+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2009, 02:00

Законнар үтәлеше өчен җаваплы

Гомер-гомергә ирләрнеке саналган һөнәр сайлаучы хатын-кызларга кызыгып карадым. Трамвай йөртүче булсынмы, кирпеч өйсенме, җәнлек ауласынмы, җинаятьчеләргә каршы көрәшсенме — болар барысы да тәүдә аптырау, аннан соклану хисләре уята.


Резеда Алимова — прокуратура хезмәткәре. Тиздән аның бу тармакта хезмәт салуына утыз ел тулачак. Мишкә районының Татарбай авылында биш балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Коммунист әтиләренә ияреп, гаиләгә республиканың күп районнарын гизәргә туры килә, соңыннан Балтачка килеп төпләнәләр.
Саннар белән эш итәргә яраткан кыз тәүдә нефть техникумына укырга керә, сопромат кебек фәннәрне су урынына эчә. Техникумны яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң Свердловск юридик институтында белем ала, юллама буенча Иркутск өлкәсендә ике ел тәҗрибә туплый. Аннан соңгы егерме елы Башкортстанның Благовещен шәһәре прокуратурасы белән бәйле, 2002 елдан ул Уфада.
Бүген Резеда Гата кызы Совет районы прокурорының гомум күзәтү буенча өлкән ярдәмчесе. Ул район биләмәсендәге барлык власть органнары һәм вазыйфалы кешеләрнең Русия һәм Башкортстан законнарының үтәвен күзәтә. Шулай ук гражданнарның шикаятьләре белән эшкә дә зур игътибар бирә, Башпрокуратурадан кушылган бурычларны да төгәл үти.
Бигрәк тә эшчеләренә өч айдан артык хезмәт хакы түләмәгән предприятиеләр белән җитди эш алып барыла. Банкротлык турында законны үтәүдә әллә никадәр җитешсезлекләрне ачыклауда да аның өлеше зур. Биналарны арендалау, ялган продукция сатучыларны җаваплылыкка тарттыру, базарда сатучыларны тикшерү — Резеда Гата кызының хезмәт графигында тагын әллә никадәр эш санала.
Узган елда ул 184 шикаять тикшергән, 931 хокукый актның үтәлешен контрольдә тоткан, прокуратура заданиесе буенча 120 тикшерү үткәргән.
— Безнең эштә иң җитмәгән нәрсә — вакыт, — ди ул. — Аннары законнарның еш үзгәреп торуы да эшне тоткарлый. Тәҗрибәле белгечләр әллә ни авырлык кичерми, яшьләргә кыенрак. Совет районын зур проблемалары булган төбәккә кертмәс идем, халык күбрәк йортларын сүтү сәбәпле бирелгән фатирлардан канәгатьсезлек белдереп яза. Нигезлек булса, әлбәттә, без аларны яклыйбыз.
Тикшерү тәмамланганнан соң, материаллар судка җибәрелә, кайбер очракта прокуратура хокук бозучының үзенә генә хат җибәрә ала. Алар җитешсезлекләрне вакытында төзәтергә тиеш.
“Монополиягә каршы законнар”, “Коррупциягә каршы законнар”, “Гражданнар хатлары буенча эш” — Резеда Гата кызының эш өстәлендәге папкаларның исәбе юк. Аларның һәрберсе законнарны энәсеннән җебенә кадәр белүне таләп итә.
— Хокукый актлар шулкадәр күп, аларны төгәл үтәргә һәм башкалардан да шуны таләп итәргә кирәк. Законнарны үтәтү өчен җаваплы булу бик авыр һәм катлаулы бурыч, — ди Резеда ханым.
Бу бурычны ул җиренә җиткереп үти, шулай булмаганда 12 гыйнварда үткән Прокуратура хезмәткәрләре көнендә аңа юстиция советнигы дигән дәрәҗәле исем бирелмәс иде. Чираттан тыш. Яхшы эше һәм ирешкән уңышлары өчен.

Читайте нас: