+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2008, 02:00

Тәгълиматлы халык көчле була

Язучы, әдәбият белгече, тәнкыйтьче Роберт Баимов дистәләрчә еллар дәвамында гыйльми эзләнүләре һәм әдәби сүзе белән, тарихи хакыйкатькә таянып төрки халыклар, шул исәптән башкортларның милли-әдәби мирасын, тарихын өйрәнеп, шушының буенча объектив фикер формалаштыру, ул фикерне ныгытуга күп көч салган галим. Филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, бик күп әдәби әсәрләр, фәнни хезмәтләр авторы. Объектив фикер формалаштыру дигәндә без академик Гайса Хөсәеновның аның хакында “башкорт әдәбияты, тамыры борын-борыннан классик Шәрыкъ әдәбиятына барып тоташкан халык иҗаты өлкәсендәге тирәнтен эзләнүләре” дигән билгеләмәсеннән тыш яңа шартларда, халык тарихы, аның бүгенгесе һәм киләчәк язмышы турында хәстәрлекне дә күз уңында тотабыз. Идеология кыйбласы яисә ниндидер башка калыплар булмаган әлеге чорда Р. Баимов кебек дәрәҗәле галимнәрнең, каләм осталарының сүзе аеруча мөһим.


— Роберт Нурмөхәммәтович, унсигез ел мөстәкыйльлектә яшибез, озакламый Башкортстан Республикасының Төп законы — Конституция кабул ителүгә унбиш ел тула. Башкортстан шушы чорда тирән үзгәрешләр кичерде. Сезнең карашка, бу үзгәрешләрнең төп этәргече нәрсә булды?
— Гомумән алганда, мөстәкыйльлек алу Башкортстан халыклары үсешендә ифрат зур роль уйнады, моңача күрелмәгән нәтиҗә бирде. Башкортстанның яңача үсеш юлына чыгуында иске формациянең таркалуы һәм ил күләмендә яңага омтылу теләге булу да көчле этәргеч иде. Хәтерегездә булса, Борис Ельцин Уфада чагында: “Берите суверенитета столько, сколько можете проглотить!” дип белдерде. Бар нәрсә дә восстание белән генә хәл ителми. Тарихны тыеп торып булмый, аның эволюциясе бар. Ул чактагы Русия җитәкчелеге дә моны аңлады, ягъни мөстәкыйльлек алуны дәүләт ихтыяры белән дә эшләнгән адым дип саныйм. Соңгы унбиш ел эчендә Башкортстанда моңа кадәр гасырлар дәвамында җыелып килгән проблемалар хәл ителде. Тамырдан үзгәрешләр матди нигезсез мөмкин түгел. Үз җиреңә, үз байлыгыңа хуҗа булсаң, могҗизалар тудырырга мөмкин икән. Башкортстанның бүгенге социаль-икътисади үсеше моның ачык мисалы.
— Матди бөтенлек кенә җәмгыятьтәге барлык мәсьәләләрне дә хәл итми бит әле...
— Дөрес. Бүген дәүләт идеологиясе булмау безнең файдага түгел. Халык тәгълиматка ия булмаса, көчсезләнә. Рухи кыйбла юклык үзен сиздерә. Бер генә әхлак та, мораль дә өстенлек алмаганда гореф-гадәт, тел, фольклор традицияләренә өйрәтү, юнәлеш бирү алда тора. Яңа чорда халкыбызның борын-борыннан ук ифрат талантлы булуын аңлау җитешми. Ә бит халык иҗатында, әдәбиятта гомумкешелек кыйммәтләре тупланган. Аларны тирәнтен өйрәнү күп сорауларга җавап табу мөмкинлеге бирә.
— “Чуар шоңкар” романыгыз өчен Сез Салават Юлаев премиясенә лаек булдыгыз. Менә “дәүләт идеологиясе”, дидегез. Бу романыгыз төп идеология итеп ирекле Башкортстан дәүләте төзүне максат итеп куйган тарихи шәхес Зәки Вәлиди турында. Романны язу теләге ничек туды?
— Совет чорында ВКП(б) тарихын өйрәнгәндә шәхесләр арасында мөселман фамилияләре очрамау аптырата иде. Очраса да, алар буржуаз милләтчеләр буларак, “вәлидовщина”, “солтангалиевщина” дип аталып йөртелде.
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Әсхәт ага Мирзаһитов белән сөйләшеп утырганда, “Зәки Вәлиди ни рәвешле унбер меңле гаскәр туплый алды икән?..” — дип сораганымны хәтерлим. “Тупламыйча, башкортлар элек-электән казачествода торганнар бит”, — дип җаваплаган иде ул. Әйткәндәй, башкорт гаскәрләрендә милли состав та төрлечә булган. Башкортларны да, татарларны да, урысларны да, чувашлар һәм башка хәтта чит ил халыклары вәкилләрен (поляклар, чехлар) дә бәйсез Башкортстан идеясе берләштергән.
1984 елда мине Венгриянең Сегед университеты студентларына махсус курс укырга чакырдылар. Менә шунда Зәки Вәлидинең төрекчә чыккан “Хатирәләр” китабына тап булдым. Анда без өйрәнгән тарих бөтенләй башкача иде. Зәки Вәлиди эшчәнлеге белән кызыксынуым бермә-бер артты. Туксанынчы еллар башында “Башкортостан” гәзитендә мәкаләләр циклы бастырдым. Башкортстан дәүләт университетында Рәгыйб Гыймаев, Ирек Акманов, Нияз Мәҗитов тырышлыгы белән без бу дәүләт эшлеклесе һәм галимгә багышланган тәүге гыйльми конференцияне оештырдык. Аннан соң Башкортстан дәүләт филармониясендә Зәки Вәлидинең балалары катнашлыгында зур кичә үтте. Анда төп доклад белән чыгыш ясадым. Эзләнүләр һәм уйланулар шушы романны тудырды. Ул дөнья күргәч кайтавазлар күп булды. Халык үз тарихы белән кызыксына, горурлана дигән сүз бу. Салават Юлаев премиясен тапшырганда Президент Мортаза Рәхимов: “Бу бүләкне Сезгә халык үзе бирде ...” — дигән иде.
Явыз көчләр моңа кадәр шәҗәрәңне, тарихи тамырларыңны эзләүне дә начар нәрсә итеп күрделәр бит. Үзеңнең кемлегеңне белү интуитив рәвештә сине яхшылыкка, ата-баба рухына тугры булырга өнди, горурлык хисе уята. Башкалар арасында һич тә ким түгеллегеңне аңлыйсың. Дәүләт эшлеклесе буларак та, тарихчы буларак та Зәки Вәлиди дә моңа ныклы төшенгән булган, ул вакытта инкыйлаб башында торган Ленин, Сталин, Троцкий кебекләргә шуны аңлатырга тырышкан.
— Роберт Нурмөхәммәтович, Шәрыкъ әдәби мирасын, тарихын тирәнтен өйрәнгән галим буларак, әйтегез әле, халыклар эволюциясендә, атап әйткәндә, төркиләрдә бу дөньяви мирас тәэсире ничек чагыла?
— Зороастризм дигән борынгы тәгълимат бар. Ислам тәгълиматы да, христианство, буддизм һәм иудаизм да шуңа нигезләнеп барлыкка килгән. Зороастризмга борынгы Хорезмда яшәгән Заратустра нигез салган. Шушы тәгълимат планетаның биниһая киңлекләренә, аеруча Көнчыгыш илләренә һәм Урта Азия, Урал, Идел буендагы төрки халыкларга таралган.
Әле кайчан гына төркиләрнең мәдәнияте булмаган дигән фикер яши иде. Ә ул тарихны белмәгәнлектән туа. Мәсәлән, борынгы башкортларның иран кабиләләре белән бәйләнешләре безнең эрага кадәр II -I меңьеллыкларда ук урнашкан дияргә нигез бар. Гомумән, төркиләр борынгы халык. Ә мәдәниятсез халык, билгеле булуынча, тарихта эз калдыра алмый. VI-VII гасырларда ук алфавиты һәм руник язмалары булган халыкны ничек эзсез һәм язмасыз дип атыйсың?! Шәрыкъ дөньясы (төркиләр дә шул исәптә) аеруча XI -XIII гасырларда күтәрелеш, яңарыш чоры кичерә, шуннан соң Ренессанс Европага күчә, ә бу яңарыш чоры Русиягә Европа аша XVIII-XIX гасырларда гына килеп җитә.
Фирдәүси, Рудаки, Гомәр Хәйям, Алишер Навои, Низами, Ясәви, Хафиз, Сәгъди һәм башкалар гүзәл әсәрләр язып калдырган. Алар хакыйкатьне тасвирлаган. Уңай һәм тискәре якларның асылына төшенергә ярдәм иткән бу әдәби мирас бүген дә актуальлеген югалтмый. Мин боларны “Великие лики и литературные памятники Востока” дигән хезмәтемдә (югары уку йортлары өчен дәреслек), “Восточная литература”, “Литература Востока” кебек китапларда бәян иттем. Халкыбызның да тарихи, милли-мәдәни тамырлары Шәрыкъка барып тоташа. Тамырсыз бер генә шәхес тә формалаша алмый.
— Тарихи, милли-мәдәни тамырлар, дигәннән, Сезнең яңа романыгыз әлеге тамырларга мөрәҗәгать итеп, ата-бабаларның тарихи үткәнен бәян итә...
— Әйе. Ул “Кәрван килә Багдадтан” дип атала. Анда Х гасырда ибн Фадлан чорындагы хәл-вакыйгалар сурәтләнә. Төрле чыганаклар (Гумилев, Малов, Стеблева, Кононов, Кызласов, Кондратьева һ. б.) һуннарның, төркиләрнең югары мәдәнияткә ия булганлыкларын исбатлый. Ислам дине миссиясе белән Болгарга китеп баручы Гарәп илчелеге сәркәтибе Әхмәт ибн Фадлан да күрә моны. Илчелек белән бергә ул бәшнәк, угыз, башкорт биләмәләре аша үтә. Әлбәттә, ул дәвердә мәҗүсилектә яшәгән бу халыкларга Ислам тәгълиматына нык бирелгән мөэмин мөселман Әхмәт хәзрәтләренең карашы үзенчәлекле, урыны белән хәтта кимсетүле. Ләкин аның да бу халыкларның илен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен күргәч, карашы үзгәрә төшә, аларның кыюлыгын, ирек сөюен, үзаллылыгын танымый булдыра алмый. Яңа романда шушы вакыйгалар, шул чактагы төрки дөньясы чагылыш таба.
Әйткәндәй, Урал-Идел буе халыкларының кыюлыгы, үзаллылыгы хакында дөнья әдәбиятында да мәгълүмат күп. Менә 1240 елда язылып, тик ХХ гасырның соңгы яртысында гына урыс телендә дөнья күргән “Монголларның мөкатдәс хикәяте” (“Сокровенное сказание монголов”) дигән тарихи мирасында да әйтелә бу хакта. Ярты дөньяны басып алган Чыңгыз хан сардары Сүбәдәй Урал-Идел тирәсенә барып җиткәч, бу халыкларның бирелмәс өчен үз кылычларына үзләре кадалып үлүне өстен күрүләрен зарланып яза. Бу халыкларның исем-атамаларын да китерә: каңлы, кыпчак, башкорт, орус, биләр, бүләр...
Хәер, элегрәк монголларны, гомумән, далада күчмә тормыш рәвеше белән яшәгән кешеләрне “кыргыйлар, җимерүчеләр”, дип атадылар. Ә менә тарихи чыганакларда Чыңгыз гаскәре яугирләренең хәтта эчке күлмәкләренең ефәктән булуы билгеле. Ә ефәк исә төрле бөҗәкләрдән саклау өстенә, ук килеп кадалганда аны тартып алгач тәнне зур яра барлыкка килүдән саклый. Мондый мисаллар җитәрлек.
— Әдәбият, гыйльми эшчәнлек өстенә Сез студентларга 40 ел дәрес бирәсез. Әйтегез әле, үзегез укыган чордагыдан бүгенге студентлар нык аерыламы?
— Безнең чорда үзаллылык, фәнгә, гыйлемгә омтылыш көчлерәк иде. Хәзер бу нәрсә аксый. Бер карасаң, бүгенге студентка гыйлем алырга нигез дә күбрәк. Без җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша идек. Мин үзем, мәсәлән, университетның комсомол комитеты секретаре вазыйфасын да башкардым. Авылларда көзге эшләрдә дә эшләдек, белем дә алдык. Хәзер заман башка бит, диючеләр бар. Әмма төпле белем күп нәрсәнең ачкычы икәнлекне (аеруча хәзерге чорда) истән чыгарырга ярамый. Хәзер архивлар ачык, өйрәнәсе әйберләр бихисап. Тагын шуны ассызыклыйсым килә, аң-белемгә омтылу халыкта борын-борыннан мактауга лаек гамәл саналган. Ерак тарихтан шул билгеле: Мөхәммәт пәйгамбәр заманында гарәпләрдә, мәсәлән, әсирлеккә төшүче яки кол 10 кешене гыйлемгә өйрәтсә, иреккә чыгарылган. Бүген дә укымышлы кеше үзен ирекле тоя.
— Үзегез алдында ярамсыклану дип кабул итә күрмәгез берүк, студентлар белән аралашканда алар Сезнең Шәрыкъ әдәби ядкарьләре белән таныштыруыгыз күңелгә сеңеп кала, диләр...
— Рәхмәт. Минем хезмәтемә бу бик югары бәя. Өйрәнгән гыйлемне тыңлаучыга җиткерү, дөресрәге, җиткерә алу шактый хезмәт таләп итә. Мәсәлән, бүгенге студентны тавыш күтәреп, өркетеп фәнне үзләштерергә мәҗбүр итеп булмый. Аны мавыктырып кына җәлеп итеп була. Ә Шәрыкъ дөньясы ифрат мавыктыргыч бит. Ул әдәби мирас булсын, яшәеш фәлсәфәсе булсын — һәммәсе өйрәнгән саен эчке дөньяны баета, тормышка карашны камилләштерә. Шәрыкъ дөньясын, аныңча яшәеш фәлсәфәсен белгән ата-бабаларыбызга ихтирамны арттыра. Иранлы Унсуралмаалиның “Кабус намә”, һиндларның “Панчатантра”, “Синдбаднамә” кебек үлемсез әсәрләрендә меңәр еллык әхлакый тәрбия гәүһәрләре тупланган. Шул ук “Камасутра”ны гына алып карасак та, күпләр ярым-йорты гына таныш сөю дәресләреннән тыш, ул тормышчан 64 сәнгать (һөнәр) төренә юл ачучы хезмәт. Лекция барышында студент үзенә яңалык ачканда гына укытучы максатына ирешә, минемчә.
Гомумән алганда, мин башкорт филологиясе факультетын гына күз уңында тотмыйм, университетта белем алу, фән белән шөгыльләнүне камилләштерү юнәлешендә күп эшләнә, ягъни укыту процессы заман таләпләреннән чыгып гамәлгә ашырыла.
Профессор һәм доцентларның әзерлеге бик югары дәрәҗәдә.
— Фәннәр академиясе карамагында яңа журнал оештырасыз икән. Озакламый ул дөнья күрәчәк, шулай бит.
— Әйе. Ул “Проблемы востоковедения” дип аталачак. Аның тәүге саны әзерләнеп ята. Төп оештыручылары — Башкортстан Фәннәр академиясе, БДУ, БДПУ һәм Якутия, Тыва, Бурятия гуманитар фән учреждениеләре. Аны Русия күләменә чыгарып ВАК органы дәрәҗәсенә күтәрү күздә тотыла. Яңа басма тел, сәнгать, тарих, әдәбият, икътисад, социология кебек гуманитар өлкәне үз эченә алган махсус гыйльми журнал булачак. Ягъни үз казаныбызда гына кайнамыйча, фәнни ачышлар, фәһемле фикерләр белән алмашуны, уртаклашуны максат итеп куябыз.



Читайте нас: