+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2008, 02:00

Даны ераклардан килә

Мәчеткә һәм мәдрәсәгә нигез салучы Казанның билгеле мулласы, Хәлиф Хаҗиевның бишенче буын вәкиле Габделкәрим Рахмангулов була. 170 ел дәвамында шушы нәсел вәкилләре Әхмәр, Габделгалләм, Габделсәлам һәм Нәҗметдин мәгариф эше белән шөгыльләнәләр. 1918 елда Иске Казанчы авылында Танып буе төбәгендә беренче Совет мәктәбе ачыла, бу эшне Нәҗметдин Әхмәров (1892-1968) оештыра. Тирә-яктагы берничә дистә авылдан авыр Гражданнар сугышы чорында, егетләр һәм кызлар биредә белем алалар.


Н. Әхмәров белән бергә укытучы булып Тәслимә Галиҗанова эшли, ул Яңавыл районының Көек авылыннан. 1922 елда Нәҗметдин абый әтисе янына, Кышкы-Елга авылына кайта һәм гомеренең соңгы елларына кадәр шунда укыта. Мәктәп мөдире итеп Шәйхулла Тулвинский (1886-1970) билгеләнә, туган җире — Пермь краеның Барда районы Башантуз авылы. Мәгърифәтче-шагыйрьне мәгариф өлкәсендә озак еллар уңышлы хезмәте өчен хөкүмәт Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкли, халык аны онытмый, Тәтешледә бер урам аның исемен йөртә, музейлар аңа багышланган экспонатлар саклый. Аның яшәү девизы шундый була: “Халкың белән бергә бул, илеңә тап төшермә”.
Укытучылар булып Сәлих Миндияров (Байкы волосте Шамрат авылыннан), Шәех Гаффанов (Татарстан), Степан Давыдов, Ялал Гомәров, Хәмит Таһиров, Августа Охотникова, Надежда Победоносовалар эшли. Бу елларда укытучылар авыл тормышында гаять зур җәмәгать эшләре башкара. 1920 елда комсомол ячейкасы оештырыла. 1926 елда пионер оешмасы барлыкка килә, аны Нәзифә Әмирова җитәкли. Үзешчән сәнгать-драма түгәрәге, укытучылар әзерләгән концерт-спектакльләр, доклад-әңгәмәләр халык арасында абруй казаналар, алар атна саен кабатлана. Өстәвенә, атнага дүрт көн наданлыкны бетерү (ликбез) курслары эшли, барлык эшләр дә җәмәгать башлангычында башкарыла. Казанчы башлангыч мәктәбе кантон мәгариф бүлегенең терәк мәктәбенә әверелә, класслар төрле йортларга урнашкан була. 1924-27 елларда укытучылардан бик күп мәгариф, партия-совет хезмәткәрләре чыга. Мәсәлән, Камал Барыев, Фәрхулла Арсаев, Сәлих Галиев, Галихан Хамматов, Фатыйх Шәвәлиев, Хәйрулла Заманов, Морат Солтаншин һәм башкалар. Галихан Мостафин Балтачта райком секретаре була.
1930-32 елларда мәктәп мөдире булып Яңавыл районыннан Мөгаллим Галиәкбәр улы Әкбәров эшли. Намуслы, принципиаль, зур оештыру сәләтенә ия бу кеше 1942-44 елларда район гәзите мөхәррире була. Ике генә ел (1931-33) Казанчы мәктәбендә укып киткән Иван Герасимов белән дә хаклы горурланалар биредә. Ул хәзер танылган Мәскәү язучысы, утызлап китап авторы. Урыс язучыларыннан беренче булып 1967 елда Салават Юлаев турында пьеса яза һәм II дәрәҗә Дипломга лаек була.
1932 елда җидееллык мәктәп ачыла, директор итеп Фәрхулла Арсаев билгеләнә. Яшь совет дәүләтенең бик авыр икътисади хәлдә яшәвенә карамастан, коммунистлар партиясе һәм хөкүмәт яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә, укучыларга төпле, ныклы белем бирүгә, аларны яңа тормышка әзерләүдә хезмәт тәрбиясе бирүгә аеруча зур игътибар иткәннәр.
1935 елда җиделлык мәктәп беренче чыгарылыш бирә, алар 23 укучы була, аларның ундүрте Бөек Ватан сугышында катнаша, шулардан Габитов Мирзалихан Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Шәех Хәйдәршин җиде ел хезмәт итеп, сугышның башыннан ахырынача фронтта булып, туган авылына кайта, колхозда бөтен җитәкче вазыйфаларда намуслы эшли, халык ихтирамына лаек була. Ул киң билгеле үзаллы (дипломсыз агроном) районда беренче булып 1962 елда мал чөгендере үстереп, сөт җитештерү буенча колхозны призлы урынга чыгара, 1965 елда әче туфракны урындагы известь ашламасы белән ашлап, бөртекле культураларның уңышын һәр гектардан 3-5 центнерга арттыруга ирешә.
Наҗия апа Фәрхуллина — “Почет билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Ленин орденнары кавалеры, республикада билгеле колхоз рәисе, новатор җитәкче, БАССР Югары Советы депутаты, “Танып” шифаханәсенә 1967 елда нигез салучы.
Барлык авылларда башлангыч мәктәпләр ачылу сәбәпле, укытучылар җитешми башлый. Шул сәбәпле, укытучы һөнәре алуга ихтыяҗ зур була. Күп укучылар шул юлга баса. Мәсәлән, Әсхәт Равилов, Сәгыйдә, Әминә, Әкълимә Тимергалиевалар, Рәйсә Хаҗиева, Рәбига Хәсәнова, Гадилә Абдуллина, Миңнур Галиева, Гыйльмулла һәм Баян Хәбибуллиннар, Зәйтүнә Солтанова, Зыя Нигъмәтҗанов, Тәслимә Хәсәнова, Хәнә Гарифуллина, Фәридә Гатина һәм башка бик күпләр.
1938 елда 7 сыйныф тәмамлаган Нурулла Сафин да Бөек Ватан сугышында каһарманлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Сугыштан соң Азин исемендәге колхозда төрле вазыйфаларда эшләде, кайсы участок аксый, Сафинны шунда куйдылар. Дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Олы улы Зөфәр Корылтай депутаты, комитет рәисе, кече улы Булат билгеле эшкуар, әтисе васыяте буенча Казанчыда мәчет төзетте.
1941 елда Иске Казанчы җидееллык мәктәбе урта мәктәпкә әверелә. Директор итеп Сабир Суфияров билгеләнә. Бөек Ватан сугышы башлану белән ул фронтка китә, аның урынына РОНО инспекторы Габдрахман Сәетов килә. Әмма аңа да озак эшләргә туры килми, фронтка алына. Аннары урындагы укытучы Әгъзам Ибраһимов эшли, аны 1942 елда Зыя Күлбәков алыштыра. Һәм ун ел директор булып эшләү, дәверендә ул мәктәпне шушы төбәктәге белем һәм тәрбия учагына әверелдерә, фидакарь хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.
60нчы елларга кадәр бу мәктәптә балалар Аскын, Балтач һәм Тәтешле районнарының кырык җиде авылыннан килеп укыды. Үзенең гасырга якынлашып килгән гомерендә бу мәктәп 3162 егет һәм кызга олы тормыш юлына әзерлекле аяк басарга ярдәм итте. Бу елларда Казанчы төбәгендәге барлык хуҗалыклар шушы мәктәптә белем алган белгечләр белән тәэмин ителде.
Сугыштан соңгы елларда белем алуга омтылыш бик көчле иде, шуңа күрә укучылар 20-30 чакрымнан йөреп булса да, фатирда яшәп тә укыдылар, әмма мәктәпне ташламадылар. Мәктәп директоры Зыя абый Күлбәков бу хәлдән чыгу юлын эзләде һәм тапты. Райсовет белән килешеп, Казанчы авылында беренче булып төзелгән мәчет йортын интернат итеп күчереп салырга рөхсәт алды. Бу 1949 ел иде. Анда 40 укучы яшәде. 1958 елда директор Фәридә Габбасова аңа янкорма төзетте. Шулай итеп, мәктәп интернатында 80 укучы яши башлады.
Тәрбиячеләр булып Анна Усова, Нина Самоухова, Сәгыйдә Тимергалиева, Мөбәрәк Ахунов, Мәдәния Гыйззәтова, Мәрхәбә Хәмәдиева һ.б. уңышлы эшләделәр. 1961-67 еллардагы директор Тәлгать Якупов мәктәп тормышына яңа педагогик традицияләр кертте, иң мөһиме — укытучылар җитәкчелегендә мәктәптә бөтен укыту-тәрбия эшләре комсомол-пионер оешмалары аша алып барылды. 1962 елда районда беренче булып укучылардан производство бригадасы оештырылды, ул үзгәртеп кору чорына кадәр эшләде.
Укучыларның үзешчән сәнгатенә аеруча мөһим урын бирелде. Шуңа да укучылар арасыннан талантлы шәхесләр үсеп чыкты.
Мәктәп дирекциясе һәм укытучылар коллективы сәләтле укучылар белән эзмә-эзлекле шөгыльләнде. Нәтиҗәсе — ел саен медалистлар чыга иде.
1974-77 елларда районда беренче булып кирпечтән ике катлы, 320 урынлы типовой мәктәп төзелде. Шушы мәктәпне төзүгә шул чордагы совхоз директоры, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Почет билгесе” ордены кавалеры Хәерланам Әдһәмов хәлиткеч роль уйнады.
Мәктәпнең туган якны өйрәнү музее хакында аерым әйтеп китү урынлы булыр. Музей төзелүгә 30 ел. Шушы вакыт эчендә Казанчы төбәге һәм район тарихы буенча бай материал тупланган. Музей төзү эшен тарих укытучысы Тәлгать Якупов 1965 елда башлады, мәктәпнең 50 еллыгына — 1968 елда рәсми ачылды. Музейга куелган документлар ярдәмендә мәктәпне тәмамлап, эшләре буенча матур уңышлар яулаган шәхесләр белән танышырга мөмкин.
Читайте нас: