+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2009, 02:00

Түләп укыган талиптан яхшы табиб чыгамы?

Соңгы чорда медицина өлкәсендә үзгәрешләр күп булды. Алар, иң беренче чиратта, “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектының гамәлгә ашырылуы белән бәйле. Тармактагы технологик яңарыш, халыкны гомум диспансерлаштыру, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын ныгыту, кадрлар яңарышы — болар барысы да куанычлы, әлбәттә. Әмма ишетер колакка ятыш бу үзгәрешләр халыкның сәламәтлек торышында ничек чагылыш таба — минемчә, иң мөһиме шул.


Мин — совет чоры табибы. Шуңа кичәге белән бүгенгене чагыштыру мөмкинлегем зур. Моның нинди хаҗәте бар соң, дигән сорау тууы ихтимал. Гыйльлә шунда: үзгәрешләр арткан саен бүгенге медицинага дәгъвалар да көчәя. Икенчедән, русиялеләр дөньяда иң сырхау халыкка әверелеп бара. Уртача гомер озынлыгы буенча без исемлек ахырына күчеп барабыз. Ниләр сәбәпче моңа? Гомумән, ни өчен халык бүгенге медицинага карата канәгатьсезлек белдерә?
Әйдәгез, сүзне табиблар әзерләүдән башлыйк. Иң зур ялгышлык — медицина вузларында укуның түләүле булуы. Акча түләгәч, тир түгеп укуның кирәге бармы соң? Ә чынлыкта бу төр уку йортларына яшьләр йөрәк кушуы һәм медицинага карата тирән сөю белән килергә тиеш. Минемчә, нәкъ шундый яшьләрне сайлап укытырга кирәк. Ә акчага диплом “сатып алырга” түгел.
Икенчедән, бүген русиялеләрнең минималь куллану кәрзине дүрт мең сум тәшкил итә. Ә вуз студентының стипендиясе — мең сум. Бу акчага яшь кеше ничек яшәргә тиеш? Шуңа кайбер яшьләрнең, бигрәк тә кызларның, төрле юллар белән акча эшләргә хирыслануы һич тә гаҗәп түгел. Мондый шартларда яшьләргә мораль укудан гына ни фәтва?
Ярый, яшь кеше ничек җитте, шулай укып диплом алып чыга. Әмма яшь белгечне элекке кебек “подъемный” түләп, фатир биреп каршы алулар күптән онытылды инде. 4,5 мең сум чамасы (яңа эш башлаган табибның оклады шулай) хезмәт хакына ничек яшәргә, гаиләне тәэмин итәргә яисә фатир алырга соң?
Кытлык, дөресрәге хәерчелек, яшьләрнең хыял канатларын тиз “сындыра”. Шуңа да бүген, рәсми мәгълүматлар дәлилләвенчә, медицина уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрнең алтмыш проценты үз белгечлеге буенча эшләми.
Кагыйдә буларак, яшь белгечкә һөнәри камиллекне үстерергә кирәк. Чөнки заманында рентген аппараты белән туры эчәк яки ашказанын карый торган торбачык медицинада иң катлаулысы саналса, бүгенге җиһазлар белән эшләү өчен табибка янә берничә ел укырга кирәк. Шул ук вакытта Сәламәтлек һәм социаль үсеш министрлыгы табиб-окулист, ЛОР, уролог һ. б. тар белгечлекләр буенча ике ел ординатурада түләүле укыту турында приказ чыгарды. Көлке түгелме бу? Әйтик, Америкада хөкүмәт табибларга шул ук ординатурада (аларча резидентурада) тәүге елда 36 мең доллар, икенче елда — 45, өченче елда 80 мең доллар түләп укыта. Хирург белгечлеге буенча укыту — биш ел, гаилә табибларын өч ел укыту каралган. Океан артының булачак белгечләре, финанс кыенлыгы күрмичә, бик теләп һөнәри үсеш ала. Алар ныклы белемгә шул рәвешле ирешкәч кенә үзаллы эш башлый. Цивилизацияле илнең юридик һәм этик кануннары шундый. Резидентураны тәмамлап 35-37 яшькә җиткән табиб тәүге авыруларны кабул итә һәм дәвалау эшчәнлеген башлый. Үз-үзен ихтирам иткән халык та яхшы әзерлекле табибка гына бара. Ә бездә институтны яңа гына тәмамлаган табибка тоташ бер бүлектәге авыруларны ышанып тапшыру гадәти хәл. Ягъни кем ничек булдыра, шулай дәвалый.
Гомумән, соңгы елларда медицинадагы кайбер үзгәртеп коруларны аңлап та, аңлатып та булмый. “Зурабов чоры” медицина ярдәме күрсәтүдәге поликлиника — стационар — шифаханә эзмә-эзлеклелеген гамәлдән чыгарды. Бигрәк тә медик-санитар бүлекләрнең бетерелүе үкенечле. Алар озак еллар дәвамында предприятиеләр тарафыннан финансланып, хезмәт халкының сәламәтлеген ныгытуда әһәмиятле роль уйнап килде. Чөнки предприятие җитәкчесе үз коллективындагыларның сәламәтлеге өчен зур җаваплылык тоя иде.
Табиб һәм галим буларак әйтәм: пациентны дәвалау — ул иҗади процесс. Без һәр авыру белән индивидуаль эшләргә тиешбез. Ә бездә табиблар, әйтик, берьюлы 25 авыруны дәвалый, ягъни дәвалау процессы конвейерны хәтерләтә. Европа илләрендә бер ставкага эшләүче табиб нибары биш-алты авыруны дәвалый. Бу әле дарулар, җиһазлар кытлыгы булмаган шартлардагы таләпләр...
Күп илләр медицина стандартларына үтелгән этап итеп карый, чөнки стандартлар буенча сәламәт диярлек пациентлар белән генә эшләргә мөмкин. Ә бездә һәр пациентта чирләрнең “букеты”н табасың. Ә иярчен чирләрне дәваламыйча торып авыруны төп чирдән коткаруга керешү — абсурд. Чөнки авыру, мәсәлән, наркоз яки операцияне “күтәрә” алмаячак. Шулай булгач, бездәге авыруларны 5-10 стандарт буенча дәваларга кирәк була түгелме?
Соңгы вакытта поликлиника һәм дәваханәләр, профилакторий һәм сәламәтлек пунктлары, шулай ук балалар бакчалары һәм ял лагерьлары үзләре дә көрчектәге муниципалитетлар карамагына тапшырылды. Минемчә, бу да уйлап җиткерелмәгән адым булды. Күп урында участок дәваханәләрен көндезге стационарларга әйләндерү дә үзен акламый. Авырулар стационарда көненә 2-3 сәгать булып контрольсезлектән чирен көчәйтә генә. Нәтиҗәдә чир һәм үлем бер-берсенә якыная. Әйтик, бездә 100 мең кешегә йөрәк-кан тамырлары чирләреннән 830 үлем очрагы (Европада — 214) туры килә. Онкологик чирләрдән үлү очраклары да бездә 30 процентка югарырак. Ә инде юл-транспорт һәлакәтләрендә 100 мең кешегә 28 (Европада — 10) үлем очрагы теркәлә.
Участок табибларының хезмәт хакы күтәрелде, дибез. Әмма алар, гафу итегез, авыруларны тар белгечләргә озатучы диспетчерны хәтерләтә. Ә тар белгечләргә поликлиникаларда су буе чиратлар тезелә. Үз чиратында аларның күпчелеге түләүле клиникаларда акча эшли, чөнки табибның хезмәт хакы очын-очка ялгарга да җитми.
Русия законнары буенча кеше үзе теләгән дәваханәдә дәваланырга хокуклы. Чынлыкта авыруга үзе теләгән дәваханәгә юлламаны кем бирә соң?
Икенчедән, ике каналлы финанслау (фонд һәм бюджет исәбенә) пациентларның сәламәтлек юлында чиновниклар корган янә бер киртәгә әверелде. Чынлыкта һәр страховкалау компаниясе страховкаланган халыкның сәламәтлеген ел саен тикшереп тору юлы белән сихәтләндерү чарасын күрергә тиеш. Алар, шулай ук, поликлиника һәм дәваханәләрдәге дәвалау барышына күзәтчелек итәргә бурычлы. Ә алар ни белән мәшгуль? Финансны үз кесәсендә калдыру өчен, дәваханәләрдән теге яки бу сәбәп табып, акчаны кире кайтару юлларын эзлиләр, әледән-әле судлашалар. Ә страховкаланган кешедә аларның кайгысы юк. Бәлки әлеге җитешсезлектән арыну өчендер, хәзер күп илләр безнең совет чорындагы бер каналлы, ягъни җан башына исәпләп финанслау алымына күчә. Бу очракта һәр районның үзенчәлекләрен, халыкның сәламәтлек торышын күзаллап, акчаны ничек тотыну җаваплылыгын (әлбәттә, үзәктән контроль нигезендә) баш табиблар үз өстенә ала.
Янә шуңа игътибар юнәлтәсе килә. Бүген дәваханәләрдә җиһазлар яңартыла — монысы чынбарлык. Әмма бу җиһазлар чит илләрдән, кем әйтмешли, алтын бәясенә кайтарыла. Чөнки Русиянең хәзерге медицина сәнәгате юк дәрәҗәсендә. Кыйммәтле җиһазларның бәясе, әлеге дә баягы, очын-очка ялгап яшәүче авырулар исәбенә каплатыла. Ә кесәңдә акчаң юк икән, дәваханәгә дә юл ябыла түгелме? Гәрчә медицина тармагы җитәкчеләре ике сүзнең берсендә “дәүләт карамагындагы медицина учреждениеләрендә хезмәтләндерү түләүле булырга тиеш түгел” дип әледән-әле кабатласалар да. Теләсә кайсы дәваханәдә ятып чыккан һәркем УЗИ, эндоскопия, томография һ. б. процедураларның хакын төгәл әйтә ала.
Шулай күңеле кайта халыкның заман медицинасыннан һәм табиблардан. Шуннан соң ышаныр-ышанмаслык шәхси клиникаларның, төрле им-томчыларның илне каплавына һич тә гаҗәпләнәсе түгел. Чарасызлык һәм күңел төшенкелеге халыкны медицинадан ерак кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. Әмма моңардан гына сәламәтлек өстәлсә икән...
Шулай да хәлдән чыгу юлы бармы? Минемчә, булачак табибларны түләүсез укыту, тармакны бер каналлы финанслау, дәвалауга контрольне тәэмин итүче экспертлар институтын булдыру, медицина ярдәменең ведомстволылыгын тәэмин итү, бюджетның сәламәтлек саклауга тәгаенләнгән өлешен арттыру, илнең медицина һәм фармацевтика сәнәгатен үстерү һәм чит ил җитештерүчеләреннән бәйсезлек, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау — болар кичекмәстән хәл итәсе һәм без башкарып чыга алырлык бурычлар. Шул чакта сәламәтлек саклау тармагы үзе дә сәламәтләнер, халыкка да сихәте булыр иде.
Читайте нас: