+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2008, 02:00

Уфада “Немец йорты”на нигез салынды

Узган җомгада Уфада “Немец йорты” төзелешенә беренче нигез ташы салу тантанасы үтте.Чарада Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, тышкы икътисади бәйләнешләр, сәүдә һәм эшкуарлык министры Борис Колбин, Германиянең Екатеринбургтагы Генераль консулы, Рената Шимкорайт, “Халыкара сәүдә үзәге — Уфа” вәкилләре катнашты.

Бу оешма Германия һәм башка илләр компанияләре белән эшлекле бәйләнешләрне интенсивлаштыру юлы белән республика бизнес-берләшмәләре үсеше өчен шартлар булдыруны күз уңында тотучы “Немец йорты” проектын төзегән.
“Немец йорты” Салават Юлаев проспекты белән Миңнегали Гобәйдуллин урамы чатында урнашкан, гомум мәйданы 37 мең квадрат метр булган 15 катлы комплексны үз эченә ала. Биредә югары дәрәҗәдәге эш-офис биналары (А һәм В классы), 2 мең квадрат метр мәйдандагы уңайлы ике катлы җир асты машиналар кую урыны, үз күргәзмәләр комплексы, заманча сәүдә-сервис мәйданнары, ресторан урнашачак.
Бу объектта Volkswagen рәсми дилеры, “Халыкара сәүдә үзәге — Уфа”, БР Сәүдә-сәнәгать палатасы, шулай ук DHL компаниясе урнашачак.
Бу проект белән, шулай ук, Германиянең халыкара сәүдә үзәкләре дә кызыксынды. Кельн шәһәренең халыкара сәүдә үзәге белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган да инде. Лейпцигтагы шундый ук үзәк белән Германиядәге кайбер компанияләрнең проектны гамәлгә ашыруда катнашачагы турында килешүгә ирешелгән.
БР Тышкы икътисади бәйләнешләр, сәүдә һәм эшкуарлык министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген Русия-Германия Тышкы сәүдә палатасы белән проектны гамәлгә ашыру шартларын тикшерү алып барыла. Мондый проектлар Русиянең төрле төкбәкләрендә уңышлы эшләп килә.
* * *
“Башкортстан-Германия” Дуслык Җәмгыяте идарәсе рәистәше, Президентның дәүләт советнигы Сергей Лаврентьев Уфада үткән Дуслык Җәмгыятенең IV республика конференциясендә 2009 елны Башкортстан Республикасында Башкортстан-Германия дуслыгы һәм хезмәттәшлеге елы дип игълан итү турында хәбәр итте. Конференциядә кунак буларак Германия Федератив Республикасының Екатеринбургтагы Генераль консулы Рената Шимкорайт катнашты.
— Киләсе ел үзенчәлекле булачак, — диде Сергей Лаврентьев. — 2009 елда Башкортстан-Германия хезмәттәшлегенең — 45 еллыгы һәм “Башкортстан-Германия” Дуслык Җәмгыятенең 40 еллыгы билгеләнәчәк. Җәмгыять идарәсе республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте, һәм Президент Башкортстан-Германия дуслыгы һәм хезмәттәшлеге елын игълан итү турындагы тәкъдимне хуплады.
Чараларның календарь планы төзелгән һәм кабул ителгән, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Башкортстан-Германия дуслыгы елын ачу тантанасы 10 февральдә Дипломатик хезмәткәрләр көнендә үтәчәк. Шул ук көнне “Дуслык тасмасы: Башкортстан-Германия” акциясе, мәктәп укучылары арасында Германия турындагы иң яхшы инша яки рәсем республика конкурсы һәм журналистлар арасында Германия һәм Башкортстан-Германия хезмәттәшлеге турындагы иң яхшы мәкаләгә яки телевизион очеркка конкурс старт алачак.
Дуслык елы кысаларында Уфада немец киносы фестивале, Башкортстан-Германия мәгариф һәм яшьләр җыеннары, халыкара конференцияләр оештыру күз уңында тотыла. Моннан тыш, Идел буе һәм Урал федераль округларының Германия белән дуслык һәм эшлекле хезмәттәшлек җәмгыятьләренең беренче “Бердәмлек уңышы” форумын үткәрү планлаштырыла. Дуслык елына багышланган чаралар ГФРда да үтәчәк. Һалле шәһәрендә тантаналы концерт, фото һәм сәнгать күргәзмәләре, “түгәрәк өстәл”ләр үтәчәк. Һалле һәм Лейпциг шәһәрләрендә Уфа икътисады көннәре һәм Башкортстан Республикасы югары уку йортлары презентациясен үткәрү планлаштырыла. 2009 елда Стәрлетамакта һәм Күмертауда “Башкортстан-Германия” Дуслык Җәмгыятенең бүлекчәләре ачылу көтелә.
Конференциядә катнашучылар Башкортстан-Германия мөнәсәбәтләренең бүгенге торышын һәм киләчәк үсешен тикшерде. Күпьяклы хезмәттәшлек урнаштыруда гуманитар бәйләнешләрнең әһәмияте зур булуы билгеләп үтелде.

“Башинформ”.

Читайте нас: