Даян Баян улы хакында ишетмәгән, белмәгән кеше юктыр — ул, чын мәгънәсендә, планета кешесе. Аны Европаның ике дистә шәһәре үзенең шәрәфле шәхесе итеп таныган. Ул Чехия һәм Словакиянең милли батыры. Аның бүләкләренең исәбе күптән инде санап бетерерлек түгел, килограммнар белән исәплиләр – аларның алты килодан артык икәне билгеле!
Ә бит барлык дөньяны таң калдырган шушы гади татар егете, Башкортстан улы икенче бөтендөнья сугышына унсигезе дә тулмастан кереп китә.
— Хәрби комиссия үтәр өчен үземнең бер хезмәттәш дустым белән кышкы чатлама суыкта йөздән артык километр озын юл үтеп, Бакалыдан Кушнаренкога чаклы бардык, — дип искә ала үзенең дөньякүләм легендага әверелгән сугыш юлы башын 87 яшьлек ветеран.
Шунысы кызыклы: үзенең партизан рейдлары белән бөтен Европаны дер селкеткән “кара генерал” элекке “Кызыл таң”чы, Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаев белән бер авылдан, бер мәктәптән, бер сыйныфтан!
Легендалар буш җирлектә тумый. Даян Баян улы тормышында алар берничә калын китапка җитәрлек. Әйтик, 1944 елда Гитлер үзе “кара генерал”ны һәм аның “бандасын” юк итәргә боерык бирә һәм бу җаваплы бурычны иң ышанычлы башкисәре – Отто Скорценига йөкләтә. Аңа моның өчен алдан ук биш миллион марка акча вәгъдә ителә. Тик безнең Мурзин бу очракта да җиңүче булып кала. Үз башының шулкадәр кыйммәт бәһаләнгән булуын соңрак аның партизаннары кулга төшергән танк бригадасы генералыннан ишетеп белә.
Тагын бер легендага тиң факт: Даян Баян улының булачак тормыш иптәше аңа туры мәгънәсендә күктән төшә. Белорус кызы Надежда Павловна безнең разведчиклар төркеме белән дошман тылына самолеттан парашют белән төшә. Әмма төркемнән Надя үзе генә исән кала һәм әгәр аны мурзинчылар вакытында табып алмаса, ул да һәлак булыр иде. Бәхеткә, яшь кызның һушсыз гәүдәсенә партизаннар тап була.
Менә шундый торганы бер легенда булган кеше, туксанга җитеп килүенә карамастан, яшьләрчә җиңеллек белән Әлшәйгә җанлы очрашуга килеп китте.