+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2008, 02:00

Ул Мәскәүне саклаган

Габдрахман Вахитов шушы авылда 1915 елның 12 сентябрендә дөньяга килгән. 89 яшькә җитеп, 2004 елда вафат булган Габдрахман Харис улы бик катлаулы да, эчтәлекле дә, матур да тормыш юлы үтә. Патша Русиясендә туган малай Совет илендә гомер кичерә, Совет власте өчен кан коя һәм капиталистик Русиядә җан бирә. Бер кеше туган йортыннан чыкмый гына өч илдә яшәргә өлгерә!


Габдрахман сугышка кадәр Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Диплом алу белән яшь егетне Кызыл Армия сафына чакыралар. Әмма аңа хезмәтен тәмамлап өйгә кайту насыйп булмый — дәһшәтле сугыш башлана. Илебезне басып кергән ак финнар белән сугыша. Шактый белемле һәм бик кыю, физик яктан нык авыл егетен укчылар взводы командиры итеп тәгаенлиләр. Финнар белән сугышта яралана һәм Мәскәү янындагы хәрби госпитальләрнең берсендә дәвалану курсын үтә. Ул аякка басуга Бөек Ватан сугышы башлана.
Тарихтан яхшы белүебезчә, фашист илбасарларының тешен сындырырлык җавап нәкъ Мәскәү янында башкалабыз өчен барган каты алышларда бирелә. Аларда хәлиткеч рольне данлыклы Себер дивизияләре һәм, әлбәттә, үзләрен тәү кат күрсәткән реактив минометлар уйный.
— Моңарчы җиңелүнең нәрсә икәнен белмәгән фашистлар безнең “Катюша”ларның тәүге залпларыннан соң ук, дуст сипкән таракан урынына кырылды, ә исәннәре сугыш яланын ташлап качты! Бөек Җиңүне Берлинда данлыклы 10нчы гвардияче минометчылар бригадасының взвод командиры булып каршылаган гвардия лейтенанты Вахитов сугыштан соң 40 елга якын Гайниямак урта мәктәбендә укытканда еш кына шулай дип искә ала.
— Габдрахман абый бездә хезмәт дәресләре алып барды, эш сөяргә һәм һәрчак җаваплы, хәрбиләрчә тәртипле булырга өйрәтте, — диде укытучысы истәлегенә багышланган митингта чыгыш ясаган “Гайниямак” җәмгыяте җитәкчесе Марат Сафин.
— Мин үземнең зурәтием — әниемнең бертуганы Габдрахман Вахитов белән хаклы рәвештә горурланам, аның тормыш юлы миңа һәрчак якты маяк булып торды, — диде легендар абзыйсының хәрби һәм педагогик хезмәт юлына байкау ясаган Мулланур Фәтхулов. Әйткәндәй, Мулланур Миңнегәрәй улы үзе дә Әлшәйнең күренекле кешесе — ул 25 ел буена район партия комитетының икенче секретаре булып эшләгән һәм аңа районның шәрәфле шәхесе исеме бирелгән.
Габдрахман Вахитовның каһарманлыгын, ил алдындагы хезмәтен ачыграк күрсәтү өчен бер генә фактны телгә алу да җитә. Тарихтан шунысы билгеле: данлыклы “Катюша”лар янында хезмәт итү өчен рядовой солдатны да (хәер, анда сержанттан түбәне булмый) партия Үзәк Комитеты аша сайлап алганнар. Ә безнең якташыбыз “Катюша”лар взводы командиры булган!
40 елга якын педагогик стажлы данлыклы командир истәлегенә (Гайниямакта Бөек Ватан сугышында лейтенант дәрәҗәсенә җиткән ике генә кеше була — икенчесе Мозаффар Гарифуллин) тактаташ ачуда Миңнегали Сафин җитәкләгән мәктәп коллективы, укучылар актив катнашты.
Читайте нас: