+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2008, 02:00

Күмәк эш бердәмлекне ныгыта

Ямьле май аенда кулларына сап-сары йомшак каз бәбкәләрен алып, Фәрбизә Сәрвәретдинованың: “Исән-имин тигез үсегез”, — дип әйтүе әле кичә генә кебек иде, бүген алар үсеп, эре матур казларга әйләнгән. Табигать тә сиздерми генә яшел киемен алтынга алыштырган, көндезләрен җәйге җылылык тоелып китсә дә, төннәрдә кышның салкын тыны тоемлана башлаган чак җиткән инде. Менә шундый көннәрнең берсендә район үзәгендә яшәүче уңган хуҗабикә каз өмәсе үткәрергә булды. Бу изге нияткә Мөхәммәт хаҗи Хәсәнов фатыйха биреп, Коръәннән аятьләр укыды. Күп тә үтми ихата эче шат авазлар белән тулды: хуҗабикәгә ярдәмгә “Спутник” кулланучылар җәмгыятендә бергә эшләгән ахирәтләре дә, күршеләре дә, балалары да килде...

Эш башлар алдыннан өмәгә килүчеләрне район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ф. Дәүләтшина тәбрикләде, бәйрәм тарихының гасырлар төпкеленә барып тоташуын билгеләде, өмәчеләргә эшләренең җиңел булуын, уңыш һәм ныклы тазалык теләде. Мондый бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тормышының аерым вакытлары, матди шартлар белән тыгыз бәйләнгән була. Хуҗабикә Фәрбизә Гаян кызы да бәйрәмне тугандаш татар-башкорт гореф-гадәтләре буенча әзерләде. Ике-өч көн алдан өйдән-өйгә йөреп, күршеләрен, бергә эшләгән ахирәтләрен, якын танышларын, туганнарын, балаларын бәйрәмгә чакырды.
Каз өмәсенә яшь кызлар, апалар, җиңгиләр элек тә бик матур киенеп барырга тырышкан: сандыклардан аллы-гөлле яулыклар, алъяпкычлар алынган, чәчләр җентекләп яулык астына җыеп куелган. Бу өмәгә дә хатын-кызлар шулай ук матур киенеп килде. Милли башкорт киемнәре кигәч, тагы да сылуланып, зифа каеннарга охшап калган кызлар, апалар ерактан салават күперен дә, чәчкәле болынны да хәтерләтә иде. Шул вакыт иртәнге салкынча һаваны, авыл өстендәге тынлыкны бозып, моңлы гармун тавышы яңгырады. Китте җыр, китте бию!.. Халкыбызның энҗе-мәрҗәннәргә тиң җырлары, көйләре барысының да кәефен күтәрде, һәр кешенең йөзендә елмаю балкыды. Ул арада торбасы белән ихатага чыгарып куелган самовар да кайнады, өмәдә тотынырга дип әзерләгән зур чуендагы су да җылынды. һәм, ниһаять, өмә башланды! Ирләр шартына туры китереп, дога укып, йөзләрен кыйблага борып казларны чалды. Хатын-кызлар йөгерешеп чыгып, алдан җылытып, әзерләнеп куелган мунчага казларны йолкырга алып китә тордылар. Эш кызу барды, берсеннән-берсе җитез, уңган өмәчеләрнең кулларына күз иярми иде...
Өйдә бәйрәм табыны әзерләнде. Мәктәп урамында яшәүчеләр үткәргән бәйрәм мәҗлесләрендә алмаштыргысыз ярдәмче, аш-су остасы Гөлдар апа Халитова телләрне йотарлык тәмле коймак пешереп, таудай өеп куярга өлгерде. Ул арада хуш исле токмачлы аш та пеште. Табын искиткеч бай булды, иң уртага ысланган каз куелды.
Шаян сүзләр әйтешеп, җырлап вакыт бик тиз үтте, һәрберсе бишәр килограмм булган казлар чип-чиста итеп тазартылып та бетте. Бәйрәмнең дулкынландыргыч та, тантаналы да өлеше башланды — хатын-кызлар бизәкле көянтәләргә каз түшкәләрен элеп, урам очындагы елгага юнәлде. Моңлы гармун тавышы астында үзләре дә аккошлардай күренгән өмәчеләрне карарга бөтен урам чыкты, дисәк тә хата булмас. Менә шундый халык йолалары, җырлары, мәкаль-әйтемнәре белән сугарылган каз өмәсе кебек бәйрәмнәрдә, күмәк эшләрдә кешеләр арасындагы бердәмлек, татулык ныгый да инде.
Хуҗабикә Фәрбизә Гаян кызының элекке хезмәттәшләре дә нәкъ шулай бөтенесе бер булып аңа булышырга килгән. Ифрат тырыш, таләпчән, гадел кеше, үз эшенең остасы, искиткеч оештыручы да булган Фәрбизә Гаян кызы гади сатучыдан кибет директорына кадәр юл үткән. Хәзер хезмәт ветераны лаеклы ялда. Ул дүрт бала анасы, оныклары өчен яраткан дәү әни. һәр баласына яхшы тәрбия биргән, югары белем алырга булышкан. Үкенечкә каршы, шушы зур матур йорт хуҗасы — тормыш иптәше фаҗигале һәлак булган. Тормыш йөген берүзе тартса да, хуҗабикәдән ник бер зарлану сүзе ишетерсең. Хуҗалыкны нык тотуына, ышанычлы алып баруына сокланырлык. Абзар-курада, өйдә шулкадәр тәртип, җыйнаклык, матурлык! Фәрбизә Гаян кызының кул эшләре, аш-суга осталыгы турында кешеләр телдән төшерми сөйли. Җәй азагында үткәрелгән урам бәйрәмендә ул әзерләгән өстәлнең иң яхшысы дип табылуы да юкка түгел.
“Кешеләрне шатландырырга яратам, боек йөзлеләрнең күңелен ачарга, кәефләрен күтәрергә тырышам. Кешеләр белән аралашмыйча торалмыйм, — дип сөйли Фәрбизә Сәрвәретдинова. — Хезмәт сөюем әниемнән килә. Ул унбер бала тәрбияләгән, минем өчен әүлиягә тиң кеше, һәрберебезгә игътибары, мәхәббәте җитте. Аның алдында башымны иям, мең рәхмәтләр укыйм”. Язмабызның герое турында күршесе Фәндәлия Камалова: “Фәрбизә апа бөтен эшләрнең башында тора, беренче ярдәмче дә, киңәшче дә ул. Авыр вакытларда юатучыбыз да”, — ди.
Әйткәнебезчә, бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Монда Аскын үзәк мәдәният йортының фольклор ансамблендә катнашучыларның өлеше зур. Алар җырлап-биеп кенә түгел, өмәдә казлар йолку-чистартуда да, аш-су әзерләүдә дә сынатмады.
Бәйрәм тәмам. Әмма ул эзсез үтмәде, күпләр күңелендә ниндидер тылсымлы әкияти дөньяга кагылгандай матур тойгы калдырды, буыннарны тоташтыручы җепләрне барлады.. Бәлки бу ерак ата-бабаларыбызның изге йолаларына, гореф-гадәтләренә йөзебез белән борылуыбыз һәм кире кайтырга омтылуыбыздыр?..


Читайте нас: