+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2008, 02:00

Илеш сандугачлары

— Илеш – талантларга бай төбәк. Ике елга бер аларны барлау районның матур йоласына әйләнде. Чараның максаты — яңа талантлар ачу, аларны арытаба үстерү һәм дөрес юл күрсәтү. Икенче бурычы — халык җырларын пропагандалау. Быелгы бәйгене үткәргәндә дә шушы максатлар күз уңында тотылды, — диде район мәдәният сарае директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Хәбибов.


Кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк бәйгечеләр арасында: мәктәп укучылары да, укытучылар да, механизаторлар да, студентлар да, пенсионерлар да. Бу кешеләрне бер нәрсә — моң берләштерә. Бәйгенең буеннан-буена яңгыраган халык моңнарын тамашачы тын да алмый тыңлады. Конкурста җырлар татар, башкорт, урыс, удмурт, мари телләрендә яңгырады. Милли киемнәрдә чыгыш ясаучылар да күп булды.
Бәйгечеләрнең иң кечесенә — Ябалак авылыннан Гөлнар Сибгатуллинага — 5, иң өлкәненә — Кужбахтыдан Мирзагали Хәбибуллинга 78 яшь иде. Күкрәген тутырып орден-медальләр таккан сугыш һәм хезмәт ветераны сәхнәгә чыгып басып «Герман көе”н сузуга күпләрнең күзенә яшь килде.
— Башта урыннарда ел дәвамында сәләтлеләрне сайлап алу турлары үтте. Шуңа да район бәйгесенә иң-иңнәр генә чыкты. Барлык мәдәният йортлары-клублары да конкурста актив катнашты. Икенче турга Югары Яркәй, Рсай, Лаяшты, Шәммәт, Аккүз, Лаяшты, Бишкурай, Теләпән, Кадер авылларыннан икешәр бәйгече чыкты, — ди район мәдәният сарае хормейстеры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрова.
— Бу бәйгене караганда буыннар күчәкилүчәнлеген күреп сөендем. Биштәгесенең дә, җитмештәгесенең дә зур сәхнәгә чыгып халык җырларын сузуы икеләтә шатлык бит. Иң-иңнәрне сайлап алу җиңелдән булмады, чөнки лауреат исеменә конкурста катнашкан һәркем лаек иде, — диде жюри рәисе, район мәдәният бүлеге начальнигы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Салават Закиров.
Гран-при бертавыштан Аккүз мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Галия Шәриповага бирелде. Шундый ук югары бүләккә Теләпәннән 69 яшьлек Рәсүлә Абдуллина лаек булды. Галия тамашачыны башкорт халык җыры “Шәүрә”не башкарып таң калдырды. Рәсүлә апа тамашачы хөкеменә берьюлы ике татар халык җыры — “Шахта” белән “Шәмдәлләрдә”не тәкъдим итте. 1 нче баскычка Кыргыздан Антон Авзалов, Торачыдан Гөлгенә Сәхибгәрәева, Лаяштыдан Артур Хәсәнов, Югары Яркәйдән Флүс Шәфыйков күтәрелде. Икенче урын, яшь аермалыкларына карап, берьюлы 8 кешегә — Ябалактан Гөлнар Сибгатуллинага, Мари Мәнәвезеннән Сергей Сәйфетдиновка, Этәйдән Илсөяр Әһәдуллинага, Шәммәттән Айнур Гомәровка, Тыпыйдан Рөстәм Шакировка, Кужбахтыдан Мирзагали Хәбибуллинга, Игмәттән Лилиана Баяновага, Теләпәннән Илшат Абдуллинга бирелде. Өченче урынны исә Кадердән Флизә Солтанова, Дөмәйдән Айдар Насыйбуллин, Тәҗәйдән Эльвира Латыйпова, Кадердән Илдар Шәгалиев, Татар Мәнәвезеннән Илнур Галләмов, Юлдаштан Илнур Әмиров, Аккүздән Рәүфә Шәйхразиева, Красноярдан Олег Ханов, Бишкурайдан Фина Мусина алды. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Югары Яркәй район элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин да иң моңлы сандугачларга үз бүләкләрен өләште.
Гала-концертка төрле елларда “Илеш сандугачы” лауреаты исеме алган Айдар Рәкыйпов, Индира Хәсәнова, Земфира Галләмова, шулай ук Стәрлетамак мәдәният-агарту техникумы студенты Рөстәм Шакиров, “Дуслык моңы” конкурсы дипломанты Гөлгенә Сәхибгәрәева, кабатланмас моң иясе Фәнирә Мәхмүтҗанова башкаруындагы җырлар да ямь өстәде.

Читайте нас: