+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2008, 02:00

Кәртләр төрләнә, уенчылар бер үк

Узган атнада Русия Кораллы Көчләре Генеральный штабыннан тәү ишетүдә сәер тоелган бер хәбәр таралды. Имеш, АКШ Казахстан белән Үзбәкстанда хәрби базаларын булдырырга әзерләнә икән. Базалары белән ярты дөньяны тутырган супердәүләткә, әгәр имеш-мимеш дөрескә чыкса, Русиянең көньяк-көнчыгышында хәрби куәтен арттырудан ни файда?



Бу очракта Казахстан һәм Үзбәкстан президентлары Нурсолтан Назарбаев белән Ислам Кәримовның Русиягә карата намуслы эш кылуларымы яки аның киресеме икәнлеккә илтифат итми торыйк. Ни дисәң дә, Советлар Союзында бер дәүләт составында яшәгән хәзерге мөстәкыйль республикаларга карата бездә эгоистик мөнәсәбәт югалмаган. Әлеге ике дәүләт тә, Әзербайҗан белән Әрмәнстан да, Украина белән Белоруссия дә күптән инде үзаллылыкта яши һәм аларның Русиянең чабуына ябышып ятуы мотлак түгел. Сәясәт кырыс, прагматик һәм эгоистик мохит һәм анда гомерлек дуслык та, эчкерсез туганлык та исәпкә алынмый.
Америка Кушма Штатлары һәм Төньяк Атлантика хәрби-сәяси альянсы Русияне боҗрага алу һәм аның дөньядагы актыккы йогынтысыннан яздыру җәһәтеннән максатка омтылышлы сәясәт алып бара. Аны тормышка ашыруда чаралар арсеналы бихисап һәм ахыргы максатлар да төрлечә. Билгеле булуынча, Евросоюз ярдәмендә АКШ үзенең Русиянең көнбатыш тарафындагы позицияләрен ифрат ныгытты. Безне хәзер Европа белән шушы кыйтга илләренең Русия газына һәм нефтенә булган ихтыяҗлары гына бәйли. Бу — әлегә илебезнең бик мөһим һәм стратегик юнәлеше. АКШ исә шушы юнәлешне дә җимерү максатын тота. Әгәр Русияне Евросоюзда Германия, Франция һәм Италия үз яклавына алмаса, без газ белән нефтебезне дә кайда сатарга белмәс идек. Ике олы дәүләтнең стратегик өстенлек өчен көрәшендә без күршеләребез Украина, Болгария, Румыния, Чехия һәм Словакия, Балтыйк буе дәүләтләре, Польшаның ярдәменә таяна алмыйбыз. Төньяк боз океанына табан китсәк, бетмәс-төкәнмәс дәгъвалары белән Норвегия ята. Көньякта — НАТО әгъзасы булган Төркия, тынычсыз Якын Көнчыгыш, радикаль сәясәтле Иран, Америка аягы астында калган Ирак белән Әфганстан...
Ә ышанычлы аркадашларсыз мәнфәгатьләр бәрелеше гаять кискенләшкән хәзерге дөньяда мәртәбәңне югары тотып яшәү ай-һай авыр.
Ничәмә урында берьюлы сугыш алып бармасын, нинди генә финанс көрчегенә юлыкмасын, Америка көчсезләнәчәк дәүләт түгел. Аның дөнья лидерлыгын югалтуына өмет итү урынсыз. Хәтердә, Пекин Олимпиадасы ярышларыннан репортаж алып барган бер спорт комментаторы: “Көчсез американнар булмый”, — дигән иде. Очраклы гына әйтелгән жөмләдә дә тирән мәгънә ята. Быелгы һәм алдагы ел дәвам итәчәк кризистан АКШ икътисады арытабангы үсеш өчен куәтле импульс алып чыгачак. Моның өчен ил эчендә генә түгел, бәлки тоташ дөньяда Америка экспансионистик сәясәтен актив дәвам итә. Шунысы фәһем алырлык: АКШ эчке проблемаларын да барлык дөнья финанс системасын тартынусыз-нисез файдаланып хәл итә. Бер үк вакытта дәүләтнең алдагы куәте һәм чәчкә атуы хакына Җир шарының теләгән тарафын үз милли мәнфәгатьләре даирәсенә кертә.
Август аендагы Грузия-Русия хәрби бәрелеше АКШ тарафыннан әзерләнгән һәм америкалылар җитәкчелегендә башланган иде. Безнең кораллы көчләрнең Грузиянең кечкенә армиясен “солыхка мәҗбүр итүен” җиңү дип исәпләп булмый. Җәйге конфликт Русия армиясенең сәләтен һәм сәяси җитәкчелекнең тәвәккәллеген чамалап карау булды. Аналитиклар Грузия-Русия сугышының икенче сериясен март-апрель айларына фаразлый. Һәрхәлдә, Русиянең Кавказда сәяси һәм хәрби активлыгын кискен көчәйтүе Америкага шушы төбәктә ныгыну өчен альтернатив юлларны эзләргә мәҗбүр итте. Эзләргә, әмма китәргә түгел, чөнки Кавказ, Урта Азия АКШ өчен дә, Русия өчен дә стратегик әһәмияткә ия.
Кавказга кем хуҗа, ул Якын Көнчыгышка да, Урта Азиядә дә, Һиндстан белән Пакистанга да үз ихтыярын көчләп тага ала.
Без Америка инициативасы белән төзелгән “Набукко” нефть үткәргеченең Русия гомумдәүләт мәнфәгатьләренә зыян китерүе хакында язган идек инде. Әлбәттә, АКШның Кавказга, Урта Азиягә күз йомып омтылуының төп максаты — Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Казахстан газы һәм нефтенә ия булу. Моннан тыш Үзбәкстан — алтынга, ә Кыргызстан уранга да бай. Ымсындырырлык хәзинәләр күп. Шулай да Америка мәсьәләгә киңрәк, тарихи киләчәкне күз уңында тотып карый. Әфганстанда талипларга каршы көрәш сылтавы белән сугышка кушылып киткәч, АКШ Үзбәкстанда һәм Кыргызстанда вакытлы хәрби-һава базалары булдырган иде. Киң күңелле һәм ихлас Русия моңа каршы килмәде. Хәзер исә, газ һәм нефть өчен алыш хәлиткеч мәлгә җиткәндә, Америка Урта Азиядә ныгынырга булды. Әгәр шушы нияте барып чыкса, АКШ Русиянең көньягын, Кытайны, Һиндстанны, Иранны күзәтү һәм басым астында тотачак. АКШның монда килүе көчәя баручы Кытай белән Һиндстанны, тынычсыз Иран белән Пакистанны йөгәнләп тотарга мөмкинлек бирә.
Әгәр Казахстан белән Үзбәкстан Американың ниятләрен хупласа, бу дәүләтләр белән Русиянең мөнәсәбәтләре ничек булачак? Шанхай хезмәттәшлек оешмасының эшчәнлегенә бу ничек йогынты ясар? Коллектив хәвефсезлек буенча килешү оешмасы (ОДКБ) ул чакта кәгазьдә генә калмасмы? Кыскасы, сораулар бихисап, ышандырырлык җаваплар аз. Русия җитәкчелегенең соңгы чорда Латин Америкасы белән үтә кызу эшчәнлеге, бәлки, әлеге сорауларга ниндидер җаваптыр?
Киплинг: “Көнчыгыш — ифрат нечкә мәсьәлә”, — дигән. Аны һәркем үзенчә аңлый икән.



Читайте нас: