+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2008, 02:00

Нәселне белү күңел таләбе булырга тиеш

Фойеда мәктәпнең бер гасырлык тарихын чагылдыручы стендлар урын алган. Мәктәптә белем алучы 100 баланың барысы да үз шәҗәрәсен төзегән. Укучыларның иҗади карашына һәм фантазиясенә хәйран калырлык. Тарих укытучысы һәм музей җитәкчесе Физәлия Баһманованың әйтүенә караганда, Тозлыкушта 1898 елда — башлангыч, 1935 елда — җидееллык,1974 елда урта мәктәп ачыла. Мәктәп буйлап сәяхәт вакытында 1968 елдан ук эшләүче туган якны өйрәнү музееның экспонатларга бай булуы сокландырды. Аңа заманында тарих укытучылары Саҗидә Ширәева, Фәридә Шәйхетдинова җитәкчелек иткән. Музей 9 бүлектән торып, барлыгы 100 экспонат урнашкан. Публицистик материалларга да бай ул. Соңгы елларда музей авылдашлары Разетдин Гыйлемханов бастырып чыгарган “Зур тормыш мәктәбе”, Касыйм Йосыповның күрше Сыерышбаш авылы тарихын чагылдырган “Тамырлар” китаплары һәм Дүртөйледә яшәүче Мәхмүт Мөхәммәтов күпләп тапшырган тарихи экспонатлар белән баетылган.


— Мәктәбебез иркен, якты. “Заман белән бергә атлагыз”, дип, яңа уку елына “Алга” хуҗалыгы җитәкчелеге интерактив такта бүләк итте. Балаларга тырышып уку һәм тәрбияле булып үсү өчен бездә бөтен шартлар бар, — ди мәктәп директоры Миләүшә Арсланова.
Арытаба бәйрәм чаралары авыл мәдәният йортында дәвам итте. Фойеда халык гөж килә. Кемнәрдер авыл кешеләре төзегән шәҗәрәләр, кемдер күргәзмәгә куелган кул эшләре белән таныша, кемдер озак күрешмәгән туганы яки дусты белән гәп кора.
— Шәҗәрә бәйрәмнәренең төп әһәмияте — тамырларны барлауда. Бүгенге чара шушы кадәр халыкны үзенә җыйган икән, димәк, без дөрес юлда. Һәр кеше үз нәсел-нәсәбен, ким дигәндә җиде буын ата-бабасын белергә тиеш. Зур төгәллек белән төзелгән шәҗәрә үткән һәм килер буыннарны тоташтыручы җеп булып тора. Әлбәттә, кешене көчләп шәҗәрә агачы төзергә мәҗбүр итеп булмый. Ул, тәү чиратта, күңел таләбе булырга тиеш, — ди чараның әһәмиятенә тукталып Тозлыкуш мәктәбенең элекке директоры Билал Хәсәнов.



Аның сүзләрен Тимерҗан Җәләев та куәтләде:
— Олыгая бара ата-бабаларның кем булуы белән ныклап кызыксына башладым. Эзләнә торгач, 1632 елга кадәр барып җиттем. Минем ике яклап та бабаларым крестьян булганнар, мал асрау белән шөгыльләнгәннәр, һәр гаиләдә 7-12 бала булган. Нәсел җебемне тикшергәндә кызыклы ачыш ясадым. Баксаң, күрше булып яшәгән кайберәүләр дә безнең чыбык очы туганнар икән. Ныклап тикшергәндә башка авылдашларның да туганлыгын ачыклап булыр, дип торам, — ди ул.
“Ата-бабаларыбыз бүгенге Тозлыкуш урынында каен тузыннан куыш ясап яшәп киткәннәр. “Туз” белән “куыш” тора-бара Тузлыкушка әйләнгән. Тарихи чыганакларда Тозлыкуш тәүге тапкыр 1730 елда телгә алына. Шул елны Дүвәнәй волосте башкорты Кинҗәбай Сырымбәтов Тозлыкуш авылы татары Айдагол Бикбулатовны килешү нигезендә үз биләмәсенә кертә. Биләмәгә кергән һәр кешенең исем-фамилиясен Кинҗәбай дәфтәргә яза бара. Шуңа күрә бу халыкны борынгы телдә “тәптәргә язылучылар”, ә соңрак “типтәрләр” дип йөртә башлыйлар”, дип яза якташлары, тарихчы Илдус Габдуллин. Шәҗәрә бәйрәмендә фәкать аның эзләнүләренә таянып тарихка байкау ясалды.
Бәйрәмгә җыелучыларны тәбрикләү өчен сүзне Тозлыкуш авылы хакимияте башлыгы Раил Латыйпов алды, арытаба сәхнә түренә Чакмагыш районы хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Крюков күтәрелде. Алардан соң бу төбәктән чыккан билгеле кешеләр бер-бер артлы чакырылды.
— Син кайдан китсәң дә, нәселеңнән китә алмыйсың. Нәсел абруе кешене тәрбияли. Шуны күз уңында тотып, тамырларымны өйрәнүне максат итеп куйдым. 40 елдан артык инде нәсел-нәсәбемне, авыл тарихын барлау юлында мин. Эзләнүләрем нәтиҗәсе итеп дүрт китап чыгардым , — диде үз чыгышында Русия Табигый фәннәр академиясе академигы, БДУның почетлы профессоры, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республика “Чакмагыш якташлык җәмгыяте” булдырган Г. Рамазанов исемендәге премиянең беренче лауреаты Касыйм Йосыпов.
Тамырлары белән шушы авылдан булган Уфа дәүләт авиация техник университеты профессоры Фәрит Латыйповның да чыгышы кызыклы булды:
— Тозлыкушка 34 ел буе кайтканым юк иде. Тарих белән кызыксыну миңа картәтидән күчкән. Ул бик укымышлы, моннан йөз, мең ел элек булган вакыйгаларны төгәл белә иде. Аның әйтүенә караганда, Тозлыкуш 1730 елда гына барлыкка килмәгән, авыл тамырлары тагын да тирәндәрәк ята. Картәтинең сөйләгәннәреннән чыгып, мин авылның атамасын да башка төрле шәрехләр идем. Тозлыкуштагы “тоз” сүзе “каен тузы”ннан түгел, ә гап-гади “тоз”дан алынган булырга тиеш. Чөнки безнең ата-бабаларыбыз акчаны тоз сатып туплый торган булганнар. Тозны Новосибирск, Самара, хәтта Кытайның үзенә кадәр илтеп сатканнар. Соңгысына дәлил итеп картәтиләр йортында сакланган фарфордан эшләнгән Кытай шахматларын китерер идем, — диде Фәрит Рифкать улы.
“Чакмагыш туфрагында туганнар” энциклопедиясе авторлары Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның, “Игенче” гәзитенең җаваплы секретаре Фәнис Әмирхановның, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илүс Низамовның чыгышлары да авыл тарихына тирән хөрмәт белән сугарылган иде.
Арытаба Тозлыкушның иң күренекле нәселләре — Әсәдуллиннар, Латыйповлар, Камаловлар, Җәләевлар, Мифтаховлар, Зыятдиновлар, Зыязовлар сәхнәгә күтәрелде. Бар туган-тумачасын җыеп сәхнәгә менгән кешеләрнең йөзендә нәсел-нәсәбен өйрәнүдән туган горурлык тойгысын ачык тоемларга була иде. Аларның һәркайсы үз нәсел агачы белән таныштырды, җырга һәм биюгә маһирлар үз сәләтләрен күрсәтте.
Бәйрәмне “Ахирәтләр” фольклор төркеме солистлары, “Чакматаш” бию ансамбле коллективы һәм башка үзешчәннәр башкаруындагы җыр-биюләр тагын да ямьләндереп җибәрде.
Тозлыкушлыларның үз тамырларына битараф булмавын, авыл тарихын өйрәнү буенча зур эш башкаруларын күрсәтте бу чара. Фәнил Камалов исемле кеше Тозлыкуш турында китап яза икән. Ул язылып беткәч, авыл тарихының әлегәчә билгеле булмаган сәхифәләре дә ачылыр әле.
Читайте нас: