+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2008, 02:00

Шолохов геройлары үрнәгендә тәрбияләндек

Башкортстанда республикага гына түгел, ә тоташ илгә билгеле данлыклы шәхесләр күп. Шуларның берсе Благовещен районының “Степановка” совхозының Ильино-Поляна фермасында савучы булып эшләгән, Социалистик Хезмәт Герое Эльвира Гулина. Без аның тормыш юлы, хезмәттә күрсәткән батырлыгы, бүгенге көне турында әңгәмә кордык.

— Эльвира Александровна балалык елларыгыз турында сөйләп үтсәгез иде. Сез кайда тудыгыз, әти-әниләрегез кем, туганнарыгыз бармы?
— Без гаиләдә дүрт бала: ике кыз, ике малай үстек. Бөек Ватан сугышы башлангач, әти фронтка китте. Безне дә гаиләбез белән Кавказдан Казахстанга күчерделәр. Юлда без барган поезд дошманның һава һөҗүменә эләкте, бомбалар яңгыры астында калдык. Бу мәхшәрдә без, балалар, әнидән аерылдык, аны югалттык. Безне бер авыл җиренә китерделәр. Шунда яши башладык. Абыем Викторны Уфага хезмәт армиясенә, абыем Эвальд һәм апам Эмманы “отгон”га — ниндидер ГЭСка бугай, җир эшенә алдылар. Тәрәзәсе, төтен чыгарга торбасы да булмаган землянкада яшәдем. Ачлык, ялангачлык. Өстәвенә, биредәге кешеләр арасында ирләребез немецлар белән сугыша, без монда немец балаларын, хатыннарын ашатырга тиешме, дип кырын караучылар, җәберләүчеләр дә бар иде.
Янда гына бер казах хатыны яши иде. Алар байлар, җиде атлары, сыерлары, башка мал-туарлары бар, улы колхоз рәисе иде. Мине шул хатын өенә ярдәмче итеп алды. Сигез яшемдә бияләр сава башладым. Сыерларын да саудым, су ташыдым, мал карадым. Ул көннәрне искә төшерсәм әле дә тәннәрем чымырдап куя. Казах телен аңлый башладым, 8-9 чакрым ераклыктагы авылга мәктәпкә йөреп укыдым. Җиде сыйныфны мактау грамотасы белән тәмамладым. Арытаба уку эләкмәде.
16 яшькә кадәр шул казах хатынында яшәдем. Аннары ул мине үземнән унтугыз яшькә өлкән, хатыны үлгән кешегә кияүгә бирде. Ирем баштагы мәлдә миңа начар мөнәсәбәттә иде. Аңардан немецны, хезмәтчене хатын итеп алдың, дип көләләр иде. Аның әнисе яхшы кеше булды: “Әти-әнисез үскән баланы кыерсытсаң Аллаһ сиңа җәзасын бирер”, — ди иде. Башта кызыбыз Светлана, ике елдан Рита дөньяга килде. Бик матур, тату дөнья көтә генә башлаган идек, чирләп ирем вафат булды.
— Казахстаннан Башкортстанга кайчан килдегез? “Степановка” совхозына ничек килеп урнаштыгыз?
— Иремнең вафатыннан соң үзем дә бик каты авырдым. Абыем моны белеп безне Уфага үзе янына алып килде. Әниебез дә табылды, ул Новосибирскида дәваханәдә булган.
Абыем кечкенә бүлмәдә яши иде, безне анда пропискага кертмиләр. Мин торагы булган эш эзли башладым. Бик ябык идем, кулыннан килмәс дип эшкә алмаганнардыр инде, кайда гына мөрәҗәгать итмәдем бит. Күршедә бер бабай яши иде, аның килене совхозга эш сорап барырга киңәш бирде. Сентябрь ае иде, кайда казахча, кайда урыс телендә сораша-сораша совхозга барып җиттем. Нюра Греднева дигән хатыннарга кереп кундым. Иртән тукталышта торганда кулына портфель тоткан, зыялы бер ир килеп кайдан килүем, ни йомыш белән йөрүем турында сораштырды. Аннары директор янына алып керде. “Ул минем яхшы танышым, эшкә дә алыр, торак та бирер”, ди. Григорий Варламовның эш бүлмәсенә керү белән үтенечен әйтте. Бу портфельле кешенең районнан килгән ревизор булуын соңыннан белдем. Совхоз җитәкчесе сәләмә киемле, ябык кызга озак карап торганнан соң бригадир Долгих, управляющий Дьячковларны чакырды. Төзелүче йортта фатир вәгъдә итте. Фермага эшкә алдылар, урмандагы умарталыктагы ташландык йортны бирде. Йорт иске, аны сылаштырып яши башладык. Совхозда эшләүчеләр кем мендәр, кем чәйнек, башка йорт кирәк-яраклары бирделәр. Фермага иртәнге сәгать дүрткә барасың, кич кире унберсез кайтып булмый, урман аша кайтырга курыкмасын өчен эт бирделәр. Әни эштән каршы алырга килә иде.
— Фермадагы тәүге эш көнегезне хәтерлисезме?
— Әлбәттә, фермада башта миңа җил искәнгә селкенеп торган таналар төркеме бирделәр. Ул малкайлар шулкадәр ябык, күпләрен аркан белән күтәреп торгыза идек. Ашатып, тәрбияләдем, бозаулаганнан соң аларга сокланып караучылар күп булды.
— Эльвира Александровна, коллективта үз итсеннәр, алдынгы булу өчен күп көч салырга кирәк...
— Бер тарихны сөйләп үтим әле. Безгә умартачы Геннадий Ильич Гулин бик еш керә иде. Аның белән бер-беребезне яратышып тиздән өйләнештек. Улыбыз Евгений тугач иремне армиягә алдылар. Декрет ялында ике генә атна булдым да эшкә чыктым. Кәрзин белән, чиләкләрне көянтәләп силос, жом, барда ташыйм, кул белән сыер савам. Бернинди дан турында да башка уйның кергәне дә юк, бар теләк күбрәк эшләп балаларны яхшырак тәэмин итү. “Өч балаң бар, әниең авыру, җитмәсә, иреңне армиягә алдылар” дип күршеләр гаҗәпләнә иде. Авыл Советына барып тиешле кәгазьләр җибәрдек. Геннадийга: “Нигә өч балам бар дип әйтмәдең”, дигәч, “Оялдым, аның икесе үземнеке түгел бит”, дигән. Ул ярты срок хезмәт итеп кайтты.
Рекордлар үзеннән-үзе генә тумады. Бу — көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Минем берүземнең генә хезмәт нәтиҗәсе түгел ул. Совхоздагы сыер савучылар үз-үзләрен аямыйлар иде. Бөтен эш кул көче ярдәмендә башкарылды бит. Рим Сәгыйть улы Бакиев директор булгач кына сыерларны саву, мал азыгы тарату механикалаштырылды.
— Шулай да группагыздагы һәр кырык сыердан җиде мең килограмм сөт савып алуның сере нәрсәдә?
— Минем сыерларым — “Вишня”, “Зорька”, “Роза”, “Ласточка”лар парадка чыккан солдатлар кебек ялтырап тора иде. Аларны юып, тазартып, койрыкларын кисеп, төзәтеп кенә тора идем. Таналарны махсус режим белән ашаттык. Баштагы мәлләрдә минем сыерлар өчен аерым шартлар тудырылган диләр иде. Андыйларга абзарның ишеген ачып күрсәтә идем. Сыерларны саву технологиясенә зур әһәмият бирергә кирәк. Сыерларны тәүлегенә өч, ә яшьләр һәм күп сөт бирүче малларны дүрт мәртәбә сава идем. Савып бетермәү — вак эш кебек. Аппаратка сөт килми башлау белән аны салдырып икенче сыерга урнаштырырга ашыгалар. Бүген бер стакан сөт савылып алынмаса, иртәгә сыер ике стакан бирми калдыруы мөмкин.
Минем остазым Надежда Пантелеевна Сергеева үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул: “Эштән курыкма, тырышсаң, уңышка ирешеп була”, дип еш кабатлый иде. Һәр эшкә күңелеңне биреп эшләргә кирәк — уңышның бөтен сере шунда. Шолоховның “Күтәрелгән чирәм”ендәге Семен Давыдов әйткәнчә: “Буразнага ятып үлсәм үләм — эшлим! Төнлә фонарь яндырып булса да сөрсәм сөрәм, башкача булдыра алмыйм!” Мин дә шундый кеше...
Эшсез, ялкауларны яратмадым. Алар үзләре дә эшләми, кешегә эшләргә дә ирек бирми бит.
— Бу билгеле “Гулина характеры” инде, ә ул нинди?..
— Берсүзсез, миңа да бик авыр чаклар күп булды. Алдынгыларга тиңләшү өчен билне биштән буарга, кан чыкканчы иренне тешләргә дә туры килде.
Бервакыт совхозга кара-чуар токымлы таналар кайтардылар. Алар ябык, пычрак, аякларында көчкә басып торалар. Директор аларны миңа алырга күндерде. “Аларны бары тик сиңа гына тапшырып була”, ди. Ашаттым, тәрбияләдем, алар 5200 килограмм сөт бирде.
— Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән көн ничек хәтерегездә калган?
— Ул көнне кич мин Уфадан кайтып килә идем. Каршыга килүче авылдашым:
— Котлыйм, котлыйм! — диде.
— Нәрсә белән? — дим аптырап.
— Әллә белмисеңме, сиңа бит Герой исеме бирелгән...
Өйгә мин битләрем юешләнем кайтып кердем. Битләрем әллә яуган яңгырдан, әллә күз яшьләреннән дымланган иде.
— Сез бәхетлеме?
— Әлбәттә, бәхетле. Тормыш иптәшем Геннадий Ильич белән биш балабызны да тәрбияләп олы тормыш юлына чыгардык. Алар илебезгә, җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булдылар. Биш оныгыбыз, бер туруныбыз безне куандыра.
Тырыш хезмәтемне ил җитәкчелеге югары бәяләде. Дустым Шәвәли Вахитов кебек шәхес белән ярышып эшләү бәхете тиде. Эш тәҗрибәм белән республика, район савучылары белән уртаклашырга мөмкинлек булды.
КПСС Өлкә комитеты әгъзасы, БАССР Югары Советы депутаты, Благовещен район комитеты әгъзасы, район Советы депутаты булып тордым, җәмәгать эшләрендә катнаштым.
Республика, район җитәкчелегенә рәхмәтлемен, алар мине онытмый, һәрвакыт ярдәм итеп тора.
Яшьләргә теләгем шул: һәр эшне яратып, күңел салып башкарырга кирәк, шулай иткәндә генә уңышка ирешергә мөмкин.
Читайте нас: