Яшьләр мәсьәләләре алдагы чорда да республикада игътибар үзәгендә булды. Атап әйткәндә, 2002 елда “Башкортстан Республикасында яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү турында” закон үз көченә керде. 2006 елда 2007-2010 елларга исәпләнгән “Башкортстан яшьләре” Президент программасы кабул ителде. Санап үтелгәннәрдән тыш башка программалар һәм законнар да уңышлы эшли. Алар һәркайсы республика яшьләре тормышында уңай чагылыш тапты.
2007 ел исә Идел буе федераль округында Яшьләр елы исеме астында үтте. Башкортстанда да бу юнәлештә дәүләт дәрәҗәсендә күләмле эш алып барылды. Бу чорда республиканың яшьләр хәрәкәте һәм балалар хәрәкәте оешмалары, Дәүләт җыелышы-Корылтай каршында Яшьләр палатасы, республика Хөкүмәте каршында ведомствоара комиссия оештырылды һәм ел әйләнәсенә эшләүче “Башкортстан Артегы” республика санаторий-савыктыру лагере булдырылды. “Республика яшьләр хәрәкәте составына кергән оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында” Башкортстан Президенты Указы нигезендә яңа буынга үсәр өчен күп мөмкинлекләр ачылды.
Үткән ел да яшьләр сәясәте өчен уңышлы булды. Мисал өчен, яшь гаиләләргә торак сатып алу һәм балалары туганнарга субсидия бирү өчен гомум күләме ярты миллиард сумга якын акча бүленде. 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр 2500 гаиләгә торак сатып алу өчен субсидия бирелде. “Яшьләрне торак белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру өчен Башкортстанга былтыр федераль бюджеттан 273 миллион сумга якын акча бүленде. Шушы һәм республика бюджетыннан өстәмә рәвештә бүленгән 133 миллион сум исәбенә байтак яшь гаиләләр тораклы булды. Җәй көне үсмерләрнең һәм яшьләрнең ялы, гадәттәгечә, файдалы һәм фәһемле итеп оештырылды. Яшьләр комитетына республика һәм зона профильле лагерьларын оештыру өчен 2 миллион 880 мең сум акча бүленде. Шуның 524 400 сумы 12 мәдәни-лингвистик лагерь эшен көйләүгә тотынылды. 242 профильле лагерь 12 301 кешене кабул итте. Архангель, Туймазы, Уфа, Учалы районнарында һәм Күмертау, Октябрьский, Салават, Уфа шәһәрләрендә яшьләрнең ялын оештыруга аеруча зур игътибар бирелде.
Югарыда санап үтелгәннәр — Башкортстанда яшьләр мәсьәләләренә җитди игътибар бирелүенә ачык мисал булып тора. Болардан Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның, республика Хөкүмәтенең яңа буын турында зур хәстәрлек күрүе ачык чагыла. Мондый хәстәрлекне яшьләр дә төрле өлкәләрдәге уңышлары белән аклар, туган якларын данларлар, дип ышанасы килә.