+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2009, 02:00

Юбилей тантанасы бәйрәмгә әверелде

Төркиянең башкаласы Анкарада ТЮРКСОЙның (Төрки мәдәниятне һәм сәнгатен берлектә үстерү буенча халыкара оешма) 15 еллыгына багышланган тантаналар үтте. Юбилей чаралары төрки сәнгатьнең чын бәйрәменә әверелде, кешеләрнең изгелеккә һәм гүзәллеккә омтылуларын, аралашуга зур ихтыяҗ тоюларын ачык күрсәтте. Тантаналарда ТЮРКСОЙда, әгъза булган барлык илләр вәкилләре, шул исәптән Башкортстан Республикасы делегациясе дә катнашты. Вәкилләр арасында Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе ректоры Ишмөхәммәт Галәветдинов, Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Архив эшләре идарәсе начальнигы урынбасары, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты Юлай Гайнетдинов, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе биючесе Юлия Чигвинцева бар иде.


Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов та оешманың юбилее уңаеннан ТЮРКСОЙның генеральный директоры Дүсән Касеинов исеменә котлау җибәрде.
Тантаналы чаралар программасы гаять бай булды, ул төрки халыкларның традицион һәм классик музыкасы концертларын үз эченә алды. Иҗади делегацияләр шулай ук төрле телевизион һәм радио тапшыруларында катнашты.
Халыкара оешманың 15 еллыгы уңаеннан Төркиядә “ТЮРКСОЙның юбилей елы” дигән һәм башка брошюралар чыгарылды. Аларда Башкортстанга аеруча игътибар бирелгән.
Бәйрәмне ябу тантанасында күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә бүләкләр тапшырылды. Төрки мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән җәмәгать эшлеклеләре ТЮРКСОЙның медаленә ия булды. Элекке мәдәният министры Тәлгать Сәгыйтов та медаль белән бүләкләнде. Башкортстан Республикасының Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, Ишмөхәммәт Галәветдинов, күренекле сәясәт эшлеклесе һәм Әхмәтзәки Вәлиди Туганның кызы профессор Исәнбикә Туган “Төрки мәдәнияткә һәм сәнгатькә керткән өлеше өчен” Почет грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бүләкләр тапшырылганнан соң “ТЮРКСОЙ йолдызлары” гала-концерты булды. Анда, башка танылган музыкантлар һәм артистлар белән беррәттән, безнең делегация әгъзалары да чыгыш ясады.
Юбилей чараларының уңышлы тәмамлануына бәйле рәвештә, ТЮРКСОЙның генеральный директоры Дүсән Касеинов Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев исеменә хат җибәргән. Анда ул чараларны үткәрүгә ярдәм күрсәткәннәре өчен Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.



Читайте нас: