+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2009, 02:00

Министр уңай бәя бирде

14 гыйнварда эчке эшләр министры, милиция генерал-майоры Игорь Алешин эш сәфәре белән Стәрлетамакта булды. Биредә ул шәһәр милициясенең 2008 елдагы эшчәнлегенә багышланган оператив киңәшмә үткәрде, яңа бурычлар билгеләде.


Министрны шәһәр округы хакимияте башлыгы Илгиз Шәрипов, Стәрлетамак прокуроры Руслан Зөбәеров, шәһәр суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Мусин һәм башка рәсми кешеләр каршы алды һәм озатып йөрде. Игорь Викторович эш сәфәрен шәһәр, дөресрәге, Стәрлетамак Эчке эшләр идарәсе карамагындагы биналарның төзеклеген, аларның ничек җиһазландырылуын тикшерүдән башлады. Аннан соң “Синтетик каучук” мәдәният сарае алдындагы мәйданда генерал-майор тигез сафларга баскан личный составның нинди сыйфаттагы кием белән тәэмин ителүе белән кызыксынды, Эчке эшләр идарәсендәге 61 берәмлек автотехникага смотр үткәрде.
Арытаба министр оператив киңәшмәне мәдәният сараеның зур залында дәвам итте. Көн тәртибенә чыгарылган төп тема – Стәрлетамак Эчке эшләр идарәсенең 2008 елдагы эшчәнлеге турында доклад белән идарә җитәкчесе милиция полковнигы Фәнис Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Аның белдерүенчә, узган елда Стәрлетамак милициясе һәртөрле хокук бозу, җинаять кылу очракларын киметү, наркоманиягә каршы көрәш һәм профилактика чаралары үткәрү – гомумән, халыкның шәхси иминлеген, аның тыныч тормышын, предприятие һәм учреждениеләрдәге матди байлыкны саклау буенча күләмле эш башкарган. Тәгаенрәк итеп әйткәндә, узган елда шәһәрдә җинаять кылу очраклары 918 фактка кимегән. Аларны ачу 2007 ел белән чагыштырганда 7,5 процентка арткан. Нәтиҗәдә җинаятьләрне ачыклау күрсәткече 63,3 процент тәшкил итә. Былтыр Стәрлетамакта авыр һәм аеруча авыр саналган 855 җинаять теркәлгән. Бу сан алдагы ел күрсәткеченнән 20 процентка ким. Ачыклану – 69,3 процент. Узган елда шәһәр округы хакимияте ярдәме белән криминал яктан аеруча тынычсыз саналучы 20 урында видеокамералар урнаштырылган. Эчке эшләр министрлыгы күрсәтмәсе буенча Стәрлетамакта “Исәнмесез, мин сезнең участковый!”, “Көнкүреш”, “Квартал”, “Рецидив” һәм башка профилактика чаралары оештыру нәтиҗәсендә һәртөрле тәртип бозу фактлары 20-30 процентка кимегән.
Милиция полковнигы Фәнис Рәхмәтуллин белдерүенчә, милиционерларның эшендә җитешсезлекләр, кимчелекләр дә юк түгел. Алар, башлыча, аерым җинаять эшләренең озак ачыклануына, тикшерүгә озатылган эшләрнең артуына, криминал милиция, эзләр буенча экспертиза нәтиҗәләренең сыйфатына бәйле фактлар. Оператив киңәшмәдә ирешелгән уңышларны арттыру, ачыкланган кимчелекләрне булдырмау өчен һәр хезмәткәрнең үз вазыйфаларын намус белән башкару кирәклеге сызык өстенә алынды.
Бу хакта шәһәр округы хакимияте башлыгы Илгиз Шәрипов та конкрет тәкъдимнәр белән чыгыш ясады, милиционерларның җиңел булмаган көндәлек эшләрендә уңышлар теләде, аларга рәхмәт белдерде.
Киңәшмәдә, шулай ук, Эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Дмитрий Храмов, икътисади җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Нияз Биктимеров, милициянең өченче территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Руслан Әбҗәлилов, Эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары – кадрлар бүлеге җитәкчесе Юрий Бернадин чыгыш ясадылар, министрның сорауларына җавап бирделәр.
Көннең икенче яртысында Игорь Алешин Стәрлетамак Эчке эшләр идарәсе бинасында гражданнарны кабул итте. Гариза белән министрга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр байтак булып чыкты. Республиканың баш милиционеры 7 кешене кабул итеп өлгерде, гражданнар үзләрен борчыган сорауларга конкрет җавап алды. Тагы да 21 гаризаны министр үзе белән алды. Тикшерелгәннән соң, аларның авторларына җавап почта аша киләчәк.
Генерал-майор Игорь Алешин эш сәфәре ахырында журналистлар белән дә очрашты, аларның күп кенә сорауларына җавап бирде. Гомумән алганда, ул Стәрлетамак милициясенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Читайте нас: