+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2008, 02:00

Башкортстанга тагын бер алтын медаль кайтты

Бу яңалык җиңү алып кайткан якташларыбыз өчен һәркемдә олы горурлык хисе тудырды. Русия киңлекләрендә сәләтле гаиләләр бихисап. Ә инде шулар арасыннан башкортстанлылар шундый югары бүләккә лаек булуы барыбыз өчен дә зур шатлык һәм сөенечле вакыйга.


Әлеге фестиваль-конкурсның беренче турында катнашу өчен ил буенча барлыгы 37 гаилә сайлап алынган. Финалга аларның иң көчлеләре — нибары унөче генә чыга. Якутиядән, Удмуртиядән, Кабарды-Балкардан, Ставропольдән, Воронеж, Курск, Владимир һәм Мәскәү өлкәләреннән өч һәм алты балалы гаиләләр килгән булса, Башкортстаннан Хәсәновларның унбер балалы гаиләсе составында өч буын вәкиле — 12 кеше чыгыш ясады.
Гаилә елында үткән бәйгенең максатына килгәндә, иң тәүдә анда рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә, ата-ана идеяләрен популярлаштыруга өстенлек бирелә. Тагын да җәмәгатьчелек оешмалары, киң мәгълүмат чаралары игътибарын гаилә проблемаларына юнәлтү, яшьләрдә никах, гаиләгә уңай караш, җаваплылык тойгысы тәрбияләү, илдәге күркәм традицияләрне тергезү, гаилә сәясәте өлкәсендә инновацион технологияләр кертү күз уңында тотылганын билгеләп үтәргә кирәк.
Хәсәновлар гаиләсе бу бәйгегә очраклы эләкмәгән. Әле 2002 елда ук гаиләгә “Халык ансамбле” дигән абруйлы исем бирелә. Моңа кадәр район, республика күләмендә үткән бик күп конкурсларда алар халык күңелен яулап өлгергән була инде. Быел октябрь аенда үткән “Ашкадар таңнары” II республика башкорт фольклоры бәйрәмендә дә алар бик үзенчәлекле чыгыш ясый. Гаилә башлыгы Сәфәргали Хәсәнов, иң өлкән катнашучы буларак, киләсе фестивальгә дә чакыру алды. Ул унбер бала әтисе, утыз бер оныкка һәм сигез турунга картәти.
Хәсәновлар гаиләсен Баймак районында белмәгән-ишетмәгән кеше юк. Түбән Җаекбай авылында үсә аларның сәләте. Гаилә ансамблендә бүген 70 кеше, аларның иң өлкәненә 72 яшь булса, иң кечесенә 7 генә тулган. Рәхимә һәм Сәфәргали Хәсәновларның унбер баласы да югары белемле педагоглар, араларында Башкортстанның мәгариф отличниклары, атказанган мәгариф хезмәткәре, атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртүчеләр дә бар. Балаларның барысы да сәнгать җанлылар. Сәнгатькә үзләренең балаларын да җәлеп иткәннәр. Инде яшь буын да республика күләмендә үзен танытып өлгерде. Мәсәлән, Сибай телевидениесендә мөхәррир булып эшләүче Равиләнең кызы Гөлнур “Сылукай-2005” конкурсында гран-при алды. Ә музыка укытучысы Рәмзиянең кызы Зилия шул ук конкурста 2006 елда җиңү яулады.
Гомерен укытучы һөнәренә багышлаган Рәшидәнең ике кызы да “Яшьлек-шоу” республика конкурсы дипломанты. Балаларга музыка серен өйрәтүче педагог Раил Сәфәргали улы исә республика күләмендә үткән курайчылар конкурслары лауреаты. Ул төпчек бала буларак, туган авылында әти-әнисе белән бер йортта яши. Балалары өлкәннәр йолаларын өйрәнеп, аны бергәләп чын иҗатка әйләндереп, олы сәхнәгә чыгаралар, буыннан-буынга күчкән күркәм традицияләрне дәвам иттерәләр. Бу сәләтле гаилә турында 1982 елда Үзәк телевидениедән тапшыру күрсәткәннәр иде. “Ел гаиләсе” исеме дә аларга бирелде.
Хәсәновларның Мәскәүгә алып барган сценарийлары да башка беркемнекенә охшамаган. Шуңа ул жюрида зур кызыксыну тудырды. Унике минутлык чыгышта гаилә башлыгы улы курайда башкарган көйгә “Сары егет” биюен башкарды, аннары “Урал” башкорт халык җыры һәм өч тавышка “Ой, со вечора полуночи” урыс халык җыры яңгырады. “Иҗади гаилә” номинациясендә Хәсәновларга тиңнәр табылмады, беренче урын да нәкъ аларга бирелде. Ә Башкортстанга алар бәйгенең иң зур бүләге — Алтын медаль һәм Диплом белән кайтты. Бу сәләтле гаилә әгъзаларының барысын да шушы олы җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә тагын да югарырак уңышлар телибез.


Читайте нас: