юк. Чөнки катгый тыела. Яшьләр җенси яктан кирәгенчә белемле. Ә Русиядә бу мәсьәләдә тоталь наданлык хөкем сөрә”.
Русия һәрчак гаилә сагында торды, чөнки гаилә дәүләтнең нигезен тәшкил итә, аның мәдәни, икътисади, сәяси һәм социаль тотрыклылыгын билгели. Шуңа гаилә мөнәсәбәтләрендәге кризис, ягъни балигъ булмаган кызларның бала табуы, аборт ясатуы гомумдәүләт күләмендә хәл ителүне көтә. Тик бу проблеманы күрмәмешкә салышу яши. Балигъ булмаган аналар турында Русиянең бер генә төбәгендә дә анык мәгълүмат юк.
Проблеманы хәл итүнең икенче — кире ягы булуын да онытмаска кирәк. Балигъ булмаган аналарны яклау бер нәрсә, аларга игътибарны арттыру мондый тормыш рәвешен пропагандалау буларак кабул ителүе ихтимал. Үсмер аңында шундый фикер формалашырга мөмкин: унике-унҗиде яшьтә ана булу әхлакый яктан караганда гадәти күренеш, димәк.
Ни өчен балигъ булмаган кызларның күбесе табибка күренергә теләми соң? Ни өчен аборт ясата? Ни өчен баласын качып-посып табып, чүплеккә ташлый, бала тудыру йортында тапкан очракта да калдырып китә? Балаларны һәм аналарны яклау илебез Конституциясендә ныгытылган. Шулай булуына карамастан, балигъ булмаган укучы балаларны бик күп урыннарда мәктәптән куалар яисә башка кыерсытуларга дучар итәләр. Кызларының авырлы икәнен белгән ата-ана төрле юлга баса: өйдән куа, “син минем кызым түгел”, дип баш тарта. Ә бит гаилә кодексы буенча ата-аналар кызлары балигъ булганчы аны карарга, сабыен тәрбияләргә бурычлы. Күп очракта киресе килеп чыга шул.
Алда куелган сорауларга психологлар да, тәрбиячеләр дә, табиблар да төгәл җавап бирә алмый. Балигъ булмаган кызлар түгел, законлы никахтагы яшь аналар да тормышта бик күп кыенлыклар алдында кала. Андыйларны яраткан эшенә түгел, теләсә ниндиенә дә алмыйлар. Сабыйларына балалар бакчасыннан урын табу да җиңелдән түгел.
Табибларны да балигъ булмаган кызларның ел саен арта барган аборт ясатуы борчый. Киләчәктә бала тудырырга сәләтсез буын өлгереп килә! Шушы фаҗигадән чыгу юлын да таптылар: ундүрт-уналты яшьлек кызларга кияүгә чыгу рөхсәт ителә хәзер. Бу да проблеманы тулысы белән хәл итүгә керми, әлбәттә. Психикасы формалашмаган, яшәр өчен шартлары булмаган ундүрт яшьлек бала нинди ана була инде! Менә шуннан башлана да инде баладан баш тарту яисә чүплеккә ташлау. Үтерү очраклары да юк түгел.
Бәхетсезлек корбаны
Балигъ булмаган аналарның барысын да бозык тормыш алып баручылар рәтенә кертергә ярамый. Алар арасында бәхетсезлек корбаны булучылар да шактый. Уфа шәһәрендә булган бер хәл шуңа мисал.
Әти-әнисе юл фаҗигасендә үлгән алты яшьлек Руфинаны нәнәсе тәрбиягә ала. Пенсиягә генә яшәүче карчыкка бала үстерү бик авырга туры килгәнлектән, фатирга кешеләр кертә торган була ул. Базарда сату итүче Көньяк халкына өстенлек бирә әби: акчалары да күп, мөселманнар да. Кыз бәләкәй чакта моның бер куркынычы да булмый, киресенчә, карчык өйдә юкта фатирда торучылар балага күз-колак була. Ә кызның сылуланып үсеп җитүен шәйләми дә кала нәнәсе.
Көннәрдән бер көнне хатыныннан байтак аерым яшәгән ир Руфинаны кочагына ала да җибәрми. Көтелмәгән мондый якынлыктан каушап калган кыз берни эшләргә дә өлгерми... Ни булганын да аңламый кала. Ә дүрт айдан корсагында нидер хәрәкәтләнгәнен тойганда инде соң була. Нәнәсенә әйтми булдыра алмый. Нинди карарга килергә дә белми нәнәсе. Кешеләр ни әйтер? Баланы бозык юлга кертүдә гаепләмәсләрме? Бу яшьтә бала табарга ярый микән? Бала төшерүгә гөнаһ дип караучы нәнәсе таныш-белешләреннән ипләп кенә бу хакта мәгълүмат туплый да сабыйны калдырырга карар итә. Нәтиҗәдә, табибларның әр-шелтәләрен тыңларга мәҗбүр булалар. Теге әзербайҗан ирен судка бирү кирәклеге турында да сүз кузгаталар, балигъ булмаган баланы азгынлыкка этәргәне өчен.

Руфина тупылдап торган ир бала таба. Хәзер инде улына ике яшь, аны нәнәсе карый, ә үзе мәктәптә укуын дәвам итә. Руфинаның авырга калуын белү белән чыгып качкан ир дә табыла. Төрмәгә утыртуларыннан курыккан икән. Килеп гафу үтенеп, акчалата да, азык-төлек белән дә ярдәм итә. Тик мәктәптә генә Руфинаның хәленә керү түгел, җае чыкканда “чеметкәләп” алырга гына торалар икән. Сабый чирләп китеп, нәнәсе поликлиникага барса да табиблар “Әнисе гуляйт итәме, нигә үзе килмәгән?”— дип ярага тоз сала, ди. Менә шушындый мөнәсәбәт үзеннән-үзе үсмер аналарны балаларыннан котылырга мәҗбүр итми микән?

Я төрмә, я никах

Төрмәгә утырту, дигәннән. Балигъ булмаган кызларны азгынлыкка этәргән өчен, чыннан да, закон бар. Җинаять кодексының 134нче статьясында әйтелгәнчә, балигъ булмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә керүчеләрне дүрт ел төрмә көтә. Русия шәһәрләренең берсендә яшәүче җиденче сыйныф укучысы Катяның егерме яшьлек егет белән дуслашуына дуслары да, ата-аналары да сүз әйтми. Киресенчә, монавы болгавыр заманда, кая карама үтереш, көчләү кебек җинаятьләр кылынганда янында аны саклап, яклап йөрүче көчле кеше булуны әти-әниләре хуплый гына. Вадим да үз кешегә әйләнә. Бу ышаныч кыз белән егетне тагын да якынайта. Һәм нәтиҗәдә Катя авырга кала. Әти-әниләре дә, мәктәптә дә аның авырлы икәнен җиденче аенда гына сизәләр. Прокуратурага, әлбәттә, бу хакта укытучылар хәбәр итә. Балигъ булмаганнар турында законны бозганы өчен Вадимны җаваплылыкка тарттыралар. Тик Катя да, аның әти-әнисе дә егетне җәзага тарттырмау ягында. Чөнки яшьләр бер-берсен ярата, Вадим баланың атасы булуын таный. Кызның яше җитмәү аркасында гына алар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерә алмый. “Катяга уналты яшь тулу белән өйләнәм”, дигән булачак ата. Вадим ятим булганлыктан, бала тууга егетне Катяның әти-әниләре үзләренә алган. Әле суд көтәләр. Хокук саклау органнарының мәрхәмәтенә бөтен өмет. Бәлки егетнең үз хаталарын тануы, баладан баш тартмавы судта уңай бәяләнер, яшь атаны хөкем итмәсләр, дип юрыйк.
Ә Казан шәһәрендә булган шушындый ук очракта унөч яшьлек Диананы аздырган егетне ел ярымга хөкем иткәннәр. Ата буласы кеше хәзер төрмәдә, ә Диана кыз тапкан. Бу очракта кемне гаепләргә? Закон бар, аны үтәргә кирәк, дип, барысын да бер калыпка салырга түгелдер бит. Тавыш-тынсыз аборт ясатып кына куйган булсалар, мондый бәхетсезлек көтмәс тә иде, дияргә генә кала.
Америка социологлары билгеләвенчә, соңгы елларда бу илдә балигъ булмаган аналар саны күпкә кыскарган. Американ хатын-кызлар беренче чиратта җәмгыятьтә үз урыннарын табуны максат итеп куя икән: карьера, бар яклап та тәэмин ителгән тормыш, аннан соң гына гаилә һәм балалар. Ә инде яшьләр шушы принципка хыянәт итмәсен өчен кечкенәдән үк аларга иртә авырга узуның, бала табуның коточкыч нәтиҗәләрен, җенси мөнәсәбәт тудырган венерик авырулар турында эзмә-эзлекле аңлатулар, өйрәтүләр алып баралар.
Ә иртә җенси мөнәсәбәткә керүнең, авырга калуның, бала табуның тискәре нәтиҗәләре турында белгеч фикерен тыңламасак та белеп торабыз. Үсмер елларда сәламәтлегенә төкереп караган күпме хатын-кыз бүген баласыз интегә, авырудан башы чыкмый! Ә белгеч сүзенә колак салганда, физиологик яктан да, психологик яктан да кызлар ана булырга унсигез яшьтән өлгерә.
Яшүсмер кызлар мондый куркыныч хәлләргә дучар булмасын өчен Дүртөйле районында, мәсәлән, гаиләне планлаштыру кабинеты эшли. Үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары, 34 ел эш тәҗрибәсе булган Римма Зәйнетдинова әйтүенчә, бу кабинет бик күп эшләр башкара. Мәктәпләрдә укучы балалар белән төрле темаларга әңгәмәләр үткәрә, яшьләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар әзерли, еш очраган җенси авыруларның сәбәпләрен ачыклый һәм башкалар. Шуңа Дүртөйле районында балигъ булмаган балаларның бала табу, аборт ясату очраклары бөтенләй юк диярлек. Соңгы ике елда, мәсәлән, унҗиде яшьлек ике кыз мәктәпне тәмамлар алдыннан гына бала таба. Икесе дә, әлбәттә, кияүгә чыга. Шулай булуына карамастан, биредә, бу хәлне гадәттән тыш вакыйга буларак кабул итеп, аңлату-тәрбия эшләрен тагын да киңрәк җәелдерәләр.

Чаң сугарга вакыт

Башкортстан буенча балигъ булмаган аналар турында белешмә алу өчен загслар идарәсенә шалтыраткан идек. Анда 2006 елга кадәр генә мәгълүмат туплануын хәбәр иттеләр. Уфа шәһәре буенча булса да мәгълүмат алу ниятеннән башкаланың һәр районы загсына мөрәҗәгать итәргә булдык. Аларның кайберләрендә “Без андый мәгълүмат бирмибез”, ә икенчеләрендә “Балигъ булмаганнар турында аерым мәгълүматыбыз юк, ә туплау өчен бик күп вакыт кирәк булачак”, дип җавапладылар. “Нет человека, нет проблем” дигән гыйбарә телгә килә. Бездә балигъ булмаган аналарның барлыгы-юклыгы яисә аларның күпме булуы турында анык мәгълүмат юклык шулай уйларга мәҗбүр итә дә. Бу саннарга тиешле органнарның битарафлыгы проблеманы күрмәмешкә салышуны аңлатмыймыни? Ундүрт-унбиш яшьлек кызларның түгел, унҗиде-унсигез яшьлекләрнең бала табуы чаң сугарга мәҗбүр итәргә тиеш ләбаса! Һәр елныкы түгел, ай саен бу аналар турында белешмә булдырылып, чара күрү өчен тиешле органнарга мәгълүмат җибәрелергә тиеш, минемчә. Шунда гына бала табучы балалар белән тәрбия эше җәелдереләчәк, чара күреләчәк, проблеманы булдырмау турында хәстәрлек күреләчәк. Ә болай шушы хәлгә дучар булганнар үз кайгылары, үз хәсрәтләре белән үзләре генә кала. Шулай да загсларның берничәсеннән саннар ала алдык. Менә алар.
Дим районында балигъ булмаган аналар арасында ундүрт-унбиш яшьлекләр бөтенләй юк. Соңгы ике елда унҗиде яшьлек ике кыз бәби тапкан. Ә быел уналты яшьлек бер ана баласын теркәгән. Никахта тормый.
Совет районында да шундый ук хәл. Былтыр балигъ булмаган унҗиде-унсигез яшьлек җиде кыз бала тапкан. Быел шул ук яшьтә алты кыз ана булган.
Ленин районы загс бүлегендә мондый мәгълүмат бирүдән баш тарттылар һәм районның статистика идарәсенә шалтыратырга киңәш иттеләр. Ә соңгысында “Бездә андый мәгълүмат юк”, дип җавапладылар.
Орджоникидзе районында былтыр балигъ булмаган 13 кыз бәби тапкан. Шуларның икесе — уналты яшьтә, унбере унҗиде яшьтә. Алты баланың атасы билгеләнгән. Ике яшь ана хакимият рөхсәте белән кияүгә чыккан. Быел унбиш яшьлек — бер кыз, уналты яшьлек — өч кыз, унҗиде яшьлек ундүрт кыз ана булган.
“Мәкалә башында бәян ителгән Рәмзиләнең язмышы ничек булып бетте соң?” — дияр укучы. Рәмзилә сигезенче (ул вакытта гомуми төп белем бирү сигезенче сыйныф белән тәмамлана иде) сыйныфны ничек итте шулай тәмамлады да гаип булды. Соңыннан ишеттек: Рәмзиләне Себердә эшләп йөргән күрше егете алып киткән. Баласының атасы да шул булган, диләр. Гаилә корып, тагын бер кызлары, бер уллары дөньяга килгән. Авылга бик озак кайтмадылар. Демократия җилләре авылдагы әлекке сүз-гайбәтләрне тараткач кына әти-әниләренә кайтып, бәхиллек алып киттеләр. Ярый ла мондый язмышлы кызларның барысының да арытабангы тормышы Рәмзиләнеке кебек матур булса. Ә бит күпме кызлар сабые белән ялгызы изалана! Күпмесенең киләчәге уйланмаган бер адым аркасында челпәрәмә килә!
Безнең җәмгыятебез балигъ булмаган аналарны да якламый, аборт ясатуга да каршы. Шуңа күрә балигъ булмаган кызларны җенси мөнәсәбәткә этәргән ирләрне закон таләпләре нигезендә җавапка тарттыру кирәклеге хакында күп языла. Тик әгәр бу мөнәсәбәт мәхәббәткә корылган булса нишләргә? Үсмер кызны бала табу йортына, ә булачак атаны төрмәгә озатыргамы? Кыскасы, тегеләй дә начар, болай да начар. Әмма бу проблемага күз йомарга ярамый.
Читайте нас: