+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2008, 02:00

Нинди су эчәбез?

Планетада азык-төлеккә кытлык сәяси бәрелешләрне көчәйтте. Ә эчәргә яраклы су җитми башласа, кешелекне ни көтә? Аерым кыйтгаларда аны күптән күрше илләрдән сатып алалар. Белгечләр фикеренчә, планетада һәр өч секунд саен кулланырга ярамаган су эчеп бер кеше вафат була. Гренландия бозлыкларына охшаш зур запасларны БМОның энергетика комиссиясе нефть һәм газ чыганаклары запаслары белән тиңли.


Эчәргә яраклы су проблемасы Русия өчен дә кискен тора. “Роспотребнадзор”ның узган елгы мәгълүматлары буенча, Русиядәге барлык үзләштерелгән эчәр су белән тәэмин итү чыганакларының алтыдан бер өлеше санитария таләпләренә һәм нормаларга җавап бирми. Илебездә суны ачык сулыклардан алучы 2200 чамасы коммуналь һәм ведомство суүткәргече бар. Шуларның өчтән бере генә тулы комплекслы чистарту корылмалары белән тәэмин ителмәгән.
Башкортстан халкы эчкән суның сыйфаты нинди? Республикада яшәүчеләрне сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен нәрсәләр эшләнә?

Башкортстан төбәгендә табигать сулыкларны юмарт өләшкән. Әмма халыкны эчәргә яраклысы белән тәэмин итүдә проблемалар да бар. Һәм ул республика дәрәҗәсендәге мәсьәлә итеп күтәрелде. 1998 елның мартында Русиядә беренчеләрдән булып Башкортстанда “Эчәр су турында” Закон кабул ителде. Аңа кадәр булганнарыннан аермалы буларак, әлеге законда эчәр су белән бәйле көнүзәк проблемаларны заманча хәл итү юллары, су белән тәэмин итүчеләрнең санитар-гигиена һәм физиологик нормаларны үтәмәгән очрактагы җаваплылыгы тулырак чагылыш тапты. Ә инде 2002 елның 12 гыйнварында “Башкортстан Республикасының эчәргә яраклы минераль сулары” программасы кабул ителде. Аның үтәлешен тикшерү республика Президенты Хакимиятенә йөкләтелү дә зур әһәмияткә ия. Президент программасы белән бәйле әлеге документ 2002-2010 елларда Башкортстанда эчәргә яраклы су һәм минераль су чыганакларын тәртипкә китерүне һәм аның белән сәүдә итү кагыйдәләрен үз эченә алган.
Шәһәрләрдә эчәр су проблемасын хәл итүдә сәүдә базарының роле көчәюе күзәтелә. Минераль су җитештерүчеләр арта. Сәүдә нокталарында әлеге кәсеп дистәләрчә малтабарның төп табыш чыганагына әйләнде. 2002 елда, мәсәлән, республикада шешәләргә минераль су тутырып сату белән 19 предприятие шөгыльләнсә, хәзер аларның саны 60ка җитте. Республика азык сәнәгатендә әлеге тармак үсеш юлында. Су җитештерүчеләр күрше өлкәләрдән кайтарылган төрдәш продукция белән көндәшлек итә. Моны сәүдә нокталарында да күрергә була. 18,9 литр сыйдырышлы савытлардагы “Чистая вода кристальная” бары тик башкалабыз Уфада гына аена уртача 50 мең данә сатыла. “Красноусольская” минераль суы елына 12 миллион декалитрдан күбрәк җитештерелә һәм ул Ырынбур, Чиләбе, Пермь өлкәләренә, Татарстанга күпләп озатыла. Кыскасы, 2006 елда Башкортстанда Бөтенрусия күләмендә үткәрелгән чарада белгечләр республикада минераль су базарына, продукциянең сыйфатына яхшы бәя бирде.
Авыл районнарында эчәргә яраклы су проблемасы тулысынча хәл ителде, дип булмый. Колхоз һәм совхозларның үз көчләре белән төзелгән суүткәргечләре һәм су чыганакларының еллар үтү белән табигый су сыйфатына кире йогынты ясавы да бәхәссез.
Узган җәйдә республика буенча баш дәүләт санитар табибы Башкортстанда барлыгы 2246 үзәкләштерелгән эчәр су белән тәэмин итү системасы файдаланылуын һәм барлык теркәлгән су чыганакларының дүрттән бер өлешенә якынының хуҗасыз булуы турында хәбәр итте. Республика халкының 14 проценты үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы аша килгән эчәр судан мәхрүм, аның күпчелеге авылларда яши.
Елның тәүге яртысында үткәрелгән тикшеренүләр күрсәтүенчә, су белән тәэмин итү чыганакларының дүрт процентына якыны микробиологик күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә җавап бирми. Чишмә, Дуван, Дәүләкән районнарында, Учалы, Яңавыл, Белорет һәм Нефтекама шәһәрләрендәге үзәкләштерелгән тәэмин итү системасы аша килгән эчәр суда тимернең нормадан югары булуы ачыкланды. Ә инде Яңавыл, Краснокама, Бәләбәй һәм Уфа районнарында, Нефтекама шәһәрендә яшәүчеләр эчкән суда марганец катнашмасы күп булу билгеле.
Авыл районы үзәкләре арасында чакмагышлылар эчәргә яраклы су буенча зур кыенлык кичерә. Әлеге проблеманы хәл итү озак елларга сузыла. Мәсьәләне зур дәрәҗәдә күтәрергә вәгъдә биреп сайланган депутатлар да сүзләрендә тора алмады шикелле. Хәзер биредә халык үз ихаталарында кое казырга мәҗбүр. Хәер, күпчелек авылларда халык үз хуҗалыкларында кое казуны өстенрәк күрә. Әмма мондый “үзаллылык”ның артезиан сулары өчен зыян китерү ихтималлыгы турында алар хәбәрдар түгел.
Башкалага терәлеп урнашкан Уфа районында да су белән тәэмин итү проблемасы бик кискен. Бу турыда күптән түгел “Известия” гәзитенең “Башкирия” кушымтасы хәбәр итте. Суда тозларның аеруча күп булуы ачыкланган. Су белән тәэмин итү системасында өзеклекләрнең еш кабатлануы да зур ризасызлык тудыра. Таптыково, Дмитриевка, Миловка, Михайловка, Алексеевка, Николаевка, Нижегородка, Зубово, Чесноковка, Булгаково, Старые Черкассы, Кызыл Яр авылларында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасын файдалануда һәм тотуда зур җитешсезлекләр булуы ачыкланган. Ихтимал, чыннан да, әгәр шушы биләмәләрдәге җитәкчеләр башкалада түгел, эшләгән авылларында яшәсә мондый битарафлык булмас та иде.
Гомумән, республикадагы барлык су белән тәэмин итү системасының нибары 317сенең генә санитар-эпидемиологик бәяләмәсе бар. Боларны коры саннар итеп кенә кабул итәргә ярамый. Суны яшәү чыганакларының берсе итеп билгелибез икән, аның сафлыгы өчен дә көрәшә белергә тиешбез.

Шул ук вакытта: Рәсми мәгълүматларга караганда, узган елда республикада эчәргә яраклы суның 80 проценты табигый фильтрация аша үткән. Башкортстанда елына бер кешегә уртача 9 мең кубометр чамасы су туры килә, Русия буенча әлеге күрсәткеч 30 мең кубометрга җитә. 2001-2005 елларда Башкортстандагы барлык су объектларына инвентаризация үткәрелгән. Авария хәлендәге 21 объект ябылган, унбере тергезелгән яисә казнадан бүленгән акча исәбенә кабат төзелгән. Йөз утызга якын буага капиталь ремонт кирәк. Әлеге вакытта республикада берничә зур сусаклагыч төзелә.
Читайте нас: