+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2009, 02:00

Утлар-сулар кичте ветеран

— Озын гомер үткәнсез, фронтта да булгансыз, шул хакта искә төшерик әле, — дип мөрәҗәгать иттем.— Ханко күле янында торган артиллерия дивизиясенә эләктем. Шунда кыска вакытлы курста укып чыккач, 120 миллиметрлы гаубица орудиесе төзәүчесе булып хезмәт иттем. Суворов та бит: “Өйрәнгәндә кыен булса, сугышта җиңел була”, — дигән. Без дә орудиедән атарга тырышып өйрәндек. Орудиене 4 ат җигеп сөйрәтеп йөри идек.1942 елның гыйнварында эшелонга пушкаларны, атларны, фураж һәм башка азык-төлек, кирәк-яракны төяп, үзебез дә утырып көнбатышка юл тоттык. Ялгыз яшәгән әнкәмә: “Без фронтка киттек. Уфа аша үткәндә очрашыйк әле!” дип телеграмма суктым. Әмма безне Уфа түгел, Казан аша алып киттеләр. Әнкәм үзе янына фатирга керткән укытучы кыз белән Уфага килеп, ике кич кунып көткәннәр, эшелон килмәгәч, елый-елый кайтып киткәннәр.


Без Мәскәүгә кадәр ике ай ярым килдек, кайбер станцияләрдә 2-3әр тәүлек туктап тордык. Мәскәү яныннан фашистлар куылган иде. Күп вакыт оборона тоттык. Артиллерияне “сугыш алласы” диләр бит, кайсы участокка пехотага ярдәм кирәк, безне шунда ташлыйлар, бер урында озак торырга туры килмәде. Курск юнәлешендә каты сугыштык. Шул вакытта 1939 елның 15 сентябрендә армиягә бергә киткән иптәшем, кече лейтенант Минһаҗетдин Уразбахтин һәлак булды. Рождественский дигән поселокка берүзен генә алып барып җирләдек. Бу турыда соңыннан әнисенә хат язып җибәрдем. Үземнең аягым яраланды. Тылга озатмакчылар иде, каршы төштем. “Үз частемнан, иптәшләремнән аерыласым килми”, — дигәч, калдырдылар, 4-5 көн кыр госпиталенә барып аягымны бәйләтеп йөрдем.
Кыю сугышуыбызны исәпкә алып, дивизионыбызга “Гвардия” исеме бирелде. Бигрәк тә коммунистлар батырларча сугышты, күпләр орден-медальләр белән бүләкләнде, шул исәптән мин дә. Оборона сугышларында, фашистларны камап юк итүдә катнаштык. Аларны көнбатышка табан кысрыклап кууны дәвам иттек. Бер орудие дә җимерелмәде, ә кайбер иптәшләрне югалтырга, алар урынына яңаларын алырга туры килде. Көндез дошман самолетларыннан сакланып, төнен генә күчендек, шуңа йокы бик сирәк эләгә иде.
Дивизион Курск дугасындагы бәрелештән соң бөтен армия белән бергә сугыша-сугыша алга атлады. Атларны көчле тягачлар алмаштырды. 1944 елда дәүләт чиге аша чыгып киттек. Варшаваны азат итүдә, Кенигсбергны алуда катнаштык.
— Фронттагы батырлыкларыгыз өчен нинди бүләкләргә лаек булдыгыз?
— Орден-медаль өчен сугышмыйсың бит инде ул. Күзгә ак та, кара да күренми, алда дошман барлыгын беләсең дә, командир әмерен төгәл үтәү өчен дошман гаскәре өстенә ут яудырудан башканы белмисең. “Кызыл йолдыз”, “Ватан сугышы” орденнары, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләндем. Югары Башкомандующийның һәм башка командирларның Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары 18 данә. Беренче тапкыр яраланганнан соң контузия алдым, күптән инде икенче группа инвалидымын.
— Днепр елгасын кичүдә катнашкансыздыр?
— Әйе, позицияләрне алмаштыра-алмаштыра Днепрга килеп җиттек. Ничек кичәргә дигән проблема килеп туды. Безнең орудие янына батарея командиры өлкән лейтенант килеп туктады да, артиллеристларның фикерен белергә теләп, сөйләшә башлады. Мин шунда әйтәм: “Әнә, карагыз: якындагы басуларда юан бүрәнәләрдән салынган әвен япмалары. Шуларны сүтеп, бүрәнәләреннән саллар ясарга мөмкин түгелме икән?” Командир эндәшми генә тыңлап торды да китеп барды. Ул үзеннән югарыраклар белән киңәшләшкәндер, рөхсәт алгандыр. Чынлап та шулай эшләнде: 3-4 кат бүрәнәләрдән саллар корылып, суга төшерелде. Һәр салга батареяның бер взводы пушка, атларын, башка кирәк-яракларын төяп елганың икенче ягына чыкты. Шулай взвод артыннан взвод. Днепр кып-кызыл канга манчылып ага, үлекләр йөзә. Елганың ике як яры да күкрәктән сазлык, расчетлар көч-хәл белән бер-берсенә ярдәмләшеп бушатыныштык. Шунда ук пушкаларны тезеп утыртып, атакага килгән фашистларны юк итү өчен пехотага ярдәмгә ашыктык. Безне Днепрга төшереп батырырга теләгән дошманның нияте тормышка ашмады.
Дошманны эзәрлекләп бара-бара Украинаны, Польшаны азат итеп, Германиянең үзенә җиттек.
— Газим абый, Коммунистлар партиясе сафына эшче-крестьяннарның, интеллигенциянең иң алдынгы вәкилләре, Туган илгә чиксез бирелгән кешеләр кабул ителде. Сез дә партия сафында булгансыздыр?
— Мин 1940 елда Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә ВЛКСМның Бозаяз райкомының почта аша җибәрелгән һәм Вәли Мостаевның рекомендацияләре буенча партия әгъзалыгына кандидат итеп алынган идем. Шуннан бирле кандидат булып йөрдем дә йөрдем. 1943 елның җәендә каты алыш бара иде. Орудиеләр аз гына тынып торган арада Ерак Көнчыгыштан бирле бергә килгән политругыбыз бер офицерны ияртеп килде дә, партия билеты тапшырып, кулымны кысып котлап китте. Шуннан бирле 65 ел инде билетымны түш кесәмдә йөртәм, коммунист исеменә бервакытта да тап төшермәдем.
— 1945 елның 9 маен кайда каршыладыгыз?
— Көнчыгыш Пруссиядә.
— Фашист Германиясе бөтен Европаның матди ресурсларын туплап, тешенә кадәр коралланган 90 дивизия җыеп безнең илгә ерткычтай ташланган иде. Үз җирендә тар-мар ителде. Сез ничек уйлыйсыз, без аны ничек җиңә алдык икән?
— Чөнки И. В. Сталин җитәкчелегендә Коммунистлар партиясе Совет халкын безнең җиңәчәгебезгә ышандыра алды. Халык аның чакыруына ышанды, бөтен көчен җыеп дошман өстенә ябырылды. СССРда яшәүче барлык милләт вәкилләре дә сугышта катнашты. 1941 елның көзендә фашистлар Мәскәүне бинокльдән күзәткәндә дә, Совет хөкүмәте Куйбышев шәһәренә күченгәндә дә Сталин Мәскәүдән китмәде. Бу да мөһим фактор иде. Дошман 1941 елда Мәскәүдән куылды, 1942 елда Сталинград тирәсендә кыйратылды, 1943 елда реванш алырга маташты, барып чыкмады. Без, артиллеристлар, алгы сызыктан 5-6 чакрым артта тупланып, “Ватан өчен!”, “Сталин өчен!” дип куәтле орудиеләрдән залп арты залп бирдек. Безгә “Катюша”лар кушыла һәм пехотага юл ачыла иде. Алар да ярсып атакага күтәрелә иде. Без фашистларны үз өнендә дөмектердек.
— Туган якка кайчан әйләнеп кайттыгыз?
— Сугыш беткәч, тәүдә, әлбәттә, иң өлкән солдатларны кайтардылар. Безне алыштырырга яшьләр җитешми иде әле. 1946 елның августында гына Бозаязга кайтып төштем. Әнием берүзе генә каршы алды. Хәрби исәпкә басарга барганда ук, безгә агрономнар кирәк дип, район җир төзелеше бүлегенә эшкә алып калдылар...
Газим Акбашев бераздан эреләтелгән колхозның агрономы итеп күчерелә. Партком секретаре булып та эшләп ала. Кая карама — ватык та җимерек, хәерчелек. Ачтан үлүчеләр дә булган икән. Кабер казып җирләве дә бик авырга туры килгән. Колхозларда ир-ат, техника, кадрлар җитешми. Бөтен эш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага җилкәсендә калган. Авыл урамнарыннан үткәндә Газим абыйның йөрәге сыкрана, күзләренә яшь тула. Башка колхозларда агрономнар юк, аз-маз язу таныган агротехниклар гына эшләп йөри. Сыер җигеп эшләсәләр дә, кечкенә җир кисәге дә, хәтта телеграмм баганалары төпләре дә чәчелмичә калмый.
1947 елның язгы чәчү чоры. Колхозларның яртысының орлыгы җитми. Газим Вәли улын партия райкомына һәм райсовет башкарма комитетына чакырып, чәчү өчен орлык табарга дигән бурыч куеп Уфага җибәрәләр. 15 колхоздан ышаныч кәгазьләре һәм пичәтләр алып, җәяү юлга чыга ул. Машина, ат юк. Өч урында язгы ташкын күперләрне агызып алып киткән. Ике көндә урап кайтырга кирәк. Акбашев Уфага дүрт тапкыр барып, 400 чакрымнан артык юлны җәяү үтә. Ул чакта фатирга, транспортка түләү өчен акча бирелми иде. Уфадагы орлык хәзерләү белән шөгыльләнүче кызлар төн буе йокламый документларны әзерләп куялар. Иртән ул бу документларны кул куеп ала да кайтып китә. Тагын җәяүләп шул ук юл үтелә.
Орлык кайта, ә җир чәчүгә тулысынча әзер түгел. Район оешмаларының коммунист җитәкчеләре һәм белгечләре колхозларга вәкил итеп җибәрелә. Бу эшне оештыру җиңелдән булмый. Чөнки техника юк, атлар аз, колхозчыларның сыерларын өйрәтеп тырмага җигәргә кирәк. Газим Акбашев Чапаев исемендәге колхоз рәисе коммунист Хаҗиәхмәтов белән өйдән-өйгә йөреп сыерлар җыя. Ире сугыштан кайтып җитмәгән Хәдичә апаның өенә киләләр. 5-7 яшьлек ике баласы как сәкедә йоклап ята. Өй эче яп-ялангач, ашарга бәрәңге дә юк. “Апа, нигә сыерыңны җигәргә чыгармыйсың?” — дигән сорауга апа елап җибәрә: “Сыерны бирергә кирәклеген аңлыйм да ул, ашарына булмагач, күтәртә шул, ышанмасагыз, чыгып карагыз!”
Чынлап та, абзар башындагы чери башлаган иске салам беткән диярлек, ә сыер аның калдыгын күшәп торган була. Район вәкиле белән колхоз рәисе күзләренә тулган яшьләрен Хәдичә апага күрсәтмәскә тырышып чыгып китәләр. Ә шулай да, колхоз соңлап булса да чәчүне тәмамлый, план үтәлә.
Газим Акбашев пенсиягә чыкканчы Кырмыскалы районында участок һәм колхоз агрономы булып эшли. Җирләрнең уңдырышлылыгы 2-3 тапкырга күтәрелүенә ирешә, шуның өчен дүрт тапкыр СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә чакырыла. Республика җитәкчелеге 8-10 дәүләт сорт сынау участогы оештыра. Шуларның берсе Кырмыскалы районының Жданов исемендәге колхозында була. Аның мөдире булып Башкортстанның атказанган агрономы Раиса Николаевна Андреева, агрономнары булып Газим Вәли улы Акбашев белән Василий Алексеевич Поляков тәгаенләнә. Өч агроном да Халык хуҗалыгы күргәзмәсенә чакырылса да, берсенә дә барырга туры килмәгән.
Шул арада Газим Акбашев читтән торып Богырыслан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Колхозчылар белән агротехник укулар үткәрә. Сайлаулар вакытында сайлау комиссиясенең я рәисе, я урынбасары була. Ике тапкыр өлкә партия конференциясенә делегат, дүрт тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлана. Әлегә кадәр авылда сугыш ветераннары советы рәисе урынбасары була, укучылар һәм яшьләр белән очрашуларда Бөек Җиңүнең ничек яулануы, сугыштан соң халык хуҗалыгын ничек аякка бастыру турында сөйли.
Мәдинә җиңги белән ике ул, бер кыз үстереп, өчесенә дә югары белем алырга ярдәм иттеләр. Хәзер өчесе дә гаилә корып, гөрләтеп дөнья көтәләр, балалар үстерәләр.
Газим абый җитез хәрәкәтле, аз сүзле, һәр сүзен уйлап, үлчәп кенә сөйләшә.
— 90 яшькә кадәр ничек алай ныклы сәламәтлек белән җитә алдыгыз? — дигән сорауны бирми булдыра алмадым. Ул болай диде:
— Хатыным яхшы тәрбия кылды. Үзем дә тәмәке тартмыйча, күп эчмичә, сәламәт тормыш рәвеше алып бардым. Коммунистлар партиясе дә җил-давылларга бирешмәслек итеп тәрбияләде. Озын гомерлелекнең сере шундадыр дип уйлыйм.
Читайте нас: