+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2009, 02:00

Яшь батырлар — остаз горурлыгы

Кәкребаш урта мәктәбендә күргәзмә материаллар белән танышканда бер истәлекле фото күземә чалынды. Анда шушы авылдан чыккан югары класслы спортчылар, әлегә келәмдә тәүге алышларын гына үткәргән яшь көрәшчеләр өч тапкыр олимпия уеннары чемпионы, исеме ил елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган Александр Карелин белән бергә төшкән.


— Бер елны Уфада билбау көрәше буенча Русия беренчелегенең сайлап алу ярышлары үткәрелгән иде бит, — ди мәктәпнең физкультура укытучысы Рафаил Хисмәтуллин. — Мин балаларны автобуска утыртып, шушы ярышларны карарга алып бардым. Данлыклы көрәшчеләр килгән иде. Безнең егетләргә бөек спортчы, хәзер инде дәүләт эшлеклесе булып киткән Александр Карелин белән фотога төшү бәхете тиде. Андый очрашулар бит еш эләкми. Шуның өчен дә ул безнең өчен бик тә кадерле фото. Өч тапкыр Олимпия чемпионының уң ягында бер баланы кочаклап мин басып торам. Ә сулда аның янәшәсендә сез минем тәрбияләнүчемне, милли көрәш буенча спорт мастеры, заманында ил күләмендәге һәм халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясаган Марат Хаҗиевны күрәсез.
Әйе, педагог һәм тренер Рафаил Әхмәтҗан улының шундый очрашулар белән горурланырга хакы бар. Ул үзе дә спорт өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, барлык көчен диярлек авыл җирендә физик культураны үстерүгә салган.
— Мин үзем мәктәптә укыганда 4нче сыйныфтан ук район ярышларында катнаша идем, — дип хатирәләрен яңартты ул. — 60нчы еллар уртасында мине, 17 яшьлек егетне, Уфага физик культура буенча курсларга җибәрделәр. Шунда келәмгә чыгып, милли көрәштә үземне сынап карадым. Бәхетем булгандыр инде, мин танылган тренер Галимҗан Кодакаевка эләктем. Армиягә чаклы анда ныклап шөгыльләндем. Хезмәтемне тутырып авылга кайткач, мине колхозда спорт буенча методист итеп куйдылар. Соңыннан урындагы комсомол оешмасын җитәкләдем. Тормышның уртасында кайнап яшәдем.
1975 елда Стәрлетамак физик культура техникумын тәмамладым. Шуннан бирле Кәкребаш урта мәктәбендә эшлим, авыл балаларына физик тәрбия бирәм. Мәктәптә таза егетләрне күреп, башта ук милли көрәш буенча секция ачтым. Хәзер инде ул безнең өчен яраткан спорт төренә әйләнде.
Дөрес, Кәкребаш авылы Туймазы районында үзенең милли көрәш батырлары белән күптән дан тота. Танылган тренер һәм педагог Рафаил Әхмәтҗан улының тәрбияләнүчеләре район беренчелегендә, сабантуйлардагы бәйгеләрдә гел призлы урыннар яулый.
— Менә үткән шимбәдә районга көрәшергә 12 егет алып барган идек. Җидесе беренче урынны алды, калганнары пьедесталның икенче баскычына күтәрелде, — дип сөйли ул. — Үзебезнең егетләр белән милли спорт төрләре буенча Башкортстанның данын өч тапкыр Русия дәрәҗәсендә үткәрелгән ярышларда якладык. Тагы шунысы хәтеремдә яхшы сакланган: 1989 елда республика ярышларында җиңеп, Мәскәүдә авыл спортчылары спартакиадасында катнаштык. Бу да үзенә күрә зур казаныш. Без алган грамоталар һәм кубокларның исәбе-саны юк.
Кәкребашта ил дәрәҗәсендә танылган югары класслы спортчылар да үсеп чыккан. Алар арасыннан якташлары милли көрәш буенча спорт мастеры Марат Хаҗиевның исемен иң тәүдә телгә ала. Ул берничә тапкыр районның абсолют чемпионы булган. Бер елны Үзбәкстанга барып, билбау көрәше буенча халыкара ярышлардан беренче урынны алып кайткан. Маратны хәзер зур ярышларга судья сыйфатында чакыралар. Ә келәмдә аның эстафетасын улы Айрат дәвам итә. Талантлы яшь көрәшче бүген Казанда укый. Былтыр анда үткәрелгән ярышларда өченче урынны алган. Кәкребаш егете, спорт мастерлыгына кандидат Рамил Нәүширванов та берничә тапкыр район чемпионы исемен яулаган. Бүген ул шәһәрдәге “Батыр” клубында тренер булып эшли, яшь спортчыларны тәрбияли.
— Күп еллардан килгән данлы традицияләргә бүген дә тугры калабыз, — ди тренер һәм педагог Рафаил Хисмәтуллин. — Мәктәптә бүген секциягә 30 бала йөри. Алар ике төркемгә бүленеп, атнасына биш тапкыр шөгыльләнә. Хәзер бездә кызлар да көрәшә. Алар да келәмдә бил бирергә теләми. Үсмер малайлар арасыннан да өметле көрәшчеләребез үсеп килә. 6нчы сыйныфтан Тимур Зарипов келәмдә үзеннән өлкән егетләрне дә җиңә. Киләчәктә ул класслы спортчы һәм чемпион булыр дип көтәм. Агалы-энеле Рәзим һәм Рәзиф Бурановлар да келәмдә тәүге уңышларын яулады. Шуны әйтәсе килә: безнең районда соңгы елларда милли спорт төрләренә игътибар артты. Хәзер көрәш, гер күтәрү, кул көрәштерү спорт сөючеләр арасында киң популярлык яулады. Ике ел рәттән Кәкребаш егетләре кул көрәштерү буенча республикада районның спорт данын уңышлы яклады.
мәктәпнең яшь спортчылары һәм танылган тренер яңарак зур шатлык кичергән. Район хакимияте аларга 100 мең сумлык келәм алып биргән. Мондый бүләк һәм өлкәннәрнең шундый хәстәрлеге Кәкребаш егетләрен тагын да дәртләндереп җибәргән.
Үз эшенә мөкиббән Рафаил Әхмәтҗан улының яшь буынны физик культурага җәлеп итүдә, авылда сәламәт тормыш образын пропагандалауда роле зур.
— Ул үзенең тәрбияләнүчеләренә карата бик таләпчән, — ди Кәкребаш авылы хакимияте башлыгы Илгиз Зиннәтуллин. — Секциягә йөрисегез килсә, әйбәт укыгыз, тәмәке тартмагыз, дигән шартны куя. Икенчедән, Рафаил авыл Советында да яшьләр белән эш алып бара. Аның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә без район спартакиадаларында гел беренче-икенче урыннарны алабыз. Мәктәпнең спорт залы яшьләр өчен һәр кич ачык. Физик культура үсмерләрне тәртипкә күнектерә. Яхшы спортчыларны күреп, тискәре холыклы балалар да үзгәрә.
— Илгиз Рифкать улы хаклы, — ди физик культура укытучысы. — Соңгы елларда безнең мәктәптә тәмәке тарткан бер егет тә юк. Бу — бүгенге заманда яхшы күренеш. Үсмерләр спортчылардан үрнәк ала. Кич секцияләрдә шөгыльләнәләр, урамда юкны бушка аударып йөрмиләр. Мәктәпне тәмамлагач та безнең егетләр спорттан һәм физик культурадан аерылмый.
Кичә педагог Рафаил Хисмәтуллинның тормышында куанычлы вакыйга булды: аңа “Башкортстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Читайте нас: