+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2008, 02:00

“СРеДа” иң көчлеләрне җыйды

Гомумән, тормышыбызны матуррак, чистарак, мәрхәмәтлерәк итү турында уйлаганыгыз бармы? Кояшлы матур көн һәм даими бирелүче хезмәт хакы, гаиләнең иминлеге һәм яхшы хәбәр, яңалыклар, балаларның шат көлү тавышы һәм илебез уңышлары өчен горурлык безне куандыра, яшәргә дәрт, көч-куәт бирә. Ләкин күп вакыт, югарыда әйткәнемчә, тормышыбызны бозып күрсәтүче фактларга күз йомабыз. Йорт ихаталарында һәм подъездларындагы пычраклык, наркомания, тәмәке тарту һәм эчкечелекнең чәчәк атуы, җәмгыятьнең башка “чирләре”нә күпләребез күнегеп бара. Көн саен без йөзгә-йөз очрашкан мондый “чирләр”гә кешеләрнең күзен ничек ачарга, аларның игътибарын нинди ысуллар белән юнәлтергә соң? Бу юл — тормышыбызга әле күптән түгел генә үтеп кергән социаль реклама. Реклама — сәүдәгә этәргеч бирүче дибез, социаль реклама исә җәмгыятьне яхшылыкка, яктылыкка этәрүче көчләрнең берсе булуына ышаныч бар.


“Социаль реклама” термины бары тик Русиядә генә кулланыла. Дөньяның башка илләрендә ул коммерциягә нигезләнмәгән яки “иҗтимагый реклама” дип атала. Мондый рекламаның максаты — җәмгыятьтәге теге яки бу проблемага кешеләрнең мөнәсәбәтен үзгәртү. Русия Федерациясенең “Реклама турында”гы Законында язылганча: “Социаль реклама иҗтимагый һәм дәүләт мәнфәгатен кайгырта һәм хәйрия максатына ирешүгә юнәлтелгән”.
14 ноябрьдә Уфада, М. Кәрим исемендәге Яшьләр театрында ачылган “Городская СРеДа” IV социаль реклама фестивале “Минем шәһәрем — минем гаиләм” девизы астында үтте. Бу теманы сайлау очраклы түгел, чөнки агымдагы ел Русиядә Гаилә, Башкортстанда Гаиләгә социаль ярдәм елы дип игълан ителде. Һәр шәһәр, асылда, зур гаилә бит ул. Шәһәрдә яшәүче һәр кеше бу гаиләнең иминлеге, үсеше һәм чәчкә атуы өчен җаваплы. Моны фестивальне ачу тантанасында аны оештыручы Уфа шәһәре хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Марат Газизов билгеләп үтте.
Быел социаль реклама фестиваленең географиясе шактый киңәйде. Башкалабыз Уфа һәм республика шәһәрләреннән тыш, бу форумда Самара, Ульяновск, Мәскәү, Владимир, Саранск һәм илнең башка шәһәрләреннән, шулай ук Казахстаннан рекламачылар катнашты. Мәскәү хөкүмәтенең реклама, мәгълүмат һәм дизайн комитеты вәкиле Александр Панин фестивальнең почетлы кунагы итеп чакырылган.
Күргәзмәгә 300дән артык эш куелган иде. Әлбәттә, төп тема Гаилә елы белән бәйле. Җәмгыятьтәге кире күренешләр (наркомания, тәмәке тарту, алкоголизм), шәһәрне чистарту, тәртиптә тоту, планетаның экологик хәвефсезлеге, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, өлкәннәргә ихтирам һәм башка темалар киң яктыртылды.
Фестивальгә почетлы кунаклар килү яхшы традициягә әверелде, алар үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Идея!” (Новосибирск) реклама фестивале директоры Елена Кардаш социаль проектны тормышка ашыру буенча мастер-класс үткәрде. Ә “Grаndрriх” (Мәскәү) коммуникация агентлыгының башкаручы директоры Наталья Гладких һәм “Еntеr mеdiа” компаниясенең генеральный директоры Владимир Вайнер социаль рекламаның нәтиҗәлелеген билгеләү буенча мастер-класс алып бардылар.
Шулай ук “Городская СРеДа” фестиваленә килүчеләр “Бер брендның тарихы” проектының презентациясендә һәм “Социаль реклама ничек эшли?” дигән темага “түгәрәк өстәл” дә катнашты.
Менә форумның иң мөһим — җиңүчеләрне бүләкләү вакыты җитте. IV социаль реклама фестиваленең Гран-прие Уфаның “Лампа” студиясенә “Мин курыкмыйм” аудиоролигы өчен бирелде. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәсендә “Балалар — тормышыбыз чәчәкләре” (плакат) эше иң яхшысы дип билгеләнде.
Читайте нас: