+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2008, 02:00

Ялкауның җаны, тырышның даны чыга

Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, халыкка көнкүреш һәм сәүдә хезмәте күрсәтү учреждениеләренең эшчәнлеге дә игътибар үзәгендә. Урындагы халыкка уңай яшәү шартлары тудыру, тормыш дәрәҗәсен күтәрү район хакимияте эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсенә әверелде. Һәр авыл биләмәсендә социаль семинарлар үткәрү максат итеп куелды һәм ул эш дәвам итә. Семинарга әзерлек барышында авылларда урамнарны тазарту, киртә-кураны буяу кебек “косметик ремонт” белән генә чикләнмиләр. Иң беренче чиратта, авылда яшәүче халыкның көндәлек тормышын уңай якка, заман таләпләренә җавап бирүгә якынайтырлык чараларга зур игътибар бирелә. Урамнар ремонтлана, чишмә-коелар яңартыла. Алар белән беррәттән мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, сәламәтлек саклау учреждениеләре тәртипкә китерелә. Ә иң мөһиме, авылларда яшәүче халык белән аралашу, көндәлек тормыштагы килеп туган сорауларны хәл итү мондый семинарларның әһәмиятен икеләтә арттыра. Беренче семинар Колай авылында үткәрелде. Уңган халык яши анда. Йортларга табигый газ үткәрелгән. Йорт-ихаталар төзек, ныклы. Монда яшәүчеләр урамнарны, авыл тирәсен тәртиптә тотулары белән дә аерылып торалар. Күпләп мал асрап, кош-корт үрчетеп, үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнгәннәр. Район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов кешеләр белән аралашкан вакытта бигрәк тә җитешсез якларга нык игътибар бирде. Авылда яшәүче хөрмәтле ветераннар, уңган гаиләләр, йорт-курасын үрнәкле тотучылар, күп балалы гаиләләр һәм башка бик күпләр игътибарга алынды. Аларның байтагына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.


Әмма семинарда катнашучылар уңай якларны гына күрер өчен килмәгәннәр. Алдан әйтүемчә, авылда барлыгы 173 йорт бар, шуларның 26сы буш тора. 437 кешенең 303е пенсионерлар. Эш көчендәге кешеләр саны 72, укучылар 42 һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр 21 бала. Авыл халкының картаюы, эш көчендәгеләрнең һәм балаларның аз булуы җитди борчылу тудыра. Хәлне уңай якка үзгәртү өчен, иң беренче чиратта, эш урыннары булдыру таләп ителә.

Кушманак, Яңа Кизгән авыл Советы биләмәләрендә үткән семинарлар халыкның киләчәккә ныклы ышаныч баглавын, үз көчләренә таянып яшәргә тырышуын күрсәтте. Өйләрнең зурлыгы, ихата тулы мал-туар булуы, бакчада җиләк-җимешнең, яшелчәнең мул уңыш бирүе моңа анык мисал. Тугай авылында яшәүче Хәҗәр һәм Марат Насретдиновларның ике катлы өйләрен, соклангыч бакчаларын күреп кунакларның исе китте. Аңа “Үрнәкле йорт” исеме бирелде. 55 ел буена гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә тугры булып балалар үстереп олы юлга чыгарган Вәрисә һәм Җәдист Әхмәтшиннарның йорты да күпләргә үрнәк булырлык. Аңа да “Үрнәкле йорт” дигән язу эленде. Хуҗаларга исә рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Гомеренең күп өлешен туган яктан еракта үткәрергә мәҗбүр булган, әмма үз төбәген беркайчан да онытмаган кешеләр дә байтак. Беренче ранг капитаны булган, Камчаткадагы шәһәрләрнең берсендә мэр урынбасары булып эшләп туган ягына кайткан Роберт Фәттахов шундыйлардан. Аларның бакчасында 100 төрле гладиолус, 18 төрле георгин үсә. Авылда да югалып калмаганнар, җир эшкәртеп дөнья көтәләр, ихата тутырып мал асрыйлар.
Яңа Кизгән авылы Балтач ягыннан килгәндә районның визит карточкасы булып тора. Район турындагы беренче тәэссоратлар шушыннан башлана. Авыл зур, матур, төзек. Тарихы да XVI-XVII гасырларга ук барып тоташа. 1671 елда теркәлгән документ буенча типтәрләр Кыр Унлар башкортлары белән килешү төзеп, Танып һәм Кизгән елгалары арасындагы җирләргә урнашалар. XVIII гасырның 30нчы елларында ясак түләүче татарларга биләмәләрен киңәйтү мөмкинлеге туа. 1796 елда татарларның яңа төркеменә Яңа Кизгән авылына нигез салырга рөхсәт итәләр.
Кизгәнлеләр авылларын бик яраталар. Урамнар төзек, матур. Монда да берничә хуҗалыкка “Үрнәкле йорт” дигән табличка һәм рәхмәт хаты, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Күп балалы гаиләләргә дә игътибар зур булды. Гомумән, бу җәһәттән кизгәнлеләр күпләргә үрнәк булырлык. Төрле сәбәпләр белән ятим калган унбер бала авылда яңа гаиләсен тапкан. Семинар барышында өлкән яшьтәгеләрнең күбесенә җылы сүзләр әйтелде, бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырылды. 90 яшьлек Газимә апа Йосыпова кунакларны капка алдына чыгып каршы алды. Алты айлык сабый чагында ук ятим калган ул. Шуңа авырлыкны күп күрергә туры килгән. Соңыннан да тормыш иркәләмәгән. Тормыш иптәше Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан. Дүрт кызны үстереп аякка бастыру шушы кечкенә хатын иңнәренә яткан. Тырышлыгы, уңганлыгы белән алдыра ул. Гомер буе колхозда эшләгән. Төннәрен кешеләргә юрган, фуфайка сырган, кием-салым теккән. Инде олы яшьтә булса да, тик утыруны белми. Бакчасында яшелчә үстерә. Кишер, кабак, чөгендер, сарымсаклары бигрәк тә уңа, диләр. Газимә апа үз гомерендә бер тапкыр да дару эчеп карамаган, шушы яшькә җитеп, күзлек тә кими. Төрле үләннәр ярдәмендә ул авылдашларын да дәвалый.
Гомумән, мондый уңган кешеләргә бай Яңа Кизгән авылы. Алар арасында районда гына түгел, тирә-якта танылган мич чыгаручылар да, арба-чана ясаучылар да бар.
Авылларны төзекләндерү, кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән мондый семинарлар Борайда даими үткәрелә. Район халкы мондый чараның файдалы булуына тиз төшенде. Чөнки очрашулар барышында күп мәсьәләләр хәл ителә.
Читайте нас: