+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2009, 02:00

Көчледән курыкма, үчледән курык

Хәзер замана — көчленеке. Әнә Америка Кушма Штатлары, үзләрендә финанс сәясәтен көйсез алып барып, бар дөньяны баштүбән әйләндерде дә үз проблемасын хәл итүне башка илләргә йөкләтте дә куйды. Америка казнасы төпсез, аннан долларны йөк-йөк алсаң да бетәсе түгел. Европа дәүләтләренә дә, океан аръягындагы союздашының хатасына корбан итеп, йөзләрчә миллиард евро түгәргә туры килде. Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО) керә алмый зарыгып йөргән Русиянең әлеге кризиста ни гаебе бар инде? Икътисадлары нык үсешкән илләр белән интеграциягә кереп өлгермәсәк тә, безгә дә Тотрыклылык фондыннан да, алтын-валюта запасларыннан да, хәтта киләсе буыннар фондыннан да астрономик суммаларны “финанс утын” сүндерүгә тотынырга туры килде.


Шулай итеп, Русия Хөкүмәтенең декабрь азагында узган йомгаклау утырышында билгеләнгәнчә, сәнәгать җитештерүе көткән нәтиҗәләргә җитә алмады. Инфляция югары. Ил җитәкчеләренең тынычландыруына карамастан, күңелләр ямансу, чөнки, элекке заманнар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, сәяси җитәкчелек иминлек турында никадәр күбрәк сөйләсә, хәл шулкадәр борчулырак була.
Шушы юлларны язар алдыннан мин, хәвеф-борчылуларымны бәлки тарата алырмын дигән өмет белән, күренекле галим, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы Әнәс Хөсәен улы Мәхмүтов белән сөйләшеп алдым. “Кризисның әле башы гына күренде. Аның иң авыр чоры быелга тап килә. Ә инде терелеп, яңадан тулы куәткә эшләп китү өчен янә ике-өч ел вакыт кирәк булачак”, — дип фаразлый республикабызның иң мәгълүматлы икътисадчыларының берсе.
Ышанмый чара юк һәм катлаулы елларны матди һәм рухи җәһәттән бөлгенлеккә төшми үткәрү өчен чорның җаваплылыгын тирән аңларга кирәк. Владимир Путин әйтмешли, икътисад тотрыклы чакта эшләү — бер нәрсә, идарә итү системасының ныклыгы таркалган мәлләрдә сынала.
Елны, чыннан да, һәр тарафтан проблемалар белән уратып алынган хәлдә башлап җибәрдек. Соңгы чордагы чагыштырмача җитеш, тук тормыштан күп нәрсәләрнең янә җитешмәвенә, кыйммәтчелеккә, эшсез калуга тиз генә өйрәнә алмабыз. Бөтен дөнья дер селкенгән чакта безнең йорт кына кымшанмый калмас.
Дөнья дигәннән ел азагы-ел башына халыкара хәлләр күп кенә юнәлешләрдә катлаулана төште. Без инде Украина белән газ мәсьәләсендәге тартышка күнегеп тә барабыз. Европага баручы ягулыкның шушы дәүләт аша үтүе Русия өчен хәзер очсыз-кырыйсыз проблемага әверелде. Газ өчен хакларның табигый рәвештә артуына һәм базар конъюнктурасының шулай ук табигый үзгәрүенә күршеләр сәяси демаршлар белән җавап бирә. Шул ук вакытта, финанс авырлыклары чорында, илебезгә Европага төньяктан һәм көньяктан барырга тиешле газ үткәргечләр төзелешен тизләтү мөмкинлекләре юк. Украинаны да аңларга була. Икътисады болай да бөлгенлеккә төшкән дәүләткә быел газның бер мең кубометрын 418 долларга сатып алу — аны тәмам тубыкландыру дигән сүз. Шундый авыр шартларда славян күршеләргә, Казахстаннан үрнәк алып, икътисад проблемалары белән шөгыльләнергә иде дә, алар исә я сәяси низаг белән мәшгуль, я С. Бандера, С. Петлюра ише сөйкемсез адәмнәрне милли батырлар ясауны мөһимрәк саный. Әлбәттә, Русия кешеләре аңында һәм хәтерендә милләтче, дошман булып калган шәхесләрне күккә күтәрү дуслыкны ныгытмый.
Узган ел Русия дипломатиясе өчен катлаулы да, шул ук вакытта уңышлы да булды кебек. Грузия белән хәрби бәрелештән соң бар Көнбатыш безгә ябырылганда да, илебез җитәкчеләре һәм дипломантлары Русия мәнфәгатьләреннән һәм аның мәртәбәсе позицияләреннән бер карыш та чигенмәде. Мондый ныклык һәм принципиальлек ышаныч та, оптимизм да бирә. Безгә бу сыйфатлар ифрат кирәк булачак, чөнки Америка Кушма Штатлары тарихындагы кара тәнле тәүге Президент Барак Обаманың дөнья белән нинди телдә сөйләшәчәге әле билгесез. Шул ук вакытта гаҗәп талантлы, гамәлдә АКШның җитәкчесе булган Кондолиза Райс туташны юрист, ифрат ихтыярлы һәм каты холыклы Хилари Клинтон ханымның Дәүләт секретаре постында алмаштыруы безгә җиңел тормыш вәгъдә итми. Америка җитәкчелегенә бүтән команданың килүе илнең гомум тышкы сәясәтендә радикаль үзгәрешләр булачагына өмет уятмый.
Финанс кризисының икътисадта катлаулылыклар тудыруында, ничек кенә сәер ишетелмәсен, уңай нәтиҗәләр дә бар. Икътисад мәшәкатьләре белән мәшгуль булган чакта сәяси һәм дипломатик демагогия онытылып тора, хәрби уеннарга да урын азрак кала. Икенчедән, һәр чирдән соң организм тизрәк сәламәтләнү дәртен алган сыман, кризис та дөнья икътисадына икенче сулыш бирәчәк. Безнең илгә әйләнеп кайтканда инде, шушы айларда Хөкүмәт, министрлыклар сизелерлек нәтиҗәле эшли. Чараларны әзерләү һәм гамәлгә ашыру вакыты чагыштыргысыз кыскарды, бюрократик волокита кимеде, җитәкчеләр ягыннан һәр чиновникка карата таләп кырысланды. Ул гына да түгел, җитештерү куәтләрен яңарту, заманча технология кертү, фән икътисадын гамәли хәлгә әверелдерү бик тизләнде. Кризис хәтта күчемсез милекне файдалану, торакларга хакны киметү җәһәтеннән дә күптән өлгереп җиткән проблемаларны тоткарлыксыз хәл итә алу форсатын бирде.
Хәзер 1998 ел түгел, бердәм булсак, ил һәм үзебезнең язмыш өчен җаваплылык тоеп эшләсәк, бүгенге авырлыкларны да җиңәрбез. Ләкин... йөрәкне бер генә нәрсә чеметеп-чеметеп ала. Украинадагы кардәшләребез язмышы. Грузияне арытаба ниләр көтә? Польша, Балтыйк буеның “бөек” дәүләтләре... Бу илләрдәге сәяси көчләрдән әллә ни куркасы да юк, әмма хәвеф күп очракта көчледән түгел, ә үчледән килә. Шуларны уйлаганда үзеңнең хезмәтеңә, үз илеңә ышанычка гына таянасы кала.
Читайте нас: