+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 декабрь 2008, 02:00

Бөек шәхесләрнең варислары тамырларын белеп үсә

Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясендә шәҗәрә бәйрәме үтте. Чара үзенчәлеге белән тарихка кереп калды дияргә мөмкин, чөнки бирегә ике бөек шәхеснең — Галимҗан Ибраһимов белән Шәехзадә Бабичның варислары килгән иде. Алар үзләренең нәсел агачы турында сөйләде.



— Һәркем ким дигәндә үзенең җиде буынын белергә тиеш, — дип билгеләде гимназия директоры Равил Идрисов. — Нәсел чылбырын төзү — ата-бабалар рухын хөрмәт итү ул. Шул чакта алар катнашкан тарихи, сәяси вакыйгалар белән дә тирәнтен кызыксынабыз. Алай гына да түгел, төрле вакыйгаларның сулышын тоябыз, тетрәндергеч хәлләрне йөрәгебез белән кичерәбез. Иң мөһиме — тупланган мәгълүмат яшь буын кулына тапшырыла. Нәтиҗәдә, шәҗәрә агачы тагы да тулыланып, тармаклануын дәвам итә.
Менә актлар залының сәхнәсенә татар халкының бөек улы, язучы Галимҗан Ибраһимовның сигезенче буын варисы Денис Ибраһимов күтәрелде. Данлыклы туганының иҗатын үзләштереп өлгергән бишенче сыйныф укучысы укуда да, тормышта да сынатмый. Дүртле-бишлегә өлгәшүдән тыш, “Чаткылар” фольклор түгәрәгенә йөреп, халкының традицияләре, гореф-гадәтләре, йолалары белән кызыксына. Кыскасы, билгеле бабасы исеменә тап төшерми. Киләчәктә бу җор телле егетнең уңышлары турында күп тапкырлар ишетербез әле.
Арытаба Шәехзадә Бабич варисы алтынчы сыйныф укучысы Айсылу Хөрмәтуллина чыгыш ясады. Әйткәндәй, аңа исемне күренекле бабасының “Кем өчен” әсәре героеныкына охшатып кушканнар. Чая кыз бу шигырьне сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Спорт белән даими шөгыльләнә, үзенчәлекле брейк-данс биюе белән мавыга икән.
Ахырда, тугызынчы сыйныф укучысы Лев Шеин тамашачылар игътибарына үз шәҗәрәсен тәкъдим итте. Чара концерт номерлары белән тыгыз үрелеп барды. “Чаткылар” фольклор төркеменең, татар хорының һәм башка сәләтле укучыларның чыгышлары күңелләрне күтәрде. Бәйрәмгә килүчеләр татар, башкорт, урыс милли ризыкларыннан, татар милли киемнәреннән төзелгән күргәзмәне дә карады.
Бүген 84нче татар гимназиясендә 930 укучы белем ала. Биредә тәрбияләнүчеләргә төрле өлкәдә сәләтләрен үстерергә тиешле шартлар тудырылган. Белем учагында халкыбызның үткәнен, мәдәниятен өйрәнүгә аерым игътибар бирелә. “Этнография”, “Хезмәт һәм сугыш даны” музейларында экспонатлар саны елдан-ел артуы шул хакта сөйли. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөләйха Биктимерова җитәкләгән “Чаткылар” фольклор түгәрәгенең сигезенче ел эшләве, аңа утыздан артык укучы йөрүе дә куанычлы.
Читайте нас: