+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2009, 02:00

Илбашының иң зур дүрт байлыгы

Миңа үз гомеремдә Башкортстанның күп кенә җитәкчеләрен күреп белергә, алар белән аралашып яшәргә насыйп булды. Партиянең өлкә комитетының беренче секретаре С. Игнатьев, С. Ваһапов, З. Нуриев, М. Шакиров, Министрлар Советы рәисе Нәбиуллин, З. Акназаров белән эш буенча сөйләшеп утырырга да туры килде. Чыгышларын да аз тыңламадым. Аларның барысы да дип әйтерлек көчле шәхесләр иде, республикабызны күтәрү өчен армый-талмый эшләделәр, дип әйтергә була.

Әмма һәркайсының үзенә генә хас кимчелекләре дә күзгә ташлана иде. Аларның иң зур җитешсезлеге күбрәк кабинетта утырып эшләү булгандыр, мөгаен. Мин якыннан белгән бу җитәкчеләрнең кайберләре чынлап та районнарга сирәк барды, авылларда бөтенләй булмады, гади халык белән аралашмады.
Республика җитәкчелегенең эшчәнлегендә гомер буе дип әйтерлек бер үзенчәлек — кампанияләр белән мавыгу хөкем сөрде. Бу системасыз, плансыз чаралар бигрәк тә авыл хуҗалыгына җитәкчелек итүдә нык урнашкан иде. Язгы кыр эшләрен оешкан рәвештә үткәрү, иген уңышын вакытында җыеп алу, дәүләткә икмәк тапшыру планын арттырып үтәү, малларны югалтусыз кышлатып чыгару кебек кампанияләр төгәл үтәлә иде. Партиянең бу өлкәдәге эшчәнлеген мин тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Ул заманнарда шунсыз мөмкин дә булмагандыр, бәлки. Ни әйтсәң дә, алар бит КПССка бәйле иде. Аларга мөстәкыйльлек җитешмәде. Инициатива күрсәтергә куркып яшәделәр булса кирәк. Ул чордагы җитәкчеләрнең барысы да Башкортстанны күтәрү өчен күп көч салды, әлбәттә. Республика нефть чыгару, нефть-химия, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча элекке СССРның иң алдынгы төбәкләренең берсе иде. БАССРның дүрт Ленин ордены белән бүләкләнүе нәкъ шул турыда сөйли дә инде. Тик менә машиналар көчкә-көчкә генә үтә алган җимерек юллар, таралып, ишелеп төшәргә торган күперләр, мәктәпләрнең, дәваханәләрнең искергән, тузган биналары күз уңыннан читтә кала бирде. Газ өстендә утыручы Башкортстан авылларын ягулык өчен җирле табигый газ белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә игътибар җитешмәде. Нәтиҗәдә, кайбер җитәкчеләр кабинет кешесенә әйләнде.
Бүген без гүя икенче дөньяда яшибез, Башкортстаныбыз зирәк һәм акыллы җитәкчедән уңды. Хәтеребездә: илебез таркалган, бөлгән туксанынчы елларда Президентыбыз Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов, Башкортстанны үз канаты астына алып, республиканы төрле бәла-казадан саклап калды, халыклар өчен чын-чыннан корыч калкан булып күтәрелде. Бу елларда аның таң калдыргыч эшчәнлеге — Русия составыннан чыкмыйча эчке эшләрдә өстенлек алу һәм Русия белән вәкаләтләрне бүлешү нигезендә үзаллы Башкортстан Республикасын төзү булды, дисәм, минем белән һәркем килешер.
Башкортстанның социаль-икътисади үсеш ягыннан илдә иң алдынгы төбәкләрдән булуы, республикабызда Йомагуҗа сусаклагычы, Благовещен шәһәрендәге “Полиэф” комбинаты кебек яңа корылмаларны сафка бастыру, асфальт юллар салу, газүткәргечләр сузу, шәһәр һәм районнарда мәктәпләр, дәваханәләр төзү, йөздән артык милләт вәкиленең дус һәм бердәм яшәве Мортаза Рәхимовның тынгысыз эшчәнлеге, акыллы сәясәте белән бәйле, әлбәттә!
Бөек татар язучысы, безнең якташыбыз Галимҗан Ибраһимов үзенең бер романын “Без түбәннән, тормыш төбеннән күтәрелдек”, дип башлый. Президентыбыз Мортаза Рәхимов та түбәннән, авылдан күтәрелгән кеше. Ул Күгәрчен районының Тәвәкән авылында туып үскән. Авыллык, башкортлык аның канында, җанында, бөтен рухында чагыла. Мин моны, чын мәгънәсендә, “халыкчанлык” дип атар идем. Ә нәрсә соң ул халыкчанлык? Эш сөючәнлек, туган төяккә мәхәббәт, әнисенең күкрәк сөте белән бирелгән милли рух, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гадилек, матур итеп саф башкортча сәйләшә белү — болар, һичшиксез, халыкчанлыкның нигез ташлары! Бу үзе бер зур байлык!
Мортаза Гобәйдулла улының икенче зур байлыгы — аның Башкортстан нефте белән бәйле һөнәр иясе булуында. Булачак Президентыбыз туган авылы мәктәбендә 8нче сыйныфны тәмамлагач, Уфа нефть техникумында белем ала һәм Уфа нефть эшкәртү заводында оператор булып эшли. 1964 елда Уфа нефть институтын тәмамлый. Менә шул мизгелләрдән аның хезмәт иерархиясе башлана да инде: заводның установка начальнигы, цех начальнигы урынбасары, баш химик, баш инженер, завод директоры — бу вазыйфаларны башкарганда күпме белем, күпме һөнәри осталык, күпме эш сөючәнлек һәм уңганлык, күпме кешеләр белән эшли белү сәләте кирәк булгандыр? Әйтүе генә ансат!..
Әйе, Уфадагы өч нефть эшкәртү гигантының берсен — КПССның XXII съезды исемендәге Уфа нефть эшкәртү заводын М. Г. Рәхимов җитәкләде. Арада иң алдынгысы шушы завод иде. Моны бөтен республика күреп-белеп торды. Ул Мәскәүнең дә игътибар үзәгендә булды. 1989 елда Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов СССРның халык депутаты һәм СССРның Югары Советы әгъзасы итеп сайлана. Бу инде күккә ашу белән бер, бу кеше гомерендәге матур бер йолдызлы мизгел, бу тарихи вакыйга, бу — бәхет!.. Асман җиһан, күк дигәнне аңлата. Монысы инде Мортаза Рәхимовның өченче төр зур байлыгы иде. Аның исеме — очыш. Интеллектуаль дөньяны яулап алган очыш иде ул.
Әйе, Мортаза Гобәйдулла улы сәясмән булып китте. Әмма ул коры сәясәтче генә түгел иде. Гигант илнең авыр индустриясе үзәген тәшкил иткән зур заводларның берсен җитәкләгән талантлы инженер хәзер инде җәмәгать эшлеклесе, Туган илебезнең күренекле лидеры булып танылды. Ә Башкортстанда “Мортаза Рәхимов финомены” барлыкка килде.
Менә шул елларда төпкелдәге башкорт авылыннан чыккан гади бер крестьян егете “СССР” дип аталган державаның мөнбәренә күтәрелде. Бу мөнбәрдә патшалар да, генсеклар да басып торган, шуннан алар ил белән хакимлек иткән. Бу мөнбәрдә басып торган Мортаза Рәхимовка Башкортстанның арытабангы язмышы ачыграк күренгәндер, мөгаен. Нәкъ шушы мизгелләрдә ул бик күп газаплы уйлар да кичергәндер, туган халкының киләчәге турында фикер йөрткәндә шатлыклар да урап үтмәгәндер аны...
“Феномен”, дигәннән... Үзгәртеп кору елларында дүрт миллионлы Башкортстан халкы да тик ятмады, уйланды, киләчәген ышанычлы кешегә тапшыру өчен лаек кандидат эзләде. Бердәнбер лаек шәхес, әлбәттә, Мортаза Рәхимов иде. Халык аңа тукталды, язмышын аңа тапшырды һәм Мортаза Рәхимов барлык халыкның тавыш бирүе нәтиҗәсендә Башкортстан Республикасының беренче Президенты итеп сайланды.
Бүген Мортаза Рәхимовның туган көне. Халыкларның сөекле улы, шушы кодрәтле зат президентлыгының тәүге көннәрендә үк ничек җиң сызганып эшли башласа, бүген дә шундый ук уңганлык, шундый ук егетләрчә егәрлек белән Башкортстанга хезмәт итә, аны Русиянең иң алдынгы, донор төбәкләренең берсенә әйләндерү белән генә чикләнмичә, бөтен дөньяга таныту өчен дә армый-талмый эшли.
Мортаза Рәхимовның кабинет кешесе түгеллегенә бер мисал китерәм. Ул минем туган районым Бакалыда еш була. Килгән саен безгә бер изгелек эшләп китә. Бер килүендә шулай Илеш районы тарафларына чыгу өчен Сөн елгасы аша күпер юклыкны күреп кала. Рәхмәт төшкере, ике ел да үтмәде, менә дигән күпер төзеп куйдылар. Аны ачу тантанасында мин дә катнаштым. Сүз бирелгәч, үземчә лирик чыгыш ясадым. “Дуслар, — дидем, — әле генә мин үземнең яшьлек дустым — Сөнкәем белән күңелемнән сөйләшеп алдым. И Сөнем-Сөнкәем, дидем. Минем балачагым Сөндә су кереп, балып тотып, кояшта кызынып, шушы матур ярлар буенда аунап үтте, дидем. Сөнкәем, син меңнәрчә еллар буена шулай агасың да агасың. Императорлар да, патшалар да, генсеклар да, обкомның беренче секретарьлары да синең турыда уйлап та карамаган. Синең барлыгыңны алар хәтта белмәгәндер дә әле. Ә менә Президентыбыз Мортаза Рәхимов безгә бер килүдә үк “Нигә Сөн аша Илешкә күпер юк?” дип сораган һәм шунда ук әйткән, “Күпер булыр”, дигән. Менә без бүген шушы мәһабәт күперне ачуда катнашабыз. Бу күпер аша чыккан һәркем Мортаза Рәхимовны искә алачак һәм аңа рәхмәт әйтәчәк”, дидем.
Туган республикабыз бүгенге көнгә йөзгә якын ил белән дипломатик һәм икътисади мөнәсәбәт урнаштырды. Дипломатия — Мортаза Рәхимовның дүртенче зур байлыгы. Шушы байлыгы аның феноменын тудырды! Мортаза Рәхимов феномены безнең барыбызның да зур бәхете!
Соңгы сүзем шул: Ходай тәгалә Мортаза Рәхимовка акылны да, талантны да, лидерлык сәләтен дә мул итеп — кушучлап биргән. Без аңа арытаба да шундый эшсөючәнлек, озын гомер, барыр юлларында яктылык, матурлыкның мул булуын телибез!
Читайте нас: