+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2009, 02:00

Ветеранга олы хөрмәт күрсәтелде

Күптән түгел Гафури районы хакимияте мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышы яугире, педагогик хезмәт ветераны Сәйфулла Мәҗитовның 90 яшенә багышланган тантана оештырды. Тормышның сикәлтәле һәм бормалы юлларын үтеп, аның ачысын-төчесен, күтәрә алмаслык авырлыкларын татып үскән ул. Әтисе Хәмит Гражданнар сугышыннан кайтып вафат була. Ә сеңлесе яшьли генә ачлыктан үлә. Ничек кенә авыр булмасын, Сәйфулла белем алу хыялы белән яши. Ялгызкаен авылында 7нче сыйныфны тәмамлый. Арытабан Стәрлетамак педагогия техникумында укып диплом алгач, 1937 елда Мәчетле районына эшкә җибәрелә. Анда укытучы, мәктәп директоры, РОНО инспекторы булып эшли. Сәләтле, оста оештыручы кешене тиз күрә белеп, аңа җитәкчеләр җаваплы вазыйфалар тапшыра. Халык арасында абруй казанган кеше һәрчак ышанычны акларга тырыша.


Сәйфулла Мәҗитов 1939 елда Фазилә апа белән матур гаилә кора. 1940 елда Кызыл Армиягә хезмәткә алалар. Солдат юлын Брест крепосте янында башлап җибәрә. Белүебезчә, дошманның тәүге бомбалары шунда шартлый. Сәйфулла абзый да Туган илне саклауны, биргән антына тугры калуны, дошманга каршы көрәштә каһарманлык күрсәтүне нәкъ шунда башлый. Үкенечкә каршы, тәүге бәрелештә үк контузия ала, каты яраланган солдат дошман камавында торып кала, әсирлеккә эләгә. Аның тормышында яшәү белән үлем янәшә бара, чөнки концлагерьның үз кануннары була. Шушы авыр мәлдә фашизмга каршы бөек татар шагыйре Муса Җәлил җитәкчелегендә эшләп килгән оешма белән бәйләнешкә керә һәм аның ярдәмендә лагерьдан качу форсатын таба. Бик озак эзләп, кырык көн дигәндә генә партизан-разведчикларга барып юлыга. Урманда качып-посып йөрергә, нәрсә эләксә шуның белән тукланырга туры килә аңа. Сәйфулла Хәмит улы партизаннар отряды составында Көнбатыш Украина, Белоруссия, Варшава, Берлин, Киев, Минск тимер юлларында дошманның хәрби кораллар төялгән бик күп эшелоннарын шартлатуда катнаша, дошман самолетларын бәреп төшереп, кыйммәтле документларны кулга эләктерә.
1945 елда Дрезден шәһәре янындагы каты алышта тагын яралана һәм госпитальгә эләгә. Җиңү көнен шунда каршы ала.
Сәйфулла Хәмит улы 1945 елның көзендә Мәчетле районына гаиләсе янына кайтып, җиң сызганып укытучылык эшенә тотына. Мәчетле, Салават районнарында укытучы, мәктәп директоры булып эшли. 1964 елда сөекле хатыны дөнья куйгач, күңеле аны туган тарафларына — Гафуригә тарта. Район мәгариф бүлегендә 13 ел инспектор-методист булып эшли. Катлаулы тормышның авыр сикәлтәләре аша үткән ветеран халык арасында олы абруй казана. Хуҗалыклар белән мәктәпләр арасында бәйләнешләр ныгый, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү тоташ җәмгыять эшенә әйләнә. Күпләр бүген дә аңа киңәш сорап килә, ул һаман да олылар өчен дә, яшьләр өчен дә үрнәк булып кала.
Сәйфулла Хәмит улының Туган илне саклаудагы каһарманлыгын, педагогик хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяләде. Аның күкрәген бик күп орден-медальләр бизи. С. Мәҗитовның фоторәсеме, аның турында бай мәгълүмат Гафури районы, үзебезнең республика, шулай ук Украина, Белоруссия хәрби музейларында урын алган.
Сәйфулла абыйның 90 яшьлек юбилей кичәсендә бетмәс шатлык, олы горурлык кичереп утырдым мин. Педагогик эштә күрсәткән фидакарь хезмәте өчен мин аңа Башкортстанның мәгариф министры Зиннәт Аллаяров кул куйган Почет грамотасын тапшырдым. Юбилярны, аның якыннарын, укытучыларны котлап, район хакимияте башлыгы Әхәт Шаһиевның шул заман җырларын оста башкаруы тантанага нур бөркегәндәй, илаһи ямь өстәгәндәй булды. Хакимиятнең җаваплы хезмәткәре Галинур Калмурзинның Сәйфулла Мәҗитов турында тирән эчтәлекле чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.
Минемчә, бу юбилей кичәсе күренекле шәхес Сәйфулла Хәмит улы Мәҗитовка тоташ район халкының тирән ихтирамы, олы хөрмәте булды. Тагын шунысы мөһим: чара өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә үтә фәһемле тәрбияви эчтәлек алды. Бу тантана һәркемнең күңелендә һәм йөрәгендә җуелмас эз калдыргандыр.
Бөек Җиңү мәңге онытылмас,
Бик ераклашса да аралар.
Ветераннар сафта горур атлый,
Әрнеп сызласа да яралар.
Үкенечле — сугыш яугирләре
Илебездә кими баралар.



Читайте нас: