+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2008, 02:00

Һәр бала даһи булып туа

“Мин һаман да бер төштән бастырылып уянам, имеш, физикадан имтихан бирәм икән”, дип көлдерә ахирәтем. Хәзер генә көлке инде ул, вакытында чыннан да коточкыч хәл булган, ул имтиханнан куркып чиргә сабышкан. “Аны ничек җитте алай тапшырып, аттестат алганнан соң, мәктәп ишеген ачып кергәнем дә юк”, дип хәтерли. Әйткәндәй, физикадан алынган “өчле” аркасында гомум балл түбән булып, ул югары уку йортына үзе теләгән гуманитар факультетка керә алмаган.


Монысы инде көлке түгел, фаҗига. Бүген ул реклама буенча агент, вакытында югары белемгә ия булса, язмышы бөтенләй икенче юнәлеш алыр иде. Бер физика кеше язмышын ничекләр итеп үзгәрткән. Ә бит Көнбатыш мәктәпләрендә бу фән мәҗбүри программага да кертелми. Анда укучыларга артык белем “төямиләр”, аларның психикасын һәм сәламәтлеген саклыйлар. Кемгә кирәк, физиканы үзлегеннән өйрәнә. Ә бездә мәктәптәге артык фәннәр нәтиҗәсендә өлкән сыйныф укучыларының яртысыннан күбрәге хроник чирләрдән җәфа чигә.
Бүгенге заманда шәхестән иң элек сайлый белү һәм үзаллы карар кабул итү мөмкинлеге таләп ителә. Ләкин илдә демократия урнаштырып, кеше хокуклары игълан итсәк тә, әлегә кадәр балаларыбызны шушы хокуклар белән тәэмин итү өлкәсендә бик аз эшләдек.
Русиянең иң акыллы шәхесләре баш ваткан проблема Көнбатышта узган гасырда ук хәл ителә башлады. Бөтен дөньяда якынча йөз ел буена Италия гуманисты Мария Монтессориның педагогия тәҗрибәсе файдаланыла. Аның төп методикасы — үзенә бирелгән уеннар һәм материаллар ярдәмендә үсеп килгән баланы күзәтү. Өлкәннәрнең бурычы — комачауламаска, ә бары тик укучыга үз-үзен үстерү мөмкинлеге биргән мохит булдырырга һәм шуңа тәэсир иткән материаллар сайларга. Сабый үсеш баскычыннан үз тизлеге белән күтәрелергә тиеш, аны ашыктырырга да, үзе теләмәсә, бу процесска кысылырга да ярамый.
2006 елда Уфада ачылган “Солнечный круг” балаларны кече яшьтән һәрьяклап үстерү үзәгендә дә инновацион һәм нәниләрнең сәламәтлеген саклаучы ысуллар, атап әйткәндә, Русиядә һәм Башкортстанда популярлык яулый баручы Монтессори методикасы кулланыла. Бүгенге көнне “Солнечный круг“ — башкалада балаларның акыл-зиһенен үстерүче иң яхшы үзәкләрнең берсе. Анда йөздән артык бала шөгыльләнә, югары квалификацияле ун педагог эшли. Бу үзәкне сайлаган ата-аналар күрсәтелгән хезмәтнең югары сыйфатлы, педагогларның игътибарлы булуын һәм һәр сабыйга кабатланмас шәхес итеп карауларын ассызыклый.
Учреждение директоры Гөлнара Исмәгыйлева мине үзәк, анда шөгыльләнүче балалар, аларның ата-аналары белән таныштырды, Монтессори методикасы турында җентекле мәгълүмат бирде.
— Бүгенге тормышта шактый күп сыйфатларга ия булган кеше генә уңыш казана ала, эчке иреклек һәм үзаллы фикер йөртү аның гамәлләрендә алдынгы урынны алып тора. “Моны миңа үземә эшләргә ярдәм ит!” — Монтессори педагогикасының төп девизы шушы. Бу гыйбарә очраклы сайланмаган, үзаллы булу балалар өчен бик мөһим бит, — ди Гөлнара Рәүф кызы.
Әлбәттә, баласының өстәл сөртәм дип пычракка батуын, бөтен дөньяны суга батырып чынаяк юуын күзәтеп торган һәр ананың да сабырлыгы җитмәячәк. Боларны тиз генә үзең эшләп кую мең артык кебек. Ләкин нәтиҗәдә ни күрәбез? Сабый аның теләсә нинди башлангычы да мәгънәсез икәнлеген аңлый, димәк, үзаллы булу кызык та, кирәк тә түгел. Аның үз-үзенә ышанычы кими. Ә менә Монтессори методикасын нигез итеп алган балалар бакчасында баланың “кайгысын” аңлыйлар һәм ярдәм итәләр. Биредә ул, “Син әле бәләкәй, үскәч эшләрсең”, дигәнне түгел, ә, “Син инде зур, бу эшне үзең дә башкара аласың”, дигәнне ишетә. Балалар ел эчендә укырга, язарга, санарга, катлаулы математика күнекмәләренә, инглиз теленең башлангыч мәгълүматларына, тирә-якны танып-белергә, җәмгыятьтә үз урыныңны биләү дигәнне аңларга өйрәнә.
Гомумән, Гөлнара Рәүф кызы бу методика турында сәгатьләр буена сөйли ала, ул аңа инанган, аның файдалы якларын белеп бетергән һәм педагогларны да, ата-аналарны да ышандыра алган. Соңгылары алар эшеннән бик канәгать. Кызганычка каршы, үзәк арендага алган бина мәйданы бик бәләкәй булу сәбәпле, монда бөтен теләүчеләрне дә кабул итеп булмый. Әле 150 квадрат метр мәйданлы бинага сабыйларны кыска вакыт эченә генә, ике-өч сәгатькә китерә ата-ана. Тик биредә тупланган тәҗрибә һәм эшләргә теләк мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тулы көнгә алырга һәм 7 яше тулганнарны башлангыч мәктәптә укытырга мөмкинлек бирер иде. Башкалада балалар бакчалары һәм мәктәпләр җитешмәвен искә алсак (бүген 20 меңнән артык нәни уфалы бакчага чиратта тора), бу проблема тиз арада чишелешен табарга тиеш кебек. Уфада элек эшләп ябылган балалар бакчаларын кире кайтару буенча зур эш башкарыла, әнә шундый берәр бина булса, әлеге үзәк аны ремонтлап озайлы арендага алырга, инвестицияләр җәлеп итәргә, кирәгенчә җиһазландырырга һәм эшне оештырырга әзер. Моңа ата-аналар да кушылган. Алар исеменнән 80 култамга белән хат Уфа шәһәре хакимиятенә җибәрелгән. Үзәкнең язмышы әле хакимиятнең мәгариф бүлегендә хәл ителә. Моннан тыш, үтенеч республика Хөкүмәтенә дә юлланган.
— Яхшы балалар бакчасына сорау беркайчан да кимемәячәк, — ди Гөлнара Рәүф кызы. — Бүген балалар учреждениеләренең күпчелегенең эше тиешле дәрәҗәдә, димәс идем. Монда белемле кадрларга кытлык та, финанслау җитешмәү дә сизелә. Без гамәлгә керткән Монтессори методикасын гына алыйк, ул бик үтемле, мавыктыргыч, баланың үсеше өчен иң яхшысы, ләкин аның атрибутларын сатып алу кыйммәткә төшә. Ләкин без сайлаган юлдан тайпылмаячакбыз, бу методиканың бала үсеше өчен әһәмиятен аңладык.
Шуны да әйтергә кирәк, үзәккә психик үсешендә тоткарлык булучы балалар да теләп йөри. Алар белән махсус коррекцион методика буенча эш алып баралар. Нәтиҗәләр бар. Директор педагоглары турында да онытмый, алар өчен даими укулар оештырыла. ”Бизнеста хәзер психологик тренинглар, семинарлар күп кулланыла, белем бирү өлкәсендә бу юк дәрәҗәсендә. Ә бит балалар белән эшләүчеләр үзләре дә психологлар ярдәменә мохтаҗ”, ди җитәкче.
Бүгенге көнне Русиянең эре төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә Монтессори методикасына нигезләнеп тәрбияләгән мәктәпләр ачылган. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм башкалар бар. Бу методиканың нәтиҗәсе шулкадәр тоемлы, Европада мәктәпләрнең 60 проценты шушыны файдалана. Безнең шәһәрдә дә ул кыска гына вакыт эчендә зур абруй казанып өлгерде, әлеге үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта. Инде районнардан да килүчеләр бар икән. Балалар киләчәге дип җан аткан үзәкнең үзенең дә киләчәге матур булыр дип ышанасы килә. Уфа җитәкчелеге күркәм башлангычны үстерү җаен табар, йөзләгән ата-ананың һәм баланың теләгенә каршы килмәс.
Башкалада балалар бакчалары җитешмәү турында әйтеп үттек, ә сабыйлар тәрбияләүче шәхси учреждениеләр миллионлы шәһәрдә икәү генә исәпләнә. Мәскәүдә андыйлар 200дән артык. Аңлашыла, безнең эшкуарлар төшемлерәк җирне эзли, балалар бакчасы нигезендә бизнес корып булмый, анда инвестицияләр кертергә атлыгып торучылар да юк. Бу бизнес бүген-иртәгә генә аерым бер кешегә дивидендлар китермәячәк, аның файдасын еллар үткәч бөтен җәмгыять тоячак.
Әйе, Гөлнара Исмәгыйлева бернинди акча һәм дан-шөһрәт артыннан да кумый, бу эшне ул гадәти тәрбия алымнарыннан тайпылып, үзен икенче, безнең өчен яңа методикада сынап карыйсы килү теләгеннән башлаган. Тәҗрибә яхшы нәтиҗәләргә китергән, шуңа да аны тагын да тирәнәйтергә һәм яхшыртырга кирәк. Бездә һәр яңалыкка шикләнеп карый торган гадәт бар инде ул, ләкин балалар язмышына кагылганына игътибарлырак булсак һәм проблеманы җентекле өйрәнеп, дөрес карар кабул итсәк иде.



Читайте нас: